Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Төзегән йортың нык булсын дисәң, әйбәт материал сайла

Җәй - төзелеш материаллары базарында кызу чор. Чөнки бу вакытта шәһәр читендә - төзелешләр, шәһәр фатирларында төзекләндерү эшләре башлана. Шуңа күрә нәкъ менә шушы чорда сатып алучыларның күбесе төзү, ремонтлау һәм җиһазлау өчен товарлар эзләү белән мәшгуль. Иң кирәкле әйберләрне алып сөенәсе килә бит! Безнең куллану базарында төзелеш материалларының ассортименты...

Җәй - төзелеш материаллары базарында кызу чор. Чөнки бу вакытта шәһәр читендә - төзелешләр, шәһәр фатирларында төзекләндерү эшләре башлана. Шуңа күрә нәкъ менә шушы чорда сатып алучыларның күбесе төзү, ремонтлау һәм җиһазлау өчен товарлар эзләү белән мәшгуль. Иң кирәкле әйберләрне алып сөенәсе килә бит!

Безнең куллану базарында төзелеш материалларының ассортименты шактый киң һәм продукциянең үзебездә эшләнгәне дә, чит илнеке дә җитәрлек. Сатып алучы кайвакыт, кирәкле товарын сайлаганда, кыенсынып кала. Шуңа күрә сатылучы төзелеш материалларына куела торган таләпләр белән таныш булу кирәк.

Төзелеш материалларын һәм эшләнмәләрен сату үзенчәлекләре РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998, № 55 карары белән расланган Аерым төр товарларны сату кагыйдәләренең XIV нче бүлегендә күрсәтелгән.

Урман материаллары һәм туралган материаллар, агач һәм агач материалыннан ясалган эшлән-мәләр, төзелеш материаллары, металл продукциясе, эш кораллары, төзү әйберләре, сатылыр алдыннан, әзерлек үтәргә тиеш. Бу - товарны карап тикшерү, яраксызларын аерып алу, сортларга аеру, комплектлылыгын тикшерү, товар һәм аның җитештерүчесе турында кирәкле мәгълүмат булу-булмавын тикшерү дигән сүз. Төзелеш материаллары үлчәмнәре, маркалары, сортлары һәм үзләренең кулланылу өлкәсен һәм куллану үзенчәлекләрен билгеләүче башка сыйфатлары буенча аерым-аерым урнаштырылырга тиеш.

Сатып алучы төзелеш материалларын һәм эшләнмәләрен сәүдә залында яки аларны җыйнап тора торган складларда ук сайлый ала.

Товарларның югарыда күрсәтелгән төркемен сатканда, товар һәм җитештерүче турындагы мәгълүмат, сатып алучыларга күренеп торырлык һәм аңлашылырлык итеп, товарда, кулланылган төргәктә, җитештерүче тамгасында яки каталоглар, проспектлар, кыстырып куела торган кәгазь битләре рәвешендә күр-сәтелергә тиеш (мәгълү-мат рус телендә языла). Мәгълүматның үз эченә товар атамасы, җитештерүченең урнашкан урыны турындагы мәгълүматларны, тәгаен бер товарның үзенчәлекләрен исәпкә алып, материал, эшкәртелү, марка, тип, үлчәм, сорт һәм бу товарны сыйфатлаучы башка төп күрсәткечләрне алуы мәҗбүри.

Төзелеш материалларын билгеле бер комплектлылыкта сатканда (бакча йортлары, хуҗалык корылмалары һ.б.), кулланучыга комплектка керүче әйберләрнең атамасы һәм саны, аларны эшкәртү дәрәҗәсе һәм ысуллары (сеңдерелгән матдәнең булуы һәм сеңдерү ысулы, дымлылыгы һәм киптерү ысулы һ.б.) турында мәгълүмат бирелергә тиеш.

Табаклы пыяла табагы белән сатыла яки сатып алучы әйткән үлчәмнәр буенча киселә. Киңлеге 20 сантиметрга кадәр һәм 20 сантиметрга тигез булган пыяла калдыклары өчен сатып алучыдан акча түләтелә һәм товары белән бергә биреп җибәрелә.

Алдан төргәкләнмәгән, авырлыгын үлчәп сатыла торган болт, шөреп кебек ныгыткыч әйберләр авырлык үлчәү приборлары белән җиһазланган махсус урыннарда сатыла. Сатучы сатып алучыга үлчәүнең, авырлыкның дөреслеген һәм алган товарының сортын тикшереп карау мөмкинлеге бирергә бурычлы. Шул максаттан, түгәрәк урман материалларын һәм туралган материалларны тыгыз кубомассага күчереп исәпләү коэффициентлары, туралган материалларның күләме (кубатурасы), аларны үлчәү кагыйдәләре күрсәтелгән мәгълүмат сатып алучыга күренеп торырлык җиргә урнаштырыла. Сатып алучы таләбе буенча, сатучы аны төзелеш материаллары һәм эшләнмәләренең стандартларда билгеләнгән тәртибе белән таныштырырга тиеш.

Товар белән бергә сатып алучыга шул товарга кагылышлы товар чегы бирелә, анда товарның һәм сатучының атамасы, товарны сыйфатлаучы төп күрсәткечләр, товарның саны һәм җитештерүченең товарга кагылышлы документлары күрсә-телгән була.

Билгеле бер комплектлылыктагы төзелеш материалларын һәм эшләнмәләрен тапшырганда, тапшыручы зат сатып алучының күз алдында комплектка керүче әйберләрнең булуын, шулай ук товар белән бергә бирелергә тиешле документларның, шул исәптән комплектка керүче төзелеш материалларының һәм эшләнмәләрнең тулы исемлегенең (описе), җыярга өйрәткән инструкциянең булуын тикшерә.

Сатучы сатып алучының транспортында урман һәм төзелеш материалларын алып китү өчен шартлар тәэмин итәргә тиеш.

Әгәр товар формасы, габариты, фасоны, төсе, үлчәмнәре яки комплектлылыгы ягыннан туры килмәсә, кулланучы 14 көн эчендә азык-төлек булмаган, сыйфаты бозылмаган товарны шул товарны саткан сатучыдан шуңа охшаш товарга алмаштырып алырга яки акчасын кире алырга (кулланучы мөрәҗәгать иткән көнне товар сатуда булмаган очракта) хокуклы. Тиешле сыйфаттагы алмаштырылмый һәм кире кайтарылмый торган товарлар исемлегенә (РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998, № 55 карары белән расланган) кертелгән товарлар гына - метрлап сатыла торган төзелеш һәм бизәү-эшкәртү материаллар (линолеум, пленка, келәмсыман каплагычлар һ.б.) искәрмә булып тора.

Сатучы сатып алучыга товарның һәм сатучының атамасы, товарны сыйфатлаучы төп күрсәт-кечләр, товарның саны һәм җитештерүченең товарга кагылышлы документлары, бәясе, товарны шәхсән саткан затның имзасы күрсәтелгән товар чегын һәм касса чегын (контроль-касса машинасы булганда) биргән моменттан сату-алу килешүе тиешенчә төзелгән дип санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев