Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

Сулы булабыз

Тиздән татар халкының иң күркәм бәйрәме Сабан туе җитә. Без, Дөбъяз авылының Нагорный урамында яшәүчеләр, бу бәйрәмне аеруча шатланып көтәбез, чөнки урамыбызга су керде. Урамыбыз елга аша узганга, кайчан да булса су керер дип өметлән-мәгән дә идек. Шулай да былтыр, 2011 нче елның җәендә, шушы урамда яшәүче халык исеменнән район...

Тиздән татар халкының иң күркәм бәйрәме Сабан туе җитә. Без, Дөбъяз авылының Нагорный урамында яшәүчеләр, бу бәйрәмне аеруча шатланып көтәбез, чөнки урамыбызга су керде.
Урамыбыз елга аша узганга, кайчан да булса су керер дип өметлән-мәгән дә идек. Шулай да былтыр, 2011 нче елның җәендә, шушы урамда яшәүче халык исеменнән район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллинга хат яздык. Аның кабул итү бүлмәсенә дә кердек. Ул: "Сезнең урамга суны быелгы җәйдә үк кертербез", - дип шатландырды. Чыннан да, көз көне урамыбызга техника белән траншея казып, югары сыйфатлы полиэтилен шланг салып, су магистрале үткәрелде. Суны елга аша да чыгардылар. Без моңа бик куандык. Көз көне кар иртә явып китү сәбәпле, колонка кую, су коесын ясау кебек кайбер эшләр төгәлләнеп бетмәде.
Бу эшләр быелгы җәйдә эшләнеп бетәр дип, без бик зур өметләр баглыйбыз.
Су траншеясын казыганда юлыбыз бозылды, кызыл балчык чыгып калды. Юлны төзекләндереп булмас микән дип, авыл җирлеге башлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Әхәт Сөннәтулла улы да безнең гозеребезне кире какмады: "Сабан туйларына кадәр урамыгызга 2-3 КамАЗ вак таш салырга тырышырбыз", - дип вәгъдә итте.
Алай гына түгел, Солабаш, Торнаяз авылларына асфальт юл җәя башлагач, Дөбъязның Нагорная урамы белән Каракүл урамына да асфальт җәю планлаштырыла, дип ышандырды.
Авылыбыз көннән-көн матурая, үсә. Бигрәк тә соңгы бер ел эчендә күп эшләр башкарылды: мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә биналары ремонтланды, музыка мәк-тәбе яңа бинага күчте, дистәләгән яшь гаиләләргә йорт салу өчен җир кишәрлекләре бирелде. Бүгенге көндә авылыбызда яңа клуб бинасын төзү эшләре бара. Болар барысы да бер ел эчендә эшләнгән эшләр бит. Авыл халкы район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга бик рәхмәтле.
Ә без, Нагорный урамында яшәүчеләр, район хакимияте башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллинга, район башкарма комитеты җитәкчесе Раил Әюп улы Зәйнуллинга, район башлыгы урынбасары Раушан Нур кызы Хәйруллинага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Дөбъяз авылы коммуналь хуҗалыгы сантехнигы Фердинанд Госман улы Нуриевка да бик рәхмәтлебез. Ул үзенең ял көнендә дә суны ялгау эшләрен алып барды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев