Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

Мондый афәт беркайчан да кабатланмасын идее

Моннан 71 ел элек 1941 нче елның 22 июнендә миллионлаган совет кешесенең гомерен алып киткән Бөек Ватан сугышы башланды. Халык шагыйре Леонид Корнилов 2011 нче елда 1941 нче елның июне турында: «Двадцать второе июня треугольным письмом 22 июня в каждый приходит дом... В том сорок первом июне предан двадцатый век,...

Моннан 71 ел элек 1941 нче елның 22 июнендә миллионлаган совет кешесенең гомерен алып киткән Бөек Ватан сугышы башланды.
Халык шагыйре Леонид Корнилов 2011 нче елда 1941 нче елның июне турында: «Двадцать второе июня треугольным письмом 22 июня в каждый приходит дом... В том сорок первом июне предан двадцатый век, двадцать второе июня длится семьдесят лет», - дип язды. Бүген егерме икенче июньгә инде җитмеш бер ел.
Фашизмга каршы үлемгә-үлем көрәшенә бөтен ил кузгалды. 1941 нче елның июлендә И.В.Сталин: "Илебез иң явыз һәм мәкерле дошман - Германия фашизмына каршы аяусыз көрәшкә кузгалды. Дошман үзсүзле һәм рәхимсез. Ул тиребез түгелгән җирләрне, тырыш хезмәт белән табылган икмәк һәм нефтьне алуны максат итеп куя. Алпавытлар властен кире кайтару, руслар, украинлылар, белоруслар, литвалылар, латышлар, эстонлылар, үзбәкләр, татарлар, молдованнар, грузиннар, әрмәннәр, әзербайҗаннар һәм Советлар Союзының башка ирекле халыкларының мәдәниятен һәм милли дәүләтчелеген җимерү, аларны немец князьләре һәм бароннарының колларына әверелдерү дә аның төп максатларыннан берсе. Сүз совет дәүләтенең, СССРдагы халыкларның яшәве һәм үлеме, Советлар Союзы халыкларына ирекле булыргамы, әллә коллыкка төшәргәме - шушы турыда бара. Совет халкының үзен мобилизацияләве һәм эшен яңача коруы, дошманга карата аяусыз булуы кирәк", - дигән.
1945 нче елның 22 нче июнендә Бөек Ватан сугышы башланганнан соң дүрт ел һәм Җиңүдән соң ай ярым узгач, совет матбугатында Верховный башкомандующий И.В.Сталинның боерыгы бастырыла. Анда Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңү хөрмәтенә 1945 нче елның 24 нче июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда Совет армиясе, Хәрби-Диңгез Флоты һәм Мәскәү гарнизоны гаскәрләре парадын - Җиңү Парадын билгели. "Җиңү Парадын урынбасарым, Советлар Союзы Маршалы Жуков кабул итәр. Парадка Советлар Союзы Маршалы Рокоссовский командалык итәчәк", - диелә боерыкта.
Бөек Ватан сугышы башлануның 66 нчы еллыгында 22 июньдә иртәнге сәгать 4 тә Россия, Белоруссия, Украина һәм элекке совет республикалары шәһәрләрендә һәм авылларында меңләгән шәм кабызылды. Әлеге фаҗигале көн турында сугышның беренче сәгатьләрендә дошман бомбалары шартлаган, кыю сугышчылар - фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре тырышлыгы белән фашист аяк басмаган урыннарда да искә алдылар. Кайчандыр бергәләп көрәшкән һәм җиңгән кебек, бергәләп совет халкының батырлыгына дан җырладылар.
Бөек Ватан сугышында миллионлаган совет кешеләре һәлак булды. Сугышчан хәрәкәтләр барышында кайтарып ала алмаслык югалтулар кичердек, 8,8 миллион хәрби хезмәткәр һәлак булды. Гитлерчылар кулыннан һәлак булучыларның күбесе - гади халык. Совет иле территориясендә 1710 шәһәр һәм шәһәр тибындагы поселок, 70 меңнән күбрәк авыл җимерелде, дистә меңләгән промышленность предприятиесе, колхоз һәм совхозлар, йөзләгән югары уку йорт-лары, мәктәпләр, музейлар, театрлар һәм китапханәләр юкка чыгарылды. Гомуми матди зыян СССРның милли байлыгының 30 процентлабын тәшкил итте, ә оккупацияләнгән районнарда - 60 проценттан күбрәк.

("Советская Россия" газетасының узган елларда бастырылган материаллары файдаланылды).

Реклама


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев