Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Үз хокукларыгызны белегез

    Сорау: базардан алган товарны сатучыга кире кайтарып буламы һәм моны ничек эшләргә? Җавап: Базарларда сатучы 22.05.2003 № 54-ФЗ "Кулдан акчалата һәм (яки) түләү карталарын файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында"гы Федераль закон нигезендә товарга түләгән вакытта товар чегы бирергә тиеш. Әлеге документта тү-бәндәге мәгълүматлар булырга тиеш: документның атамасы, номеры,...

    Сорау: базардан алган товарны сатучыга кире кайтарып буламы һәм моны ничек эшләргә?

    Җавап: Базарларда сатучы 22.05.2003 № 54-ФЗ "Кулдан акчалата һәм (яки) түләү карталарын файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында"гы Федераль закон нигезендә товарга түләгән вакытта товар чегы бирергә тиеш.

    Әлеге документта тү-бәндәге мәгълүматлар булырга тиеш: документның атамасы, номеры, аны бирү датасы, оешма өчен атамасы (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме - шәхси эшмәкәргә), салым түләүченең идентификация номеры, түләп алына торган товарларның исемнәре, түләү суммасы, документ бирүченең фамилиясе һәм инициаллары, имзасы.

    Кулланучы касса яки товар чегын югалткан очракта да борчылырга кирәкми. Россия Федерациясенең Гражданнар кодексында, "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы законда кулланучыда касса яки товар чегы, товар сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы башка документ булмау аның таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез булып тора алмый һәм аны шаһитләрдән алынган мәгълүматларга нигезләнү мөмкинлегеннән мәхрүм итми.

    Әмма товарның базардагы, ярминкәдәге (күргәзмә) конкрет сатып алучыдан алынуын исбатлавы катлаулы, чөнки сату урыны алышынырга мөмкин, ә товарлар нигездә бөтен җирдә бер төрле була. Шуңа күрә үзеңә артык мәшәкать тудырмас өчен әйбер алганда чек бирүләрен сорагыз, ә биргәнен югалтмагыз.

    Сорау: яхшы сыйфатлы косметика алу өчен игътибарны нәрсәгә юнәлтергә?

    Җавап: иң беренче - яраклылык срогына. Товарның срогы чыккан булмаска тиеш. Кайсы да булса товарда яраклылык срогы күрсәтелмәгән икән, андый товарны алмавың хәерлерәк.

    Әйбәт сыйфатлы косметикадан сизелер-сизелмәс кенә йомшак хуш ис килә. Косметик чараның составы чын, төсе буенча аерылып торган төрле катнашмаларсыз бертөрле булырга тиеш.

    Кабы матур һәм кимчелекләрсез, кыйммәтле булырга тиеш. Тартмасына акчасын жәлләмәүче косметик чараны яхшы сыйфатлы итеп ясауга да акчасын жәлләмәячәк.

    Косметик чараларның арзанын алырга тырышмагыз. Соңыннан алар аллергия китереп чыгарачак яки тирене тиз картайтачак. Сыйфатлы косметиканы махсус кибет-ләрдән алу яхшырак.

    Сорау: кибеттәге саклык камерасы ячейкасыннан әйберләреңне урласалар нишләргә, моңа ничек юл куймаска?

    ҖАВАП: Кибеткә кер-гәндә әйберләрне саклык камерасына тапшыру мәҗбүри түгел. Сумкаларны тапшырырга кушып, кибет хезмәткәрләре Гражданнар кодексының 421 статьясында күрсәтелгәнчә, килешү төзү иреген бозалар.

    Сатып алучылар шулай да әйберләрен сакларга тапшырсалар, РФ Гражданнар кодексының 891 статьясы нигезендә сакларга алучы үзенә тапшырылган әйберләрнең иминлеге өчен килешүдә күздә тотылган барлык чараларны күрергә тиеш.

    Әйберләр урланган очракта кибет гражданлык-хокукый җаваплылыкта була, ягъни ул кулланучыга килгән матди зыянны капларга тиеш. Моның өчен сатып алучы янында урлау факты турында акт төзелә. Моннан тыш, сатып алучы язма дәгъвасының бер экземплярын кибеттә калдырырга, ә үзендә калганында кибет вәкиленең кем булып эшләве күрсәтелергә, имзасы куелырга тиеш.

    Сатып алучы үз чиратында матди зыянның күпме булуын документлар, әйтик, чеклар белән расларга тиеш.

    Күңелсезлекләргә юл куймас өчен супермаркетта эшләүчегә сезнең сумкада башка урыннан алынган шундый ук товарлар булуы турында әйтергә яки товарларны төреп бирүләрен сорарга кирәк.

    Әгәр дә кибеттә кулланучының шәхси әйберләрен пакетларга салып бирү буенча өстәмә хезмәт күрсәтелә икән, әлеге хезмәттән файдаланып, төрелгән әйберләр белән залга узарга була.

    Сорау: кибеттәге касса янында шәхси әйбер-ләрне тикшерү законлымы?

    Җавап: кибет хезмәт-кәрләренең, каравылчылар, администраторның чыкканда (товарга тү-ләгәннән соң) сумканы күрсәтүне таләп итүе дөрес түгел. Шәхси әйберләрне бары тик хокук саклау органнарында эшләүчеләр генә тикшерә ала.

    Сорау: шоколадның кайсысы әйбәтрәк?

    ҖАВАП: Шоколадның сыйфатына иң зур йогынты ясаучы - какао мае. Дәрәҗәле фабрикалар шоколадны чын какао мае белән ясыйлар. Түбән бәядәге шоколадта ул арзанлы үсемлек майларына алыштырыла. Аны тиз ачыклап була. Чын шоколад суда яки сөттә тулысынча эреп бетә, төпкә утырмый. Аның сыйфатын белүнең тагын бер алымы бар - эретелгән шоколадка йод тамызырга - әгәр ул чиста булса, катнашма яшел төскә керә, ә инде ончыл һәм крахмаллы матдәләр кушылган булса, ул зәңгәрләнәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: