Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

Балаларга багышланган гомер

Быел безнең Күлле мәктәбе юбилейларга бай булды: технология һәм физкультура укытучыбыз И.Р.Сабиров 60 яшьлеген билгеләп үтте, башлангыч сыйныфлар укытучысы Ф.Г.Әмировага һәм инглиз теле укытучысы Ә.Ә.Галәветдиновага 55 яшь тулды. Укытучы профессиясе иң абруйлы, иң мактаулы һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Укытучы кулында илнең киләчәге, чөнки яшь буынның белем дәрәҗәсе, инанулары, дөньяга...

Быел безнең Күлле мәктәбе юбилейларга бай булды: технология һәм физкультура укытучыбыз И.Р.Сабиров 60 яшьлеген билгеләп үтте, башлангыч сыйныфлар укытучысы Ф.Г.Әмировага һәм инглиз теле укытучысы Ә.Ә.Галәветдиновага 55 яшь тулды.

Укытучы профессиясе иң абруйлы, иң мактаулы һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Укытучы кулында илнең киләчәге, чөнки яшь буынның белем дәрәҗәсе, инанулары, дөньяга мөнәсәбәте, әхлакый сыйфатлары күп нәрсәдә аның хезмәте белән бәйле. Бу безнең юбилярларга да хас сыйфатлар.
Фәния Гаделҗан кызы Әмирова - тирән белемле, иҗади эшләүче, һөнәри яктан югары дәрәҗәгә ирешкән укытучы. Аңа эшлеклелек, җаваплылык хисе, һөнәри камиллеккә омтылу хас. Аның дәресләре төгәл, нигезле, гамәли юнәлештә булулары белән аерылып торалар. Ул эшендә заманның белем бирү технологияләре: шәхесне күздә тоткан укыту, проект алымы, сәламәтлекне саклый торган ысуллар куллана. Фәния Гаделҗан кызы укытуны һәр укучы өчен уңышлы булырлык итеп оештыра: белемне үзләштерү өчен тыныч шартлар тудыра, активлыкны стимуллаштыра. Куелган бурычларны тормышка ашыру осталыгы укытучыга белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Ф.Әмирова 2008 нче елда белем бирүдә өстенлекле милли проектта җиңү яулады, 2010 нчы елда "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә "Ел хатын-кызы" республика конкурсы призеры булды. Ул укучылар, ата-аналар, хезмәттәшләре белән итагатьле аралаша.
Әсфәния Әнәс кызы Галәветдинова - тәҗрибәле укытучы. Дәресләрдә ул хәрәкәтчел һәм актив була, яхшы юмор хисенә ия. Балалар белән эшләү тәҗрибәсе зур. Укытучы телне өйрәнү бары тик уңай хисләр генә тудырырга тиеш дигән фикердә. Әсфәния Әнәс кызы төп басымны чит телдә сөйләшергә һәм чит сөйләмне аңларга өйрәтүгә ясый. Шул ук вакытта грамматика, лексика һәм язма сөйләм дә игътибар үзәгеннән читтә калмый. Дәресләрдән соң укытучы балаларны инглиз шигърияте һәм музыкасы белән таныштыра. Аның укучылары төрле иҗади конкурсларда катнашалар һәм җиңү яулыйлар. Шәфкатьлелек, намуслылык, тугрылык - кеше буларак, Әсфәния Әнәс кызы турында менә шундый сүзләр әйтергә мөмкин. Ул үз көченә ышанган, ихлас күңеленнән һәр укучыны уңышка ирештерү өчен көрәшә торган укытучы.
Исмәгыйль Рәхим улы Сабиров педагоглык талантына, тирән белемгә, киң эрудициягә ия. Бу яшьләрчә көче-куәте ташып торган, юмор хисенә ия булган искиткеч сөйкемле һәм сизгер күңелле укытучы. Исмәгыйль Рәхимович дәресләрендә балалар физкультура һәм спорт белән дуслашалар. Аның укучылары - спорт белән чын күңелдән мавыгучы малайлар һәм кызлар, остазлары җитәкчелегендә алар район күләмендә уздырылган төрле ярышларда, туристлык походларында һәм слетларда гел призлы урыннарны яулыйлар. Укытучы өчен спорт - һөнәр генә түгел, ул тормыш рәвеше: мавыгуы, дөньяга карашы да.
Исмәгыйль Рәхим улы укучыларында спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге генә тәрбияләп калмый, ул аларны сабыр, чыдам булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә дә өйрәтә. Болардан тыш, укытучы үзенең эш урынын җиһазлауга да күп көчен һәм вакытын сарыф итте: Күлле мәктәбенең спорт залында бик күп нәрсә аның куллары белән эшләнгән.
Юбилярларыбызны тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлыйбыз! Аларның һәркайсына нык сәламәтлек, иминлек, һөнәри озын гомерлелек, иҗади активлык, гаилә бәхете телибез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев