Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

Болгар безне таң калдырды

Изге күңелле кешеләр ярдәме белән Ямаширмә авылының бер төркем ветераннары Болгарга сәяхәт кылып, аннан зур тәэсирләр алып кайтканнар. Бу хакта авылның ветераннар советы рәисе Илсур ӘХМӘТОВ язып җибәргән. Без барасы көнгә кадәр ике көн рәттән гел төнь-яктан салкын җил исте. Ә менә 5 май көнне мәчет картларын сөендерим әле, дигәндәй,...

Изге күңелле кешеләр ярдәме белән Ямаширмә авылының бер төркем ветераннары Болгарга сәяхәт кылып, аннан зур тәэсирләр алып кайтканнар. Бу хакта авылның ветераннар советы рәисе Илсур ӘХМӘТОВ язып җибәргән.

Без барасы көнгә кадәр ике көн рәттән гел төнь-яктан салкын җил исте. Ә менә 5 май көнне мәчет картларын сөендерим әле, дигәндәй, Ходай кояшлы җылы көн бирде. Без, дүрт хатын-кыз һәм унике ир-ат, автобуска утырып, юлга кузгалдык. Безгә бу уңайлы "Мерседес" маркалы автобусны бирүче кеше турында әйтми кала алмыйм.

Совет чорында безнең колхозны берничә ел Галиев Әнсар Хәлил улы җитәкләде. Ул эшләгән чорда хуҗалык шактый алга китте, төзелеш тармагы да, терлекчелек тә югары үрләргә күтәрелде. Ләкин көннәрдән бер көнне Әнсарыбыз үзен рәислектән азат итү турында райкомга гариза язган. Аның гаризасын канәгатьләндерделәр. Әнсар Хәлилович бүгенге көндә Бөреледә урнашкан "Полигон" ширкәте директоры булып эшли. Безнең Ямаширмәдә аның хатыны ягыннан туганнары яши, шуңа күрә авылга кайткалый. Бер көнне Коръән ашы мәҗлесенә кайта. Шунда, сүз иярә сүз чыгып, авылыбыз мулласы Камил хәзрәт Фатыйхов авыл картларын Болгарга алып барасы килүе, әмма транспорт ягыннан кыенлыклар булуын әйтә. Әнсар телефоннан кем беләндер сөйләшә дә, 5 май көнне иртәнге сәгать 8 дә автобус мәчет янында булыр, ди. Һәм бу дөрестән дә шулай булды. Автобус шоферы Шамил Сафин бик итагатьле, көләч йөзле егет булып чыкты, безне бик җайлап кына алып барды. 200 чакрымлап араны үтеп, өч сәгать дигәндә Болгарга барып җиттек.

Көндезге намазга иртәрәк булу сәбәпле, Ак мәчеткә кереп, нәфел намазы укыдык. Ул Ак мәчетнең ике манарасы да шундый биек, әйтерсең, күккә тиеп тора. Мәчет ике катлы, беренче катта - ир-атлар, икенчедә хатын-кызлар намаз укый. Мәчеткә кергәндә кунакларны татарча киенгән урта яшьләрдәге мөлаем йөзле ике хатын-кыз каршылады, исемнәре Халидә һәм Рамилә икән. Алар безне кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр.

Мәчеттән ерак түгел Чәй йорты урнашкан, шунда кереп, тәмле ризыклардан авыз иттек, кайнар чәй эчтек. Көндезге намаз вакыты җиткәч, тагын мәчеткә кердек. Андагы дин әһелләре башкачарак күренде миңа. Берсендә дә чигүле түбәтәй түгел, кара түбәтәйләр, матур гына итеп сакал-мыек җибәргән. Ак мәчетнең хуҗасы Фәргать Фәрхетдинов аерата ягымлы булып күренде. Ул Болгарның шушы Ак мәчетендә ике ел имам-хатыйб булып эшли икән. Безне Италиядән кайтартылган бик кыйммәтле Коръән саклана торган урынга алып барды. Аны өч ел дәвамында язганнар, авырлыгы 670 килограмм икән. 2012 елда алып кайттылар, диде Фәргать хәзрәт.

Аннан соң Икмәк музеена сугылдык. Музей бинасы агачтан бик зур, иркен итеп салынган. Эчтә нәрсәләр генә юк, хәтта авыл миче дә бар. Төрле эш кораллары куелган. Тагын бер нәрсәгә аптырадык. Музейга керешкә бер кыз тора, бик матур итеп татарча сөйли. Шуның янына килеп бастык. Баксаң, бу - кызның сурәте генә икән, аны төшереп алып, сөйләвен микрофон язмасын тоташтыралар икән. Музей директоры рус егете Александр Храмов татарча да белә, безнең сорауларга җавап бирде.

Музейдан чыгып, башка корылмалар белән таныша башладык. Менә җил тегермәне, җил чыгуга ул эшләп китәр кебек тоела. Без малай чакта да бар иде әле андый тегермәннәр. Күрше Новоселки авылында сугыш чорында да эшләде җил тегермәне. Әле дә хәтеремдә әни белән бер-гәләп алабута кушылган бер пот ашлык бөртеген шул тегермәндә тарттырып кайткан вакытлар. Шушы тегермәнне күргәч, сугышның авыр еллары искә төшеп, күземә яшь тыгылды. Рәт-рәт белән төзелгән биналарны карыйбыз: менә икмәк саклана торган склад, терлек абзары - сыерлар, атлар һәм сарыклар өчен аерым, нәкъ әүәлгечә.

Болгарга барып кайткан өлкәннәр - авыл абыстае Разыя Нургалиева, пенсионер укытучы Гөлфирә Зиннәтуллина, ветеран терлекче Зөлфирә Сафиуллина, пенсионер Кәү-сәрия Мөхтәрова безгә шушындый изге сәфәргә бару мөмкинлеге тудырган өчен Әнсар Галиевкә һәм автобус шоферы Шамил Сафинга олы рәхмәтебезне җиткерергә булдык. Алар әле яшь-ләр, безнең рәхмәтләребез ирешеп, аларның тормыш юлларында ярдәм итми калмас.

Үзебезнең авыл мулласы Камил Фатыйхов турында да берничә сүз әйтәсем килә. Ул өч ел армия хезмәтен Хабаровск шәһәрендә элемтәче булып үтә. Аннан кайтканнан соң районның сәүдә системасына эшкә урнаша, анда 30 ел хезмәт куя. Аннан киткәч, авылыбыздагы хуҗалык товарлары складына урнаша. Һәр җирдә эшен бик яратып, төгәл итеп башкара. 2009 нчы елда пенсиягә чыккач, без, мәчет картлары, аны авылыбыз мулласы итеп сайлап куйдык. Һәм ялгышмаганбыз. Авыл имамы хезмәте җиңелләрдән түгел: кеше туа, үлә, никахлаша - һәр очракта да мулла кирәк. Камил хәзрәт бу эшләрне бик тә җиренә җиткереп башкара. Җомга намазына 13-14 кеше йөрибез. Намаз алдыннан аның йөрәккә ятышлы вәгазьләрен тыңлыйбыз. Коръән ашларында, Гает бәйрәмнәрендә кешеләрне намазга йөрергә чакыра. Менә бу изге Болгар җиренә баруны да Камил хәзрәт оештырды. Аңа мәчет картлары бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев