Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

"Безнең һөнәрдә иң мөһиме - намуслылык һәм гаделлек"

Туры сүзле, принципиаль, аралашучан бу кешене районда күпләр хәтерлиләрдер. Мәгъфүр Ханнан улы Ханнанов 1976-1986 елларда Биектау район судын җитәкләде. Аннары райпода юрисконсульт булып хезмәт куйды, зур җәмәгать эше алып барды. Мәгъфүр Ханнан улы мәктәп эскәмиясеннән үк сугышка үзләре теләп киткән фронтовиклар буыныннан. Ул, әле 18 яше тулыр-тулмас килеш, 1941 елның...

Туры сүзле, принципиаль, аралашучан бу кешене районда күпләр хәтерлиләрдер. Мәгъфүр Ханнан улы Ханнанов 1976-1986 елларда Биектау район судын җитәкләде. Аннары райпода юрисконсульт булып хезмәт куйды, зур җәмәгать эше алып барды.
Мәгъфүр Ханнан улы мәктәп эскәмиясеннән үк сугышка үзләре теләп киткән фронтовиклар буыныннан. Ул, әле 18 яше тулыр-тулмас килеш, 1941 елның сентябрендә үзен фронтка җибәрүләрен сорап гариза язган. Инде ике айдан соң, Казанда 127 нче аерым чаңгы батальонында өйрәнүләр узып, Мәскәүне фашистлардан якларга киткән.
-Безнең состав Ржевтан ерак түгел тукталды, - дип исенә төшереп сөйләде сугыш ветераны. - Безгә кышкы киемнәр бирделәр, ашау мәсьәләсе дә әйбәт иде. Үзебезне 7 нче ноябрьдә Кызыл мәйдандагы парад өчен әзерләгәннәрен соңыннан гына белдек. Әмма без анда эләкмәдек, ополчениедә хезмәт итүчеләр дивизиясе белән бергә алгы сызыкка киттек.
Яшь сугышчы Ханнанов башкала оборонасы өчен барган иң рәхимсез көрәшләрдә катнашкан. Мәскәүне саклаучылар Верховный башкомандующий Сталинның "Бер адым да артка чигенмәскә!" дигән боерыгын җиренә җиткереп үтиләр. Шундый көрәшләрнең берсендә Мәгъфүрнең тәвәккәллеге һәм кыюлыгы бәрабәренә дошманның танк һөҗүмен кире кайтара алалар. Әмма ул үзе каты яралана. Әлеге сугыштагы кыюлыгы өчен аны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр. Сугышның беренче айларында әле мондый бүләк бик сирәк кенә бирелә. Госпитальдә дәваланганнан соң аны Иваново шәһәрендәге училищега җибәрәләр, ә аннан инде ул фронтка офицер званиесендә китә. 1943 нче елда өлкән лейтенант Мәгъфүр Ханнанов 16 нчы армия составында инде рота командиры булып көрәшә. Курск-Орлов дугасындагы көрәшкә әзерләнгәндә аның ротасы көчәйтелгән махсус группа булып оеша. 5 июльдә бөек көрәш - танклар көрәше башлана.

БЕЛЕШМӘ

Курск дугасындагы сугышларда совет гаскәрләре 180 мең кешесен, 1,6 меңнән артык танк һәм үзйөрешле артиллерия установкаларын, 4 меңләп орудие һәм минометын югалта. Шулай ук дошман ягында да югалтулар зур була. "Цитадель" операциясенең уңышсызлыкка дучар булуы һәм совет гаскәрләренең контрһөҗүмгә күчүе немец-фашист гаскәрләре өчен сугышта зур борылыш булуны аңлата.
11 июльдә Ханнанов ротасы иң кызу нокталарның берсендә була. 16 июльдә, каты яраланып, аны дәваланырга озаталар. Шушы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ул 1 дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була. Госпитальдән соң кырык өченче елның декабреннән кырык дүртенченең гыйнварына кадәр Ханнановның 27 нче укчы полкы Витебск юнәлешендәге рәхимсез сугышларда катнаша. Каты яраланып, ул җиде ай буена Саратовтагы госпитальдә дәвалана, аннары аны хәрби хезмәттән азат итәләр. 1944 нче елның көзендә туган ягы Актанышка кайтып җитә. Яраланган, ябыккан (ул чакта 42 килограмм була) егетне туганнары көчкә таныйлар.
Орденлы фронтовикны якташлары куанып каршылыйлар. Мәгъфүр Ханнан улы Актаныш мәктәбендә военрук булып эшли башлый, ә бер елдан мәктәп директоры була. Җиңү килүе һәм сугышның тәмамлануы турындагы шатлыклы хәбәрне ул укучылар белән басуда эшләгәндә ишетә. Акрынлап тыныч тормыш җайга салына башлый. Яшь мәктәп директоры үзе дә укырга омтыла, югары белем алу турында хыяллана. Райкомда аңа педагогика институты урынына юридик югары уку йортына барырга тәкъдим итәләр. 1948 елда ул Казандагы юридик институтка укырга керә һәм соңыннан гомерлек эшенә әверелгән яңа һөнәренә илтүче юл башлана. Уку аңа җиңел бирелә, Мәгъфүр фән нигезләрен бик теләп үзләштерә. Әмма акча ягы кысан, ипи белән су гына эчеп торган көннәр дә була һәм аңа әле аннан башка тагын биш баласы булган әнисенә ярдәм итә алмавы турындагы фикер тынгы бирми. Өченче курстан соң ул читтән торып уку бүлегенә күчә. Аңа Аксубай районында судья булып эшләргә тәкъдим итәләр. Аннары Мәгъфүр Ханнан улы Юдинода, Васильевода, Казан шәһәренең Киров, Ленин районнарында халык судьясы була.
-Мин 29 ел судья булып эшләдем, - дип сөйләде Мәгъфүр Ханнан улы. - Бу бит үзе бер гомер. Әлеге хезмәтне үтә дә җаваплы, кешедән мәгълум сыйфатлар таләп итә торган эш дип саныйм. Безнең һөнәрдә иң мөһиме - намуслылык һәм гаделлек.
1976 нчы елда Мәгъфүр Ханнановны Биектау районы суды рәисе итеп сайлыйлар. Кадыйр Мөҗип улы Гасимов та шул чакта ук безнең районда судья булып эшли башлады. Район судына йөкләнгән катлаулы вазифаларны алар, бер-берсенә булышып, икәү ун ел үз җилкәләрендә алып баралар (хәзерге вакытта район судында 6 судья эшли).
Мәгъфүр Ханнан улы Биектау районында эшләгән чорны һөнәри һәм иҗади юнәлештә иң нәтиҗәле еллар дип саный. Ул район газетасы, мәктәпләр һәм хезмәт коллективлары белән тыгыз хезмәттәшлек итте, юридик белемнәрне пропагандалауда актив эшчәнлек алып барды. Әлеге дәвердә аның һөнәри темага багышланган мәкаләләре генә түгел, ә бәлки беренче китаплары да дөнья күрде. Болар - укучылар җылы кабул иткән "Бормалы юлларда", "Тө нге кунаклар", "Хәвефле юлда" дигән китаплары. 30-40 ел узганнан соң да Ханнановның бу китаплары судта яңа эшли башлаучыларга дәреслек булып хезмәт итә алыр иде. Алар матур әдәби телдә, мавыктыргыч итеп язылганнар. Соңрак "Хокук һәм хәят" журналында аның "Ике ана" дигән повесте дә бастырыла. "Алтын каләм" бәйгесендә ул беренче урынны ала.
Тыныч чорда аның сугышчан бүләкләренә - Кызыл Йолдыз, 1 дәрәҗә Ватан сугышы орденнарына, Жуков медаленә, "11(16)нче гвардия Кызыл байраклы армия ветераны" дигән истәлекле билгегә намуслы хезмәте өчен бирелгән медальләр, "Хезмәт ветераны" медале дә өстәлгән.
Мәгъфүр Ханнан улы рус һәм татар телләрен бердәй яхшы белә. Безнең заманда сирәк кешегә генә хас мондый сыйфатына да ул лаеклы кулланылыш тапкан. Ул "РСФСРның Җинаять Кодексы"н, "Хезмәт турындагы Кодекс"ны, "Гаилә һәм никах турындагы Кодекс"ны татар теленә тәрҗемә иткән. Биектау районыннан киткәннән соң ул "Шәһри Казан" газетасында юрист-консультант вазифаларын башкарган, Милли университетта укыткан, анда деканатны җитәкләгән, гражданнар хокуклары кафедрасы профессоры булган. Аның бетмәс-төкәнмәс энергиясенә, иҗат чишмәсенең саекмавына, тормышчанлыгына сокланмый һич мөмкин түгел. 92 яшендә дә Мәгъфүр Ханнан улы элеккечә үк хәрәкәтчел, ул һаман нидер эшли, элекке хезмәттәшләре, ветераннар, яшьләр белән аралаша. Үзенең озын гомерле һәм һәрчак күтәренке күңелле булуын да ул менә нәкъ шуннан күрә.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Мәгъфүр Ханнановны Биектау район судына, сугыш һәм суд системасы ветераннарын хөрмәтләү тантанасына чакырдылар. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Биектау район суды рәисе Айдар Галиәкбәров, сугышта катнашучы һәм күпьеллык эш тәҗрибәсенә ия судья буларак, аның казанышларын билгеләп үттеләр, нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр һәм Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар.
-Без Мәгъфүр Ханнан улын сугыш ветераны буларак та, үз эшенең остасы буларак та хөрмәт итәбез, - диде суд рәисе Айдар Галиәкбәров. - Ул үз хезмәтенә чын күңеленнән бирелгән, актив тормыш рәвеше алып баручы кеше, яшьләргә лаеклы үрнәк булып тора.
Мәгъфүр Ханнан улының гомуми хезмәт стажы 70 елдан артык. Һәм бүген дә әле аны лаеклы ялдагы пенсионер дип әйтеп булмый. Юдинодагы әллә ни зур булмаган фатирында бер бүлмә - аның эш кабинеты. Ветеранның өстәле элеккечә үк газета-журналлар, китаплар белән тулган. Ул киләчәккә иҗади планнар, уй-ниятләр белән яши. Аларның барысының да тормышка ашуын телибез.

Разия АБЗАЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев