Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

Хөрмәтле фронтовиклар, солдат толлары һәм Бөек Ватан сугышы чоры балалары!

Биектау авыл җирлеге ветераннар советы исеменнән сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм! Үзенең меңъеллык тарихы дәвамында Россия халкына Ватанның бәйсезлеген һәм азатлыгын кулга корал тотып күп мәртәбәләр якларга туры килде. Әмма безнең җиребез моңа кадәр гитлерчылар һөҗүме вакытындагы кебек куркынычка дучар ителмәде. Гитлер, нацизм һәм фашизм идеологлары үз...

Биектау авыл җирлеге ветераннар советы исеменнән сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм!
Үзенең меңъеллык тарихы дәвамында Россия халкына Ватанның бәйсезлеген һәм азатлыгын кулга корал тотып күп мәртәбәләр якларга туры килде. Әмма безнең җиребез моңа кадәр гитлерчылар һөҗүме вакытындагы кебек куркынычка дучар ителмәде. Гитлер, нацизм һәм фашизм идеологлары үз гаскәрләрен Советлар Союзын җимерергә, юкка чыгарырга, халкын үтерергә һәм кол итәргә кирәклеккә инандырдылар.
Әмма халкыбыз җиңде, без җиңдек! Бөтен Европаны диярлек буйсындырган дошманны җиңдек. Совет халкына бу мәхшәрдән чыгуның бер генә юлы бар иде, ул - Җиңү! Һәм бу җиңүгә катгый һәм тәвәккәл төстә ирешелде. Совет строе гражданнарны берләштерде. Социалистик икътисад илнең оборона куәтен көчәйтте. Коммунистларның фидакарьлеге меңләгән танылган һәм танылмаган геройларга үрнәк бирде, алар белән барыбыз да горурланабыз. Бүген без тарихыбызның бөек сәхифәләрен бозарга һәм каралтырга теләгәннәр белән көрәшергә бурычлыбыз. Безнең өчен Бөек Җиңү яулаганнарның даны һәм горурлыгы өчен көрәшергә кирәк.
Канлы сугышларда катнашучыларның барысы да безнең көннәргә кадәр яши алмады. Бүген фашизмны җиңгән Бөек Ватан сугышында катнашучылар, аларның балалары, оныклары, оныкчыклары Җиңү көнен Россиядә дә, Белоруссиядә дә, Украинада да билгеләп үтәләр.
Фашистлар һөҗүменең барлык мәхшәрен кичергән Украинада нацистларны яклаучы, 2011 нче елның
9 Маенда барлык кешелекнең бөек бәйрәмен - Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәргә Львов шәһәре үзәгенә чыккан ветеран-җиңүчеләрне кыйнаучы агрессив фашизм тарафдарлары нигә пәйда була алды соң? Ә бит күптән түгел генә без барыбыз да бер ил - бөек Советлар Союзы идек, һәм җиңүчеләр уртак Ватан өчен иңне-иңгә куеп сугышты. Тарих үлчәүләре белән караганда, Союзсыз яшәгән 20 ел күп булмаса, кешелек үлчәүләре белән караганда бу аз түгел. Киләчәк буыннарның Ватаныбыз тарихына карата битарафлык һәм аны санга сукмау рухында тәрбияләнүенә юл куярга ярамый. Патриотик тәрбиядә фронтовиклар, өлкән буынның тәҗрибәсен нәтиҗәлерәк файдаланырга кирәк, алар бит торган саен азая бара.
1945 елның мае һәрвакыт безгә юл күрсәтүче, тарихи дөреслек һәм гаделлекнең тантана итүе, яңа буыннарның иреге һәм бәхете хакына яңа җиңүләргә алып баручы якты йолдыз булсын иде! Бәйрәм белән - Җиңү көне белән!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев