Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Йортсыз кала күрмәгез

    2015 елның февралендә Хакасиянең суд приставлары Саяногорскида 83 яшьлек Зоя Дмитриенконы мәҗбүри рәвештә квартирасыннан куып чыгаралар. Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, бүләк итү килешүе төзеп, квартирасыннан колак кага. Әлеге килешү нигезендә аның күчемсез милеге оныгына була. Гади генә язма формада бүләк итү килешүенә кул куйганда, өлкән яшьтәге ханым үзе үлгәннән соң...

    2015 елның февралендә Хакасиянең суд приставлары Саяногорскида 83 яшьлек Зоя Дмитриенконы мәҗбүри рәвештә квартирасыннан куып чыгаралар. Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, бүләк итү килешүе төзеп, квартирасыннан колак кага. Әлеге килешү нигезендә аның күчемсез милеге оныгына була.

    Гади генә язма формада бүләк итү килешүенә кул куйганда, өлкән яшьтәге ханым үзе үлгәннән соң гына оныгы квартирага хуҗа булыр, дип ышана. Әмма туганы квартираны әбисе белән бергә сатып җибәрә. Соңрак әлеге квартира тагын ике тапкыр сатыла. Һәм аның өченче хуҗасы карчыкны суд аша чыгарырга карар кыла. Өлкән яшьтәге хатынны кайчандыр үзе эшләп алган квартирасыннан приставлар чыгара. Зоя Семеновна тулай торакның бер бүлмәсенә сыенырга мәҗбүр була. Ветеран оныгы белән судлашып йөрми - ни мәгънә, бүләк итү киле-шүендә аның үз имзасы тора бит...

    Әгәр дә Зоя Семеновна оныгы алып килгән килешү белән нотариуска мөрәҗәгать иткән булса, фаҗигадән котылып калып булыр иде. Нотариус килешүгә кул куючыларга аларның хокукларын һәм вазифаларын аңлатып бирергә тиеш. Һәм бүләк итү килешүе белән мөрәҗәгать иткән очракта нотариус килешү төзүнең нинди нәтиҗә-ләргә китерәчәген сөйләп күрсәтер. Документка имзагызны кую белән үк сез әлеге квартираның хуҗасы булудан туктыйсыз. Әгәр дә алар нотариус янына килгән булсалар, оныгы Зоя Дмитриенконы алдый алмаган булыр иде.

    Бу, кызганычка каршы, күчемсез милек белән алыш-биреш, килешүләр төзүнең мәҗбүри нотариаль формасын бетергәннән соң килеп чыккан бердәнбер очрак түгел.

    41 яшьлек Ольга Боровая зур булмаган кредит алып кына да квартирасыз калган. Ольга Алексеевнаның ремонт ясыйсы килә, ә аны ясарлык акчасы юк. Шуңа күрә ул кредит алырга кирәк, дигән уйга килә. Банклар бирми. Һәм Ольга Алексеевна ниндидер кредит бюросына мөрәҗәгать итә, ә аның хезмәткәрләре аны алдан уйлап бурычка батыралар. Кредит буенча түләнергә тиешле бурыч кот очарлык дәрәҗәгә җиткәч, мескен ханым түләүләрне туктатып торыгыз, дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итә һәм аңа мондый мөмкинлек бирелә. Тик кайбер кәгазьләргә генә кул куярга кирәк була. Финанс һәм юридик сүзләрнең мәгънәсен аңлап җиткермичә, бурычтан башы каткан Ольга Алексеевна аларга, укып та тормыйча, кул куя. Соңрак аңлашылганча, бу кәгазьләр арасында кредиторлар файдасына квартираны сатып алу-сату килешүе дә була.

    Алдакчылар килешүләрне еш кына гади язма формада, нотариустан башка төзиләр. Я булмаса документларны раслауда җирле муниципаль берәмлек башлыклары катнаша. Нотариусның барлык мәгълүматларны, документларны җентекләп тикшерүе, ике якка да мондый килешүнең ни белән тәмамланасын аңлатуы алдакчыларга җитди киртәләр тудыра да.

    Камалышта булган, мактаулы донор, "Тормыш юлы"н төзегән 89 яшьлек Валентина Павловна Цыганованы алдакчылар Җиңү көне алдыннан йорт-җирсез калдыралар. Олы яшьтәге ханым ике квартирасын да: сугышка кадәр алган квартирасын да, күршесе-дусты васыять итеп калдырганын да югалта. Җинаятьчеләр, ялган паспорттан файдаланып, квартираларны үз исемнәренә яздыралар.

    Килешүләр Росреестрда гади язма формада теркәлә. Карчык янына "юристлар" килә, пенсионер квартираларын таныш булмаган кешеләргә үзе яздырган, дип исбатларга маташалар. Валентина Павловнаның үзенең мондый гамәл кылмавы турында аңлатып язган гаризасының да, туганнарының бу хатынның, үзе киенеп һәм үз аякларына басып, квартирасыннан чыгарлык хәлдә булмавын дәлилләүләренең дә файдасы тими. Соңрак явыз ниятле адәмнәр квартираларны талап алуга керешәләр. Телефон аша да, килеп тә яныйлар, йозакны ватарга маташалар, тәрәзәләрне таш атып ватачакбыз, дип куркыталар, хәтта пычкы белән ишекне дә кисә башлыйлар. Карчыкның туганнары хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәләр һәм судка гражданлык дәгъвасы язалар. Алдакчыларга карата җинаять эше кузгатыла, язу экспертизасы уздырыла һәм шуның нәтиҗәсендә квартирага кагылышлы документлардагы имзаларның ялган булуы, Валентина Павловнаның квартираларын башка кешеләргә яздырмавы ачыклана. Өлкән яшьтәге ханым хәзер үзенең яшәү урыны өчен суд аша көрәшә.

    Шушындый хәлләр турында сүз чыкканда, матбугатта нотариусларны гаепләгән очраклар да була. "Васыятьнамә", "бүләк итү килешүе" яки "сатып алу-сату килешүе" кебек терминнар, документларны раслаганда, нотариус катнашмый калмагандыр, дигән ялгыш уйлар тудыра. Әмма, алда әйтеп кителгәнчә, алдакчылар килешүләрне, нотариус катнашыннан башка гади язма формада гына төзергә тырышалар. Яки документларны раслауда җирле муниципаль берәмлек башлыклары катнаша. Нотариус барлык мәгълүматларны җентекләп тикшергәнгә, мондый килешүнең ике як өчен дә ни белән тәмамланасын тәфсилләп аңлатканга күрә бу алдакчылар юлында зур киртә булып тора.

    Статистик мәгълүматларга караганда, безнең илдә халык юридик мәсьәләләрне аңлап бетерми. 60 яшьтән узганнарның яртысыннан күбрәге бүләк итү килешүе белән васыятьнамәне бер үк нәрсә дип уйлыйлар. Гади язма формадагы килешү белән нотариус раслаган документ арасындагы аерманы аңламыйлар. Һәм болар барысы да күңелсез тәмамлана.

    Ставрополь краенда суд карары 91 яшьлек Екатерина Санина файдасына була, аңа квартирасын кайтарып бирәләр. Әмма моңа кадәр Екатерина Васильевнага бик күп авыр көннәр кичерергә туры килә. Аның туганнан туган сеңлесе бу вакытта аягы сынган өлкән яшь-тәге хатынга кул кую өчен васыятьнамә урынына сатып алу-сату килешүе тоттырып, торакка хуҗа була. Күпмедер вакыт ул Екатерина Васильевна янында яши, әмма соңыннан аны урамга куып чыгара. Берлин өчен көрәштә катнашкан ветеранны дус хатыны үз янына сыендыра. Прокуратурага мөрәҗәгать итәргә дә, кирәкле кәгазьләрне әзерләргә дә ул булыша. Прокурор бу эшне үз контроленә ала. Сатып алу-сату килешүе судта дөрес түгел дип таныла. Һәм Екатерина Васильевна үз квартирасына әйләнеп кайта. Бу - алдакчыларны җавапка тарту мөмкин булган сирәк очракларның берсе. Күпчелек очракта документларга чын имзалар куела, ә аңа кул куючы кешенең бу документның нәрсә икәнлеген аңламавын исбатлау бик кыен була.

    Юридик яктан якланган булуның гражданнар өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген аңлап, законнар чыгаручы кешеләр сату-сатып алу һәм башка килешүләр төзүдә нәкъ менә нотариуска мөрәҗәгать итсеннәр өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

    2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кер-гән 457 нче номерлы Федераль закон нотаруис үзенә мөрә-җәгать иткән кеше өчен ача торган "бер тәрәзә" идеологиясен хуплый: документларны нотариус биргән очракта кү-чемсез милек хокукына дәүләт теркәве вакытын бер көнгә кадәр киметә (документлар электрон вариантта бирелгән очракта).

    Нотариаль тарифлар да бермә-бер кимеде. Килешүләрнең куркынычсызлыгы һәм исәп-хисапның уңайлылыгы нотариус депозиты белән тәэмин ителә. Нотариус депозиты кешеләргә һәм оешмаларга законлылык, иминлек, килешүләр һәм йөкләмәләр буенча исәп-ләүләрнең дөреслеген гарантияли һәм килешүләрне төзүне җиңеләйтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: