Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Закон кырыс, шулай да ул закон

    Гомуми юрисдикциядәге район суды - Россия суд системасының гади гражданинга иң якын торган элементы. Монда беренче инстанциядә гражданлык, җинаять эшләре һәм башка материаллар карала. Хөкем итүне район дәрәҗәсендә үткәргәндә җаваплылык бик югары, чөнки гражданин суд белән беренче тапкыр эш итү сәбәпле, аның гомумән суд системасына һәм хөкем итүгә карата мөнәсәбәте...

    Гомуми юрисдикциядәге район суды - Россия суд системасының гади гражданинга иң якын торган элементы.
    Монда беренче инстанциядә гражданлык, җинаять эшләре һәм башка материаллар карала. Хөкем итүне район дәрәҗәсендә үткәргәндә җаваплылык бик югары, чөнки гражданин суд белән беренче тапкыр эш итү сәбәпле, аның гомумән суд системасына һәм хөкем итүгә карата мөнәсәбәте судның объективлыгына һәм гаделлегенә бәйле. Суд утырышлары, турыдан-туры закон белән каралган аерым категориядәге эшләрдән кала, ике як катнашында уздырыла, суд утырышы залында закон тарафыннан аудиоязма алып бару рөхсәт ителгән, бу аларга үзеңнең процессуаль хокукларыңны алга таба да гамәлгә ашыру өчен икенче якка контрольлек итәргә мөмкинлек бирә.
    Хаклык һәм гаделлеккә хезмәт итәбез
    Судья аерым статуска ия булганлыктан, үз вәкаләтләрен башкарганда гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозарга мөмкин булган бар гамәлдән сакланырга тиеш. Судьялар хис-тойгыларга бирелергә, теге яки бу гражданинга үзләренең шәхси мөнәсәбәтләрен белдерергә тиеш түгел, алар бары законга гына буйсына, гамәлдәге законны кулланып, тикшерелә торган ситуацияне бәяләү нигезендә бәхәсләрне хәл итәләр.
    Соңгы вакытта ришвәтчелек белән көрәш мәсьәләләре еш күтә-релә. Моңа РФ Президенты В.Путин зур игътибар бирә. Һичшиксез, монда төп урынны суд алып торырга тиеш. Һәрхәлдә, хокукый дәү-ләттә бу шулай булырга тиеш. Башка вазифалы затлар, никадәр генә югары постлар биләмәсеннәр, килеп туган бәхәсләрне үз кабинетларында хәл иткәндә, законлылыкны һәм гаделлекне гарантияли алмыйлар, чөнки субъектив фактор бар. Бары суд кына иң ахыргы карарны чыгара һәм теләсә нинди бәхәскә нокта куя. Моның белән бергә шуны истә тоту зарур: суд бары законлы хокукларны гына яклый, ә шәхси мәнфәгатьләрне түгел.
    Статистика һәм фактлар
    Статистика һәм фактлар - бәхәссез әйберләр, алар хәлгә объектив бәя бирәләр. Ә фактлар мондый. Узган елның 12 ае эчендә Биектау районы судьялары тарафыннан 136 җинаять эше каралды, 105 эш буенча карар чыгарылды, реабилитацияле булмаган сәбәпләр аркасында 23 эш туктатылды. Иректән реаль мәхрүм итүгә 33 кеше хөкем ителде, шарт-лы рәвештә 74 кеше иректән мәхрүм ителде. Хөкем ителгәннәр арасында 8 е - хатын-кыз. Узган еллардагы кебек, җинаять эшләренең күп өлешен милеккә каршы җинаятьләр (урлаулар, талаулар, мошенниклык) турында эшләр тәшкил итә - барлыгы 58 эш. Эшләрне карауның җинаять-процессуаль закон белән билгеләнгән тәртибен бозу, волокита фактлары булмауны билгеләп үтү урынлы булыр. 2011 елда РФ Җинаять кодексының 105 нче статьясы (алдан уйлап кеше үтерү) һәм кеше сәламәтлегенә алдан уйлап авыр һәм уртача авырлыкта зыян салу буенча 7 җинаять эше каралды.
    Район суды практикасында дәүләт һәм җирле үзидарә органнарындагы хезмәт мәнфәгатьләренә, хөкем итү һәм алдан тикшерү эше алып баручы затларга, башка власть вәкилләренә каршы җинаятьләр турында эшләр пәйда булды һәм мондый 6 эш каралып, алар буенча карар чыгарылды.
    2011 елда район суды тарафыннан җинаять эшләрен карау тәртибендә гражданнар һәм вазифалы затларның үтенечләре (ходатайства) буенча шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү, карарны яңа җинаять законына нигезләнеп чыгару, торакта тентү оештыру, шартлы рә-вештә хөкем итү срогын арттыру, тикшерүчеләрнең, дознание органнарының һәм прокурорның законсыз гамәлләре турында 117 материал һәм шикаятьләр каралды. Гомуми саннан 101 боерык, үтенеч (ходатайство) һәм шикаять канәгатьләндерелде.
    Гражданлык
    эшләрен карау
    2011 нче елда Биектау районы судында никах-гаилә, хезмәт, торак, җир, пенсия, салым, мирас, социаль мөнәсәбәтләргә кагылышлы 2057 гражданлык эше каралды, бу 2010 нчы елга караганда 600 гә күбрәк. Дәгъва производствосы тәртибендә 1170 эш каралды, шуларның 723 е җирдән файдалану белән бәйле бәхәсләр, 23 е - хокук мөнәсәбәтләренә бәйле, 614 е - аерым производство тәртибендә.
    Халык арасындагы хокукый мөнәсәбәтләргә кагылышлы, ягъни вазифалы кешеләрнең һәм власть органнарының хокуксыз гамәлләренә карата язылган шикаятьләр буенча 36 эш каралды.
    Административ хокук тәртибе бозулар турындагы эшләр буенча законлы көченә кермәгән карарларга карата 70 шикаять һәм протест каралды, шуларның 55 е районның 1 нче һәм 2 нче суд участокларының җәмәгать судьялары карарларына карата. Тикшергәннән соң нибары 14 карар юкка чыгарылды.
    2010 нчы елның 1 июленнән "Россия Федерациясендә судлар эш-чәнлеге турындагы мәгъ-лүматтан файдалануны тәэмин итү турында"гы № 262 Федераль закон гамәлгә керде. Ул гадел хөкемне һәм суд эше турындагы мәгълүматны тагын да ачыграк итәргә тиеш. Судлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалану алымнары күрсәтелгән. Шул ук вакытта законда бөтен кешегә хәбәр итү тыелган мәгълүмат исемлеге дә билгеләнгән.
    Хәзерге вакытта Биектау район судының Интернет-сайты даими режимда эшли. Бинаның беренче катында район суды канцеляриясенең бер өлеше булган кабул итү бүлмәсе эшли, ул гражданнарның гаризаларын һәм шикаятьләрен кабул итү эшен оештыру юлы белән суд хезмәтеннән файдалануның уңайлылыгын тәэмин итү өчен оештырылды. Кабул итеп алганда гаризалар һәм шикаятьләр, аларга теркәлгән документлар тикшерелә, гражданнарга процессуаль законнарда күздә тотылган хокуклар һәм бурычлар, документларны ничек дөрес тутырырга кирәклек аңлатыла. Дәгъва, гариза һәм шикаятьләрне дөрес төзү, зарури документларның булуы мөрәҗә-гатьләрне үз вакытында һәм дөрес хәл итү өчен закон таләбе һәм аны үтәү мәҗбүри.
    Судьяларыбыз
    Судья хезмәте үтә дә катлаулы, чөнки ул гражданнарның язмышын хәл итә торган карарлар кабул итү белән бәйле. Биектау район суды коллективы намуслы кешеләрдән тора, ул тату, хәзерге вакытта тулы составында эшли. Гадел хөкемне суд рәисе белән берлектә судьялар А.И.Рассохин, Г.Ә.Сәгъ-диева, Л.В.Кузнецова, Н.Д.Таҗиев тормышка ашыра. 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы Л.Н.Зарипова, 2 нче участокныкы Н.В.Волколовская. Һәркайсыбыз да җитәрлек эш тәҗрибәсе туплаган, барыбыз да хезмәтебезне белеп, суд процессын алып бару алымнарына таянып башкарабыз.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: