Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Закон үтәлешен тикшерделәр

Биектау районы прокуратурасы "Биектау" муниципальара полиция бүлеге белән берлектә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы законның үтәлешен тикшерде. РФ Хөкүмәтенең "Психиатрия ярдәме һәм аны күрсәткәндәге гарантияләр турында"гы РФ Законын тормышка ашыру турында" РФ Хөкүмәте карары нигезендә (28.04. 1993 ел, № 377) наркомания белән авыручыларга транспорт чарасына идарә итү кимендә өч ел дәвамында...

Биектау районы прокуратурасы "Биектау" муниципальара полиция бүлеге белән берлектә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы законның үтәлешен тикшерде.
РФ Хөкүмәтенең "Психиатрия ярдәме һәм аны күрсәткәндәге гарантияләр турында"гы РФ Законын тормышка ашыру турында" РФ Хөкүмәте карары нигезендә (28.04. 1993 ел, № 377) наркомания белән авыручыларга транспорт чарасына идарә итү кимендә өч ел дәвамында тотрыклы ремиссия булганда гына рөхсәт ителә. "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында"гы Федераль законның 28 нче статьясы 1 нче өлеше нигезендә шоферның сәла-мәтлеге транспорт чарасына куркынычсыз идарә итүгә комачауларлык дәрәҗәдә какшаса һәм моны медицина учреждениесе расласа, бу транспорт чарасына идарә
итүне туктату өчен нигез булып тора. Наркоманлык белән авыручыларның транспорт чараларына идарә итүе юл-транспорт фаҗигаләре китереп чыгара, гражданнарның сәламәтлегенә, я булмаса мөлкәткә зыян китерүгә сәбәпче була, һәм моның белән гражданнарның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре, шулай ук җәмгыять, дәүләт мәнфәгатьләре бозыла.
Уздырылган тикшерү Биектау районында яшәүче берәүнең транспорт чарасына идарә итүгә тиешле шоферлык таныклыгы белән расланган хокукы булуны ачыклады. Шул ук вакытта ул "опиоидлар куллану китереп чыгарган бәйлелек синдромы" дигән диагноз белән Биектау район үзәк больницасында диспансер исәбендә тора.
Район прокуратурасы, тикшергәннән соң, сәламәтлегенең транспорт чарасына куркынычсыз идарә итүгә комачауларлык дәрәҗәдә начараюы белән бәйле рәвештә транспорт чарасына идарә итү хокукының гамәлдә булуын туктату турында Биектау район судына дәгъва гаризасы җибәрде. Прокурор җавабының әлеге акты суд тарафыннан каралды, тулысынча канәгатьләндерелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев