Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Зона киңәшмәсе коррупциягә каршы көрәшкә багышланды

Коррупциянең барлык төрләренә каршы көрәшү - дәүләтебез һәм республика эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Питрәчтә узган зона киңәшмәсендә сүз хакимият органнарына, матбугат һәм җәмәгатьчелеккә бу афәткә каршы тору өчен бергәләшеп эшләү зарурлыгы турында барды. Биектау районыннан анда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Нияз Әхмәтҗанов һәм "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы...

Коррупциянең барлык төрләренә каршы көрәшү - дәүләтебез һәм республика эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Питрәчтә узган зона киңәшмәсендә сүз хакимият органнарына, матбугат һәм җәмәгатьчелеккә бу афәткә каршы тору өчен бергәләшеп эшләү зарурлыгы турында барды. Биектау районыннан анда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Нияз Әхмәтҗанов һәм "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы директоры Габдулла Галләмов катнаштылар.

Питрәч районында башкарылучы эшләр турында район башлыгы Эдуард Дияров чыгыш ясады. Ул районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды, 2013 нче елда район рейтингының республика буенча биш баскычка өскәрәк күтә-релгәнен билгеләп үтте. Уртача хезмәт хакы 19732 сум тәшкил иткән. Күп балалы гаиләләр саны 2 процентка арткан. Башлык әйтүенчә, муниципаль район һәм җирлекләр арасында муниципаль хезмәткәрләрнең эш урынында үз-үзләрен тотышына һәм мәнфә-гатьләр каршылыгын җайга салуга карата таләпләрнең үтәлеше буенча вәкаләтләргә кагылышлы мәсьәләләрне карап тикшерү хокукын бер-берсенә тапшыру буенча килешүләр төзелгән.

Киңәшмәдә тагын Татарстан Республикасы Президенты идарәсенең коррупциягә каршы көрәш мәсәьәләләре буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов, "ТАТМЕДИА" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе начальнигы Марсель Гыйльмиев, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге начальнигы Андрей Беденьгов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Кирилл Пономарев, "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова чыгыш ясадылар.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел коррупциянең 1235 очрагы ачыкланган, шуларный 300 е - ришвәт алу. Бу саннарны Салават Рәхимов әйтте. Коррупция аеруча киң таралган сфера булып җир участокларын бүлеп бирү тора.

ТР матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкиле Марсель Гильмеев республиканың массакүләм мәгъ-лүмат чараларында коррупциягә каршы көрәш темасына язылган материалларның даими күзә-теп барылуын билгеләп үтте. Узган ел шундый 702 материал басылган.

Реклама

Әлфия Әдиятова игътибарны андый мәкаләләрне журналистлар әзер-ләргә тиешлегенә юнәлтте. Аның фикеренчә, газеталарга рәсми органнар биргән мәкаләләр, гадәттә, махсус терминнар белән тулган һәм катлаулы телдә язылган була. Ә киң катлау укучылар өчен аңлаешлы телдә, мисаллар китереп язарга кирәк. Башлыкларның коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчеләренең районнардагы редакцияләр белән эшләвен әйбәт нәтиҗәләр бирерлек, формаль булмаслык итеп оештырырга киңәш итте ул һәм, ачыкланган фактлар буенча журналист тикшеренүләре үткәрелсен иде, дигән теләк белдерде. 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы тору буенча республика комплекслы программасы кысаларында ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан, урынга барып, министрлыклар һәм ведомстволарда - 22, муниципаль берәмлекләрдә 35 тикшерү үткәрелгән. Тикшерүләрнең максаты - бу юнәлештә нинди эш алып барылуын ачыклау. Коррупциягә каршы көрәш темасына 10 брифинг һәм 2 матбугат конференциясе уздырылган. Республика районнарында мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча 43 комиссия эшли, алар тарафыннан 300 карар чыгарылган һәм 145 кеше җаваплылыкка тартылган.

ТР Иҗтимагый палатасының Гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Кирилл Пономарев Иҗтимагый палатаның коррупциягә каршы тору эшендәге роленә тукталды.

Семинарда катнашучылар киләчәктә дә җәмгыятьнең коррупциягә һәм коррупциягә каршы үт-кәрелгән чараларга карата мөнәсәбәтен ачыклау өчен халыкның төрле катламнарында социологик тикшерүләр үткәрүнең кирәклеге турындагы фикер белән килештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев