Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

Авылыбызга ямь өстәде

Бүгенге көндә Биектау авылында яшәүче Фәридә Закир кызы Сафина турында язасым килә. Ул 1965 нче елда Суыксу сигезьеллык мәктәбенә, Алабуга пединститутын тәмамлап, рус теле укытучысы итеп Яшел Үзән шәһәр мәгариф бүлеге тарафыннан юллама буенча эшкә җибәрелә. Бу чибәр, яшь кызны мәктәп дирекциясе һәм коллективы бик теләп һәм җылы каршы алды,...

Бүгенге көндә Биектау авылында яшәүче Фәридә Закир кызы Сафина турында язасым килә.

Ул 1965 нче елда Суыксу сигезьеллык мәктәбенә, Алабуга пединститутын тәмамлап, рус теле укытучысы итеп Яшел Үзән шәһәр мәгариф бүлеге тарафыннан юллама буенча эшкә җибәрелә. Бу чибәр, яшь кызны мәктәп дирекциясе һәм коллективы бик теләп һәм җылы каршы алды, чөнки аңа кадәр рус телен укыткан укытучы кыз, эшләү срогын үтәп, үзенең туган Казан шәһәренә киткән иде.

Фәридә килү белән җиң сызганып эшкә кереште, беренче көннәрдән үк ул үзенең эш яратканлыгы, гадилеге, мөлаемлыгы, эшчәнлеге, тыйнаклыгы, пөхтәлеге белән коллективны һәм укучыларны җәлеп итте.

Ул елларда мәктәп тагын яңа укытучылар белән тулыланды, мәк-тәпкә Әтнә районыннан Фирая Баязитова, Дөбъяз авылыннан Сания Нигъмәтуллина белән Резеда Төхвәтуллинаның эшкә килүләре дә ямь өстенә ямь булды.

Фәридә мәктәп эшеннән тыш төрле түгәрәкләрдә, күмәк чараларда катнашты, дөресен генә әйт-кәндә, мәктәп эшенең эченә кереп, кайнап яшәде. Шундый тырыш, эшчән һәм алдынгы карашлы кыз авыл тормышын да игътибарсыз калдырмады. Ул комсомол эшләрендә катнашты, фермаларда, унъ-йортлыкларда агитатор, пропагандист хезмәтләрен дә үтәде. Үзешчән сәнгать коллективында актив катнашып, авыл яшьләре белән берлектә концертлар, спектакль-ләрдә чыгыш ясады. Мин үзем ул елларда авыл китапханәчесе булып эшләү сәбәпле, китапханә һәм клуб көче белән китап укучылар конференцияләре һәм төрле тематик кичәләр үткәрә идем. Ул кичәләрдә дә Фәридә актив катнашты гына түгел, хәтта башка укытучыларны җәлеп итүдә зур ярдәм итте.

Гомумән алганда, аңа нинди генә эш тапшырылмасын, ул аны һәр яктан тулы җаваплылык белән җиренә җиткереп башкарды. Әнә шуңа күрә дә авылның комсомол-яшь-ләре 1966 елда аны комсомол секретаре итеп сайладылар.

Комсомол оешмасы бе-лән җитәкчелек итү чорында Фәридә яшьләрне хезмәтне, кешеләрне ихтирам итү, аларга хөрмәт белән карау, алдагы бурычларны җаваплылык белән башкару кебек таләпләрне үтәүгә зур игътибар бирде.

Бер вакыйга турында әйтми калып булмый.

Колхозда тракторда эшләүче Равил белән колхозчы кыз Фәридә бер-берсен яратышып, гаилә корырга дигән фикергә киләләр. Әмма аларның үзләренең туй үткәрергә матди яктан мөмкинчелекләре булмый. Шуның өчен комсомол оешмасы секретаре Фәридә Сафина аларның туйларын клубта үткәрергә дигән фикергә килеп, моны тормышка ашырды.

Клубта бәйрәм өстәллә-ре әзерләнде, кичәгә комсомол-яшьләр чакырылды. Өстәл түрендә Равил белән Фәридә утыра. Парларны котлап, мактау сүзләре әйтелгәннән соң, кулларына ирле-хатынлы булуларын раслаган "Язылышу таныклыгы" тапшырылды.

Аннан соң туй мәҗлесе җырлар, биюләр, төрле уеннар белән үрелеп барды. Бу спиртлы эчемлекләрсез туй булды. Мәҗ-лес чыгымнарының күбесен Фәридә үз өстенә алды.

Бүгенге көндә Равил белән Фәридә Казахстанның Караганда шәһә-рендә шахтерлар бистәсендә гомер итеп яталар. Бер ул һәм бер кыз үстереп, оныклары белән бергә гөрләшеп яшиләр. Алар әле дә Фәридәгә сәламнәрен юллыйлар.

Фәридә Закировнаның шундый тырыш, эш сөючән, җәмәгать эшләрендә актив катнашканлыгын истә тотып, 1967 елда КПСС сафларына кабул иттек. Ул бу ышанычны намус белән аклады. Фәридәнең тырыш хезмәте район җитәкчелеге тарафыннан да игътибарсыз калмады. Аны районның «Белем» җәмгыятенә эшкә чакырдылар, аннан соң ул КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлегенә эшкә керде. Соңыннан ТР Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы рескомында эшләде. Кайда гына эшләмәсен, Фәридә Закир кызы үзенең тырыш хезмәте белән аерылып тора. Хезмәтенә күрә - хөрмәте: ул күп тапкырлар хөкүмәт бүләкләре-нә лаек була.

Фәридә! Сине ихлас күңелемнән гаиләм һәм авылдашларым исеменнән шушы зур гомер бәйрәмең - 70 яшьлек юбилеең белән котлыйм. Сиңа озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, зур бәхет, шатлыклы көннәр, туганнарың белән аралашып, имин яшәвеңне телим.

Сабыр да син, гади, кешелекле,

Кылган эшең бары изгелек.

Шатлыкларда үтсен синең көннәр,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Габделәхәт Шиһабиев, Суыксу авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев