Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Штраф артырга мөмкин

Хәзерге вакытта, төрле хокук бозулар өчен җаваплылык арттырылуга карамастан, әлеге эшнең төп максаты - җәзаның котылгысызлыгы һәм хокук тәртибе бозуларга юл куймау. Әмма бу максатка тәртип бозучы штрафны үз теләге белән яки мәҗбүри тәртиптә түләмәгәндә ирешеп булмый. Статистик мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта административ җа-ваплылыкка тартылган гражданнар арасында штрафларны үз теләкләре...

Хәзерге вакытта, төрле хокук бозулар өчен җаваплылык арттырылуга карамастан, әлеге эшнең төп максаты - җәзаның котылгысызлыгы һәм хокук тәртибе бозуларга юл куймау.
Әмма бу максатка тәртип бозучы штрафны үз теләге белән яки мәҗбүри тәртиптә түләмәгәндә ирешеп булмый.
Статистик мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта административ җа-ваплылыкка тартылган гражданнар арасында штрафларны үз теләкләре белән түләмәүчеләр күп.
РФның Административ хокук тәртибе бозулар турындагы кодексының 32.2 статьясы 1 өлеше нигезендә штрафны административ җавапка тартылган кеше штраф салу турындагы карар үз көченә кергән көннән башлап, 30 көн дәвамында, яисә кичектереп торылган көн яки ваклап түләүнең РФ КоАП 31.5 статьясында күздә тотылган срогы узганчы түләргә тиеш. Россия суд приставлары Федераль хезмәте Идарәсенең Биектаудагы бүлеге кисәтә: административ штраф үз вакытында түләнмәгән очракта РФ КоАП 20.25 ст. 1 өлеше нигезендә административ хокук тәртибе бозу турында протокол төзелә. Ә инде протокол нигезендә административ штраф икеләтә арттырыла, яки 15 тәүлеккә административ кулга алу җәзасы күрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев