Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

ПОЛИЦИЯНЕ РЕФОРМАЛАР КӨТӘ

2011 елда эчке эшләр органнарын реформалашыру буенча зур һәм әһәмиятле эш уздырылды. "Полиция турында" Федераль закон кабул ителү белән илебезнең Эчке эшләр министрлыгы алдына тулы күләмле реформалаштыру кысаларында гади булмаган бурычлар куелды, алар арасында яңа эшчәнлек принципларын кертү, хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеген бәяләүнең яңа критерийларын эшләү генә түгел, хокук саклау органнары...

2011 елда эчке эшләр органнарын реформалашыру буенча зур һәм әһәмиятле эш уздырылды. "Полиция турында" Федераль закон кабул ителү белән илебезнең Эчке эшләр министрлыгы алдына тулы күләмле реформалаштыру кысаларында гади булмаган бурычлар куелды, алар арасында яңа эшчәнлек принципларын кертү, хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеген бәяләүнең яңа критерийларын эшләү генә түгел, хокук саклау органнары өчен яшь белгечләрне әзерләүнең яңа системасын булдыру да бар.
Уздырыла торган реформаның уңышының нигезе булып гражданлык җәмгыяте тарафыннан хокук тәртибен саклау органының эшчәнлегенә контроль тора, ул ачыклык һәм бер-береңә ышаныч атмосферасында башкарылырга тиеш.
"Полиция турында" Федераль законда беренче тапкыр гражданнарга аларның демократик хокукларына гарантия бирүче түбәндәге положениеләр беркетелде:
- газаплауларны, көч куллануны, рәхимсез һәм кешенең горурлыгын мәсхәрәли торган мөрәҗәгатьләрне тыю.
-полиция һәм башка хокук саклау органнарының эш-чәнлегенә җәмәгать контролен билгеләү
"Полиция турында" Федераль закон кабул ителгәннән соң түбәндәге Федераль законнарга кул куелды: 2011 елның 30 ноябреннән чыккан 342 нче "РФ эчке эшләр органнарында эшләү турында" Федераль закон, 2011 елның 19 июленнән чыккан 247 нче "РФ эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә социаль гарантияләр турында" Федераль закон. 2012 елның 1 нче гыйнварыннан Федераль закон нигезендә хезмәткәрләрне акчалата хезмәт хакларының күләмнәре артты. Хезмәт стажы, квалификация дәрәҗәсе, аерым хезмәт шартлары һәм башкалар өчен өстәмә түләүләр билгеләнде. Ким дигәндә 10 ел эш стажына ия булган, торак шартлары яхшыртуны таләп иткән хезмәткәрләр өчен торак алу яки торак төзү өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләү сыйфатында торак белән тәэмин итүнең яңа формасы гамәлгә керде.
2012 елның 1 гыйнварыннан шулай ук хезмәткә кабул итүгә дә үзгәрешләр кертелде. Эчке эшләр органнарындагы вазифаларга квалификацион таләпләр исәбенә һөнәри белем дәрәҗәсенә таләп-ләр керә. Рядовойлар һәм кече җитәкчелек составы өчен - урта (тулы) гомуми белем, җитәкчелек итү составы өчен - урта һөнәри белемнән дә түбәнрәк булмаган белем, өлкән һәм югары җитәкчелек итү составы өчен - эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары белем кирәк.
Штатларны күпләп кыскартуларга карамастан, хез-мәткә кандидатлар җыю бара. Таләпләр шундый: эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә теләгән РФ гражданины армиядә хезмәт итәргә, сәламәтлеге буенча яраклы булырга, хөкем ителгән булмаска (якын туганнары да) тиеш. Без хезмәт итәргә теләгән кандидатларга каршы алуга, аларга хезмәткә кабул итү кагыйдәләрен аңлатуга һәм аларны хезмәткә кабул итүгә һәрвакыт шатбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев