Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

Кеше гомерен озайтучылар

Кеше, кайда гына яшәсә дә, нинди генә яшьтә булса да, медицина ярдәменнән башка яши алмый. Ә бу ярдәмне медпунктларда, сырхауханәләрдә эшләүче шәфкать туташлары, табиблар күрсәтә. Мин район үзәк больницасында авыруларга ярдәм итүче, аларны дәвалап, аякка бастыручы кайбер табиблар, шәф-кать туташлары турында язарга телим. Кайвакыт табибларның үз эшләренә (билгеле, барысы турында...

Кеше, кайда гына яшәсә дә, нинди генә яшьтә булса да, медицина ярдәменнән башка яши алмый. Ә бу ярдәмне медпунктларда, сырхауханәләрдә эшләүче шәфкать туташлары, табиблар күрсәтә.
Мин район үзәк больницасында авыруларга ярдәм итүче, аларны дәвалап, аякка бастыручы кайбер табиблар, шәф-кать туташлары турында язарга телим. Кайвакыт табибларның үз эшләренә (билгеле, барысы турында да түгел) тиешенчә карамаулары турында сөйләүләрен ишетергә туры килә. Белмим, бәлки, аерым очраклар буладыр. Быел үземә һәм хатыныма район больницасында дәваланырга туры килде, әмма мин тискәре мөнәсәбәт сизмәдем.
Иң беренче сүзем Мәмдәл сырхауханәсендә озак еллар баш табиб булып эшләгән Рәдиф Рәкыйп улы Бариев турында. Ул хәзерге вакытта район үзәк сырхауханәсенең баш табиб урынбасары. Шулай да атнаның бер көнендә Мәмдәл амбулаториясендә авыруларны кабул итәргә вакыт таба. Авырулар ул көнне көтеп торалар. Аның җитәкчелегендә эшләгән һәм тәрбия-ләнгән медицина хезмәткәрләре - фельдшер Фәнис, өлкән шәфкать туташы Инзилә, Гөлназ, Алсу, лаборантка Лариса, амбулаториянең эшен яхшы үзләштергән хезмәткәрләр Гөлсинә, Равия һәм башкалар эшен, аларның пациентларга карата мөнәсәбәтләрен бары тик уңай яктан гына бәяләргә мөмкин.
Быел, 21 гыйнварда, шимбә көнне кичке сәгать 8 дә хатыным Мөршидә кинәт бик нык авырып, урын өстенә егылды. Мин Рәдиф Бариевның өенә, Юртыш авылына шалтыраттым. Вакытның соң булуына карамастан, ул фельдшер Фәнис белән ярты сәгатьтән килеп җитте (ә ара ераклыгы 12 км). Уколлар ясап, беренче ярдәм күрсәт-кәннән соң, Биектаудан «ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртты. Чөнки хатынымны урында дәваларга мөмкин түгел, аңа инсульт булган иде. Әле сырхауханәдән чыкканнан соң да Рәдиф күп мәртәбәләр килеп, авыруның хәлен белеп торды. Мондый табиб турында ничек итеп уңай фикер йөртмисең дә, ничек итеп итеп аны Гиппократ антына тугрылыклы, үз эшенә намус белән караучы табиб дип атамыйсың? Тикмәгә генә аңа "Татарстанның атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелмәгән.
Ә Биектау район үзәк сырхауханәсендә эшләүче табиб-невролог Дамирә Равил кызы Рәхмәтуллина хатыныма нәтиҗәле медицина ярдәме күрсәтте, авыруга дөрес диагноз куеп, тиешле дарулар билгеләде. 3 атна сырхауханәдә ятып чыкканнан соң да телефон аша хәлен сорашып торды, дәвалауны дәвам итүдә киңәшләрен бирде. Шуларның нәтиҗәсе буларак, хатыным терелеп, аякка басып килә. Бу табиб турында һәркем мактап кына сөйли, анда дәваланып чыгучылар аны һәрчак яхшы яклары белән искә алалар.
Быел 4 май көнне үзем дә кинәт кенә авырый башладым, аппендицит, ахрысы, дигән уй белән үзәк район сырхауханәсенә бардым. Иртән сәгать 5 тә мине дежур табиб-хирург Фәрит Әнәс улы Шәймәрданов кабул итте һәм палатага урнаштырды. Хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург Әнвәр Нәүфәл улы Вафин караганнан соң бернинди дә аппендицит түгел, ә эчәклектә таш булу ихтимал икәнен әйтте. УЗИда һәм рентгенда карап, анализларны тикшергәннән соң гына операция ясарга кирәк дигән ныклы карарга килеп, операцияне дә үзе ясады. Операциядән соң һәр көнне 3-4 мәртәбә минем хәлне белеп торды. Аның тәҗрибәле табиб буларак эш итүе миңа тиз аякка басарга ярдәм итте. Мондый табибның безнең районда эшләве авыруга тап булган һәр кеше өчен зур бәхет дип саныйм. Әнвәр Нәүфәл улы турында элек эшләгән Арча районында да күп тапкыр ишеткәнем бар иде. Аны анда да тик яхшы яктан гына искә алалар. Ул гаҗәеп сәләтле доктор. Җитәкчесе нинди, коллективы да шундый. Хирургия бүлегендә эшләүче табиб-хирург Эльмира Зиннәт кызы Ямалетдинова олы хөрмәткә лаеклы. Менә ул - доктор дисәң дә доктор. Үзенең ягымлы карашы һәм гадилеге белән дә авыруларны терелтә. Бу бүлектә эшләүче табиб анестезиолог - ревматолог Олег Владимирович Кургузин да, шулай ук күп еллар шушы бүлектә эшләгән операция шәфкать туташы Сәвия Гыйлаҗ кызы Солтанбекова да үзләренең авыруларга карата яхшы мөгамәләләре, гадилекләре белән аларда терелүгә ышаныч тудыралар. Әгәр саный китсәң, бу бүлектә эшләүче шәфкать туташлары, санитаркалар, пешекчеләр һәм башкалар - барысы да үз эшләренә бирелгән шәхесләр. Кыскача гына йомгак ясап, шуны әйтәм: Әнвәр Нәүфәл улы Вафин хастаханәнең хирургия бүлегендә чын коллектив туплаган. Барысы да тәҗрибәле хезмәткәрләр һәм профессионаллар. Мин аларның барысына да нык сәла-мәтлек, озын гомер, эшләрендә уңышлар телим.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев