Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Йомгак ясар чак

Татарстанда ялган исерткеч эчемлекләргә каршы көрәш күп еллардан бирле бара. 2015 елның 10-20 июлендә республикада игълан ителгән ункөнлек кысаларында Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасы территория-сендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр кертелү һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларын үз көчен югалткан дип тану турында"гы 2015 елның 6...

Татарстанда ялган исерткеч эчемлекләргә каршы көрәш күп еллардан бирле бара.

2015 елның 10-20 июлендә республикада игълан ителгән ункөнлек кысаларында Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасы территория-сендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр кертелү һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларын үз көчен югалткан дип тану турында"гы 2015 елның 6 мартында кабул ителгән 10 нчы номерлы законында күздә тотылган тыюлар һәм чикләүләр кагылган сәүдә объектлары һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә тикшерүләр узды. Әлеге закон нигезендә күп квартиралы йорт-ларда урнашкан, шулай ук күп квартиралы йортка янкорма итеп, эченә кертеп, янәшәсенә салынган җәмәгать туклануы предприятиеләрендә ("ресторан" һәм "кафе" дигән төр-ләрдән тыш) исерткеч эчемлекләрне (сыра һәм сыралы эчемлекләр, сидр, әче бал) ваклап сату тыела.

Биектау районында әлеге чикләүләр Биектау авылында урнашкан бары бер генә предприятиегә кагыла иде һәм ул, үз вакытында тиешле чарасын күреп, исерткеч эчемлекләр сатуны туктатты.

Шулай да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспек-циясенең Казан территориаль органы белгечләре Биектау районының полиция хезмәткәр-ләре белән берлектә исерткеч эчемлекләр сатудагы җитешсезлекләрне ачыклау өчен сәүдә объектларына һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә рейдлар һәм мониторинглар уздырдылар.

Ункөнлек барышында 4 рейд оештырылды. Исерткеч эчемлекләр сату вакытын бозу фактлары күзәтелмәсә дә, контрольлек итүче органнар башка җитешсезлекләргә игътибар иттеләр: стационар булмаган сәүдә объектларында сыра һәм сыралы эчемлекләрне ваклап сатуның 2 очрагы ачыкланды.

2015 елның беренче яртыеллыгында Биектау районы территориясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, шул исәптән Биектау районының полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә контрольлек итү буенча 30 чара уздырдылар. Гамәлдәге законны бозуның 29 очрагы ачыкланды, болар - исерткеч эчемлекләрне лицензиясез сату, сыра һәм сыралы эчемлекләр белән стационар булмаган сәүдә объектларында сәүдә итү, алкоголь продукциясен сату вакытын чикләү таләпләрен үтәмәү.

Ачыкланган һәр очрак буенча административ хокук тәртибе бозу турында протоколлар төзелде.

Сыйфаты шикле булган исерт-кеч эчемлекләр белән мавыгучылар аның ни белән тәмамланасы турында ныклап уйлансыннар иде.
Битараф булмаган кешеләр закон бозуларны ачыкларга һәм тиз арада бетерергә ярдәм итәләр. Тәртипсезлеккә юл куймас өчен сезнең бер тапкыр шалтыратып алуыгыз да җитә. Шалтыратыгыз!

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы "кайнар линия" телефоны: 8(843) 278-91-95. Шулай ук 420107, Казан, Һ.Такташ урамы, 94 нче йорт адресына язмача да юлларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев