Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

ЯСАЛМА ПРОДУКЦИЯГӘ – ЮК!

Ялган (фальсификацияләнгән) алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүгә һәм сатуга каршы тору - Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлекләренең төп бурычларыннан берсе. 2012 нче елның 8 аенда ТР Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре алкогольле продукция әйләнешендәге җитешсезлекләрне ачыклады, алар буенча 919 административ протокол төзелде. Шул исәптән...

Ялган (фальсификацияләнгән) алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүгә һәм сатуга каршы тору - Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлекләренең төп бурычларыннан берсе.
2012 нче елның 8 аенда ТР Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре алкогольле продукция әйләнешендәге җитешсезлекләрне ачыклады, алар буенча 919 административ протокол төзелде. Шул исәптән өй шартларында эшләнгән алкогольне сату факты буенча 193 протокол, алкогольле продукция әйләнешендәге җитешсезлекләр һәм сату кагыйдәләрен бозган өчен 415 протокол, ирекле сату тыелган яки чикләнгән товарларны законсыз саткан өчен 311 протокол.
Хокук тәртибе бозуларның күбесе Казан, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәттә, шулай ук Чүпрәле, Мамадыш һәм Саба муниципаль районнарында тер-кәлгән.
Ел башыннан республика буенча гомумән алганда төнлә алкогольле продукция сатуның 177 факты ачыкланды.
Салынган штраф суммасы 285 мең сум тәшкил итте, шуларның 271 мең 500 сумы алынды инде. 2012 нче елның 8 аенда РФ ҖКның 238 статьясы (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган продукция җитештерү һәм сату) буенча 52 җинаять эше кузгатылды. Агымдагы елда республикага башка өлкәләрдән (Башкортостан Республикасы, Воронеж, Курган, Оренбург һәм Нижегород өлкәләре) фальсификацияләнгән алкоголь китерүнең 5 каналы юкка чыгарылды. Воронеж өлкә-сеннән килеп, ТРның Югары Ослан районында 1 мең шешәдән артык элита маркалы фальсификацияләнгән алкоголь продукциясе сатарга маташкан берәүгә карата җинаять эше карала.
2012 елның сентябрендә Яшел Үзән районында, Курган өлкәсеннән килеп, кыйммәтле виски дип 2 мең шешәдән күбрәк фальсификацияләнгән алкогольле продукция саткан берәү тоткарланды.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы алкогольле продукцияне явыз ният белән куллануны киметү һәм эчкечелеккә профилактиканың региональ программасын тормышка ашыру чараларын дәвам итә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев