Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

ӨЛКӘННӘР ХӨРМӘТКӘ ЛАЕК

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын хезмәтчәннәр! Биектау авыл җирлеге ветераннар советы сезне Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ООН) Генераль Ассамблеясының карары белән 1 октябрь Халыкара өлкәннәр көне буларак игълан ителде. Беренче тапкыр бу көн 1991 елда билгеләп узылды. Әлеге көннең максаты барлык яшьтәге кешеләр...

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын хезмәтчәннәр!
Биектау авыл җирлеге ветераннар советы сезне Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итә.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ООН) Генераль Ассамблеясының карары белән 1 октябрь Халыкара өлкәннәр көне буларак игълан ителде. Беренче тапкыр бу көн 1991 елда билгеләп узылды. Әлеге көннең максаты барлык яшьтәге кешеләр өчен уңай җәмгыять төзү проблемасына игътибарны юнәлтүдән гыйбарәт иде. Илләр уртак тырышлыклар белән кешеләр озаграк яши алсын, аларның тормышы сыйфатлы, төрле, шатлыкларга бай булсын өчен шарт-лар тудыра алалар һәм тудырырга тиешләр дә.
Халыкара берләшмә өлкәннәр проблемасына игътибар бирде. Җәмгыять балаларга һәм картларга мөнәсәбәт белән характерлана. Шулай туры килде, нәкъ менә 1991 нче ел Россия өчен халыкның дәүләт, икътисади, социаль һәм рухи тормышы буталу чиге булды. Бу буталышның беренче корбаннары ветераннар һәм пенсионерлар иде. Мизгел эчендә аларның гомер буена эшләп туплаган кертемнәренең һәм пенсияләренең бәясе төште. Үз җилкәләрендә Бөек Ватан сугышы авырлыкларын күтәргән кешеләр тыныч тормышта яңадан михнәтләрне татыдылар. Азык-төлеккә, кием-салымга, торакка түләргә акчалар җитмәде һәм әле дә җитми. "Яңа тормыш" кагыйдәсе шуннан гыйбарәт: җәмгыятебездә картларны хөрмәт итмәү, аларга нәфрәт-ләнеп карау урнаша башлады. Фатирлары, ап-аз пенсияләре өчен карт-корыларны үтерү очраклары нинди аяныч. Күпләгән өлкәннәр, физик һәм мораль мыскыллауларга түзә алмыйча, үз-үзләренә кул салалар.
Скандинавия һәм башка Европа илләрендә Өлкәннәр көне бәйрәм көне булып тора. Анда конференцияләр уза, аларда теләгән пенсионерларны укыту, эштә яшь буенча дискриминацияне бетерү мәсьәләләре буенча фикер алышалар.
Россиядә картларның бәйрәмнәре дә, проблемалары да башкача. Бер регионнарда бушлай чәч алуны, мунчада бушлай юындыруны вәгъдә итәләр, икенчеләрендә - җәмәгать транспортында бушлай йөрүне. Безнең районда азык-төлек пакетлары өләшеп, бергәләп чәй эчүне гамәлгә керттеләр. Хәзерге заманда аз пенсия алучылар өчен бу бер дә артык түгел. Бүгенге яшьләр киләчәктә бүгенге өлкәннәр хәлендә калмасын өчен, ягъни, аларны түбәнсетмәсеннәр, хокукларыннан мәхрүм итмәсеннәр һәм алдамасыннар өчен, хәзерге ситуацияне тамырдан үзгәтергә кирәк.
Бәйрәм белән котлыйм сезне, кадерле өлкәннәр!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев