Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

Яшәү яме – хезмәттә

Эш, хезмәт - тормышның иң төп шарты, кешенең иң әһәмиятле беренче сыйфаты. Кешене кеше иткән нәрсә - хезмәт. Дөньядагы барлык матди һәм рухи байлыклар кеше хезмәте белән тудырыла. Авыллар, шәһәрләр хезмәт белән төзелә, промышленность, авыл хуҗалыгы, культура, сәнгать, фән, техника хезмәт белән үстерелә, табигатьнең стихияле көчләре китергән бәла-казалар хезмәт белән...

Эш, хезмәт - тормышның иң төп шарты, кешенең иң әһәмиятле беренче сыйфаты. Кешене кеше иткән нәрсә - хезмәт. Дөньядагы барлык матди һәм рухи байлыклар кеше хезмәте белән тудырыла.

Авыллар, шәһәрләр хезмәт белән төзелә, промышленность, авыл хуҗалыгы, культура, сәнгать, фән, техника хезмәт белән үстерелә, табигатьнең стихияле көчләре китергән бәла-казалар хезмәт белән җиңелә. Хезмәт сөю кешене бизи торган иң кирәкле әхлакый сыйфат. Аннан башка син үзеңне җәмгыятькә лаеклы кеше дип саный алмыйсың һәм якыннарың хөрмәтеннән мәхрүм каласың. Без нинди генә социаль стройда яшәсәк тә, хезмәттән башка яшәү рәвешен күз алдына да китерә алмыйбыз.

Үткән гасырның сиксәненче елларында Мәмдәл урта мәктәбендә бер зур алгарыш булып үткән иде. Ул вакытта мәктәп дирекциясе "Правда" колхозы рәисе Рәшит Гомәр улы Ногъманов белән эшлекле сөйләшеп, мәк-тәп территориясендә микроферма ачарга булдылар. Моның өчен мәктәп янындагы иске йортларны ремонтлап, 15 бозау сыярлык кечкенә ферма төзеделәр. Андагы барлык хезмәтне балалар үз өстенә алды. Ләкин фураж ташуда транспорт мәсьәләсендә кыенлыклар килеп чыккач, мәктәп дирекциясе Минтимер Шәрипович Шәймиев адресына хат юллады. Җавап хатын озак көтәргә туры килмәде, нәкъ егерме көннән хәбәр алдылар. Ә техникасын ике айдан мәктәпкә кайтарып ук бирделәр. Арбасы да булган «Т-25» тракторы мәктәпкә байтак хезмәт итте. Микрофермада бозаулар ел ярым вакыт эчендә тиешле кондициягә җиткәч, дәүләткә тапшырылды. Әйе, хезмәтенә күрә хөрмәте. Аннан алынган табышны хәзерге акчаларга күчереп исәпләсәң, колхозга якынча 700 мең сумлык керем керткәнбез. Андый акчага мәктәпне яңабаштан "киендерергә" булыр иде. Шулай да мәктәп балалары шул акчага өч ел рәттән бушлай ашадылар, техникалы булдылар... Бүгенге көндә мәктәптә акбур алырга да акча булмаганда бу хезмәт бик тә ярап куйган булыр иде әле. Ә бит бу башлангычны һәр мәктәп коллективы булдыра ала. Моның өчен мөмкинлекләр юк түгел. Укучыларның җәмгыятькә файдалы хезмәттә катнашулары үзе үк дөрес яшәү рәвеше була түгелме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев