Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

Почта кадрларын сакларга кирәк

Аеруча хәзерге тормыш шартларында почта элемтәсенең әһәмияте турында әйтеп тору кирәк түгел. Ул һәр гражданинга билгеле. Әмма элемтәне яхшырту бик тә кирәк. Бу Биектау авылында 1 нче почта бүлекчәсенә генә түгел, бөтен районга да кагыла. Кадрлар эштә озак тормый, хезмәт хакы, аеруча хат ташучыларныкы түбән. Совет заманында почта элемтәсе хезмәтләре...

Аеруча хәзерге тормыш шартларында почта элемтәсенең әһәмияте турында әйтеп тору кирәк түгел. Ул һәр гражданинга билгеле. Әмма элемтәне яхшырту бик тә кирәк.
Бу Биектау авылында 1 нче почта бүлекчәсенә генә түгел, бөтен районга да кагыла. Кадрлар эштә озак тормый, хезмәт хакы, аеруча хат ташучыларныкы түбән. Совет заманында почта элемтәсе хезмәтләре җитәрлек бәяләнде. Хәбәрләрне дә күбрәк тараттылар. Күпләп хатлар яздылар. Открыткалар җибәрделәр, күп укыдылар һәм төрле басмаларга язылдылар. Җәмәгать башлангычында матбугат таратучылар бар иде. Дәүләтнең элемтә хезмәтләренә түләргә акчасы табылды. Халык рус һәм классик әдәбият басмаларына язылдылар.
Без авылда яшәдек, хәзер Биектауда. Совет заманында без "Правда", "Сельская жизнь", "Ильич юлы" (хәзерге "Биектау хәбәрләре") район газетасына, "Комсомолец Татарии" газетасына, "Огонек", "Рабоче-крестьянский корреспондент", "Работница", "Крестьянка" журналларына, "Крокодил", "Чаян" юмористик журналларына, роман-газетага языла идек.
Хәзер "Советкая Россия"не, район газетасын яздырам, хатыным - "Сам себе лекарь", "Народный доктор" журналларын. Җитәрлек күләмдә басмалар яздыруыбыз күңелле, ләкин корреспонденциянең үз вакытында һәм җитәрлек күләмдә булмавы күңелдәге сөенеч хисен өреп сүндерә. Минем почта әрҗәмә якшәмбе һәм дүшәмбедән кала һәр көнне почта килеп торырга тиеш. Әмма безнең хат ташучыбыз көннәрне берләштерә, "Советкая Россия" һәм "Биектау хәбәрләре"н үзенә уңайлы булган көнне генә бергә китерә. Газеталар почта бүлекчәсенә килә, ул басмаларны өенә алып кайта, аларны бергә җыя, ә аннан соң тарата. Шул рәвешле, өр-яңа яңалыкларны белү кыен. Еш кына басмаларны подъезддагы күршеләр аркылы бирәләр, ә кайчакта кич белән китерәләр. "Народный доктор" журналын китереп җиткермиләр. Район почта элемтәсе бүлегендә бу турыда хәбәр итәләр. Тәнкыйть бераз вакытка безнең хат ташучыга ярдәм итә, ә аннан соң - тагын үз көенә төшә. Почта хезмәткәре гадел булырга, хәрәмсез эшләргә тиеш. Ләкин тагын почта хезмәткәрләренең еш алышыну мәсьәләсе алга килеп баса. Безнең бүлекчәдә күпләр алышынды, хат ташучылар кирәк.
Кадрлар барысын да хәл итә. Ләкин түбән хезмәт хакына берәү дә озак эшләми. Шуңа күрә эштә хәрәмләшүчеләргә дә түзәргә туры килә. Дәүләт бу мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Әгәр почта бүлекчәләренә теләгән язылучылар өчен бикләнә торган ячейкалар куйсалар, начар булмас иде. Хат ташучы яки башка почта хезмәткәрләре шушы ячейка-шкафка язылучының басмаларын салсын иде. Ә язылучы үзе өчен уңайлы булган теләсә кайсы вакытта үзенең басмаларын килеп ала алыр иде. Барлык почта хезмәткәрләренә халыкка игътибарлы хезмәт күрсәтү эшендә уңышлар телим.


Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев