Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

Мин аны бик матур гөлгә тиңлим

Укытучы... Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу һөнәр иясен. Мәктәптә, уку йортында белем бирүче, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы олуг зат ул. Һәр бала язмышы, аның бүгенгесе, киләчәге мөгаллимнең күңел түрендә, алтын йөрәгендә... Ана исеме белән тиңләшердәй,...

Укытучы... Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу һөнәр иясен.

Реклама

Мәктәптә, уку йортында белем бирүче, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы олуг зат ул. Һәр бала язмышы, аның бүгенгесе, киләчәге мөгаллимнең күңел түрендә, алтын йөрәгендә... Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп ут йотучы, синең өчен сөенүче, тормышта бар нәрсәне җиңеп алга барырга өйрәтүче, кешелек дөньясына лаеклы буын үстерү өчен үзен аямыйча, эш һәм ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше - ул укытучы!
Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбыз башында укытучы торганын һәркем аңлый. Менә шундый олуг кешеләр арасыннан инде 38 ел буе Казаклар урта мәктәбендә балаларга белем бирүче Хәсбиева Сөмбел Исмәгыйль кызын атап үтәсем килә.
Ул безне рус теле һәм әдәбиятыннан укытты, шуның белән беррәттән безнең сыйныф җитәкчесе дә иде. Аның белән узган еллар әле дә күңел түрендә якты бер эз булып саклана. Сөмбел апа безне гел яхшылыкка гына өйрәтте, һәрберебезнең бу катлаулы тормышта үз юлын табуыбызны теләде. Ул безнең икенче әниебез иде. Хәзер аның укучылары арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгы бушка китмәгән. Укучыларының уңышлары - аның күп еллык хезмәте җимешләре. Минем дә укытучы булып китүемдә аның роле бик зур. Чөнки нәкъ менә аны, укытучыларга хас булган бөтен күркәм сыйфатларны туплаган кеше буларак, мин үземә үрнәк итеп алдым. Укучы булып йөргән елларымда гына түгел, хәзер дә ул минем иң якын киңәшчем. Нинди генә сорау тумасын - аның янына чабам. Ә ул, тыныч кына күзлеген кия дә, миңа барысын да җентекләп, җайлап кына аңлата. Аның сабырлыгы, тыныч күңеллелеге, мәрхәмәтлелеге мине әле дә таң калдыра. Сөмбел апаны мин зур, матур, хуш исле гөлгә тиңләр идем. Матур гөл бит һәр көнне үсә һәм зурая, һаман да яктылыкка омтыла. Сөмбел апаның да күңеле нәкъ шул гөл кебек. Аның күңел түрендәге гөлләре беркайчан да сулмасын! Үзенең нурлары белән һәркемне сөендереп, балкытып торсын! Рәхмәт Сезгә, сөекле укытучым! Тормыш дулкыннары кайларга гына алып китсә дә, Сез минем йөрәгем түрендә булырсыз. Киләчәктә дә бик күп сабыйларга белем бирергә, бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл кеше булып сакланып калырга язсын Сезгә, Сөмбел апа!
Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Уй-теләкләрегез чынга ашсын, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын!
Рәсемдә: Сөмбел Исмәгыйль кызы Хәсбиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X