Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

Хөрмәтле балалар, 1 нче сыйныф укучылары, әниләр һәм әтиләр, әби-бабайлар, укытучылар!

Барыгызны да яңа уку елы башлану - Белем көне белән котлыйбыз! Менә көз дә җитте: әле болытлы күк йөзеннән яңгыр яудыра башлый, әле җәйдәгечә җылы кояшы белән сөендереп ала. Көз җәй көне башкарылганнарга йомгак ясау чоры. Сентябрь-октябрь айлары бигрәк тә матур була. Шагыйрьләргә иҗат өчен илһам бирә торган фасыл. Педагоглар...

Барыгызны да яңа уку елы башлану - Белем көне белән котлыйбыз!
Менә көз дә җитте: әле болытлы күк йөзеннән яңгыр яудыра башлый, әле җәйдәгечә җылы кояшы белән сөендереп ала. Көз җәй көне башкарылганнарга йомгак ясау чоры. Сентябрь-октябрь айлары бигрәк тә матур була. Шагыйрьләргә иҗат өчен илһам бирә торган фасыл. Педагоглар уку елы башланганда беренче, икенче сыйныф балаларын урманга, паркларга экскурсиягә алып баралар.
Мәктәпкә тәүге тапкыр аяк басучыларга мәктәпләрдә ниләргә өйрәтүләре турындагы "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" дигән шигырьне искә төшерсәң дә була.
Педагогларның өлкән сыйныф укучыларын Туган илләрен хөрмәт итәргә һәм яратырга өйрәтүләрен телибез. Илнең икътисади һәм рухи бәйсезлегенә ирешү өчен белемле җәмгыять һәм инновацион икътисад булдырырга кирәк. Мондый шартларда мәктәпнең роле арта. Совет власте артта калган, укый-яза белмәгән илдә урнашты. Власть илне туплады, гражданнарын укытты, бөек фән һәм мәдәният булдырды. Безнең шартларда мәктәптә БДИ тапшыру алымнарына гына түгел, ә бәлки аң-белемле, акыллы һәм зыялы кеше, җәмгыятьнең лаеклы әгъзасы булу өчен рус телен, туган телне, әдәбиятны, тарих, физика, химия, биологияне әйбәтләп укытырга кирәк. Хәерле юллар сезгә, кадерле балалар! Бәйрәм белән!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев