Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

САЛЫМ ДЕКЛАРАЦИЯСЕН ТАПШЫРУ БАШЛАНДЫ

2013 елның 1 гыйнварыннан физик затлар тарафыннан 2012 елгы керемнәрне декларацияләү кампаниясе старт алды. Быел декларация формасы үзгәрмәде. 2012 ел өчен керемнәрне декларацияләү өчен физик затларның кеременә салым буенча салым декларациясенең элекке формасы гамәлдә булачак, ул Россия Федераль салым хезмәтенең 10.11. 2011, № ММВ-7-3/760@ Боерыгы белән расланган. Салым түләүчеләрнең ике...

2013 елның 1 гыйнварыннан физик затлар тарафыннан 2012 елгы керемнәрне декларацияләү кампаниясе старт алды.
Быел декларация формасы үзгәрмәде. 2012 ел өчен керемнәрне декларацияләү өчен физик затларның кеременә салым буенча салым декларациясенең элекке формасы гамәлдә булачак, ул Россия Федераль салым хезмәтенең 10.11. 2011, № ММВ-7-3/760@ Боерыгы белән расланган.
Салым түләүчеләрнең ике категориясе бар - берәүләр физик затның кеременә салым буенча декларацияне мәҗбүри тәртиптә күрсәтергә тиеш, икенчеләре - декларацияне үз инициативасы буенча күрсәтүгә үз хокукларыннан файдаланалар, салым чигерүләрен (вычет) белдерәләр һәм 13 процент ставка белән элек түләнгән салымны кире кайтаралар.
Россия Федерациясе Салым кодексының 227 һәм 228 нче статьялары нигезендә теркәлү (яшәү) урыны буенча Федераль салым хезмәтенең территориаль инспекциясенә түбәндәге салым түләү-челәр керемнәр турында декларацияне күрсәтергә тиеш: шәхси эшмәкәрләр, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокатлар, башка затлар, салым агентларыннан алынмаган бүләк-ләүләр буенча физик затлар (мәсәлән, торакны вакытлыча файдалануга (субаренда, наем) биреп торудан яки репетиторлык, няня, йорт эшчесе (домработница), сиделка һ.б. сыйфатында түләүле хезмәтләр күрсәтүдән керем алган физик затлар), 3 елдан кимрәк милек булып торган милекне (фатирлар, йортлар, җир участоклары, автомобильләр, шулай ук башка милек) сатудан керем алучы физик затлар. РФ чикләреннән читтә булган чыганаклардан керемнәр буенча, алган вакытта салым агентлары тарафыннан салым тотылып калынмаган керемнәр буенча резидентлар, лотереялар һәм уенга корылган башка отышларны оештыручылардан отышлар алган физик затлар, бүләкләү сыйфатында фәнни, әдә-би, сәнгать әсәрләре авторларының мирасчылары буларак керемнәр алучы физик затлар, бүләк итеп калдыру тәртибендә физик затлардан керем алучы физик затлар.
2013 елда үз керемнәре турында отчет бирергә бурычлы физик затлар, декларацияне 2013 елның 30 апреленнән дә соңга калмый бирергә тиешләр.
Декларацияне соңрак срокларда тапшырган өчен Россия Федерациясе Салым кодексының 119 статьясы нигезендә шушы декларация буенча түләнергә тиешле салымның түләнмәгән суммасының 5% ы күлә-мендә штраф салына. Штраф декларацияне тапшыру өчен билге-ләнгән көннән соң узган тулы һәм тулы булмаган ай өчен, әмма күрсәтелгән сумманың 30% ыннан артмаска, шул ук вакытта 1000 сумнан ким булмаска тиеш.
2012 ел өчен декларация буенча исәпләнгән физик затларның кеременә салым суммасы мөстәкыйль рәвештә 2013 елның 15 июленнән соңга калмыйча түләнергә тиеш.
Игътибар! Стандарт, социаль, милек һәм профессиональ салым чигерүләрен алу өчен декларация бөтен ел дәвамында бирелергә мөмкин.
Гомуми кагыйдә буенча салым чигерүләре ел азагында физик затның яшәү урыны буенча салым инспекциясе тарафыннан аңа З-НДФЛ формасында декларация тапшырганда бире-лә (чигерүләрнең кайбер төрләре салым агенты тарафыннан бирелергә мөмкин. Декларация белән бергә салым түләүче тарафыннан аның хокукын раслаучы тиешле документлар да бирелергә тиеш.
Шуны истә тоту зарур: чигерүләр 13 процент ставка белән физик затларның кеременнән салым алына торган керемнәргә генә кулланыла.
Шулай ук әлеге чигерүләрне салым салына торган кереме булмаганлыктан, физик затларның кеременә салым түләүдән азат ителгән физик затлар (шәхси эшмәкәрләрне дә кертеп) куллана алмый. Мәсәлән, махсус режимнар буенча салымнар түләүче эшмәкәрләр.
Салым органына декларацияне үзең барып тапшырырга, нотариаль расланган таныклыгы булган вәкил аша, яки документларның описен күрсәтеп, почта аша җибәрергә мөмкин.
2012 ел өчен 3-НДФЛ формасында салым декларациясен тутыру өчен "Декларация 2012" программасын тәкъдим итәбез, аны Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең (www.r16. nalog.ru) сайтыннан бушлай алырга мөмкин. Күрсәтелгән программа "Помощь налогоплательщику" / "Программные средства для физических лиц" бүлегендә урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев