Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ведомствоара хезмәттәшлек

1 июльдән Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә бирелә торган документлар исемлеге кыскара. 1 июльдән гариза бирүчеләр тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә бирелә торган документлар исемлеге кыскара, чөнки кайбер документлар дәүләт теркәве уздыручы орган тарафыннан ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә соратылырга мөмкин. Билгеле булганча, хәзергә кадәр ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында 2011 нче елның...

1 июльдән Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә бирелә торган документлар исемлеге кыскара.
1 июльдән гариза бирүчеләр тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә бирелә торган документлар исемлеге кыскара, чөнки кайбер документлар дәүләт теркәве уздыручы орган тарафыннан ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә соратылырга мөмкин.
Билгеле булганча, хәзергә кадәр ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында 2011 нче елның 1 октябреннән бары федераль власть органнары гына эшләргә бурычлы. 2012 нче елның 1 июленнән башлап ведомствоара хезмәттәшлеккә шулай ук региональ һәм муниципаль власть органнары кушылырга тиеш.
Шул рәвешле, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гариза бирүчеләр тарафыннан 1 июльдән документлар бирелмәгән очракта аларны башка дәүләт органнарыннан - хәзер мөстәкыйль рәвештә региональ һәм муниципаль власть органнарыннан сората ала.
Мәсәлән, Росреестр күрсәтә торган хезмәтләрнең иң кирәклесе булып ЕГРПдан мәгълүмат алу тора, ул башкарма комитетларга торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә бастыру өчен кирәк. Кагыйдә буларак, бу мәгълүматларны гражданнар гел үзләре сората иде. 2012 нче елның 1 июленнән алар өчен моны дәүләт органнары эшләячәк.
Үз чиратында ТР буенча Росреестр идарәсе күчемсез милеккә һәм аның белән бәйле алыш-бирешкә (сделки) хокукларны дәүләт тарафыннан теркәү өчен кирәкле документларны мөстәкыйль соратачак. Мәсәлән, төзелешкә, капиталь төзелеш объектларын файдаланышка кертүгә рөхсәт, хуҗалык кенәгәләреннән выпискалар һәм башкалар.
Мәсәлән, төзелештә өлешләп катнашу килешүе нигезендә милек хокукын рәсмиләштергәндә 2012 елның 1 июленнән төзелеш алып баручы (застройщик) тарафыннан үз инициативасы буенча РФ субъектының дәүләт власте органы яки җирле үзидарә органы тарафыннан бирелгән рөхсәт кәгазе күрсәтелергә мөмкин. Әгәр төзелеш алып баручы тарафыннан әлеге документ үз иницативасы белән күрсәтелмәсә - ТР буенча Росреестр идарәсе мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә сората.
Ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә алына торган документлар исемлегенә шулай ук юридик затны дәүләт тарафыннан теркәүче документлар, торак бинадан файдалануга хокуклы затлар турында белешмәләр, мәдәни мирас объектларының паспортлары, РФ субъектының дәүләт власте органы яки җирле үзидарә органы тарафыннан бирелгән, күчемсез милек объектын булдыру фактын раслаучы документлар кертелде.
Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең типовой стандартлары турында тулырак мәгълүмат Росреестрның www.rosreestr.ru сайтында урнаштырылган ("Государственная регистрация прав и сделок с недвижи-
мостью" бүлеге).


Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев