Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Паспортыгызны күрсәтегезче!

Сатып алучы алкогольле продукция алган чакта, сатучының аңардан паспортын күрсәтүен таләп итәргә хокукы бармы? Кешеләр шушы сорау белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына еш мөрәҗәгать итә. Россия Федерациясенең Гражданнар кодексы буенча, кулланучы һәм сатучы арасындагы килешү ачык килешү булып тора, чөнки коммерциячел оешма тарафыннан төзелгән һәм аның...

Сатып алучы алкогольле продукция алган чакта, сатучының аңардан паспортын күрсәтүен таләп итәргә хокукы бармы? Кешеләр шушы сорау белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына еш мөрәҗәгать итә.

Россия Федерациясенең Гражданнар кодексы буенча, кулланучы һәм сатучы арасындагы килешү ачык килешү булып тора, чөнки коммерциячел оешма тарафыннан төзелгән һәм аның товарлар сату, эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү буенча бурычларын билгеләүче килешү шундый дип санала. Андый оешма шул бурычларын (ваклап сату, гомуми кулланылыштагы транспортта алып бару, элемтә хезмәтләре, энергия белән тәэмин итү, медицина хезмәтләре, кунакханә хезмәтләре күрсәтү һ.б.) үзенә мөрәҗәгать иткән һәркемгә карата үтәргә тиеш.

Коммерциячел оешманың, кулланучыга кирәкле товарлар сату, хезмәтләр күрсәтү, аның өчен тиешле эшләрне башкару мөмкинлеге була торып, ачык килешү төзүдән баш тартуы рөхсәт ителми.

Ләкин 1995 нче елның 22 ноябрендәге № 171-ФЗ «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продук-цияне җитештерүне һәм әйләнештә йөртүне дәүләт көйләве турында һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү турында» Федераль закон нигезендә, алкогольле продукцияне балигъ булмаганнарга ваклап сату рөхсәт ителми.

Шулай итеп, сатучының алкогольле продукцияне балигъ булмаганнарга сатарга хокукы юк, андый кешеләр белән алкогольле продукцияне алу-сату килешүе төзүдән баш тартырга хокукы бар. Әгәр сатучыда сатып алучының балигълык яшенә җиткәнлеге турында шик туса, ул әлеге сатып алучыдан шәхесен раслаучы һәм сатып алучының яшен ачыкларга мөмкинлек бирүче документ (шул исәптән Россия Федерациясендәге чит ил гражданинының яки гражданлыксыз затның шәхесен таныклаучы документ) таләп итәргә хокуклы.

Россия Федерациясе Сә-нәгать һәм сәүдә министрлыгының «Сатучыда сатып алучының балигълык яшенә җиткәнлеге турында шик туган очракта, сатучы таләп итәргә хокуклы булган, алкогольле продукция сатып алучының шәхесен таныклаучы һәм яшен ачыкларга мөмкинлек бирүче документлар исемлеген раслау турында» 2011 нче елның 15 нче апрелендәге № 524 боерыгы нигезен-дә, әлеге документларга түбәндәгеләр керә:

1. Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе гражданинының шәхесен раслаучы Россия Федерациясе гражданины паспорты.

2. Гражданнарның гомуми чит ил паспорты.

3. Россия Федерациясе гражданинының вакытлыча шәхес таныклыгы.

4. Моряк паспорты (морякның шәхес таныклыгы).

5. Дипломат паспорты.

6. Хезмәттәге (служебный) паспорт.

7. Хәрби хезмәткәрнең шәхес таныклыгы яки Россия Федерациясе гражданинының хәрби билеты.

8. Чит ил гражданины паспорты.

9. Россия Федерациясендә яшәүгә рөхсәт язуы (вид на жительство).

10. Россия Федерациясендә вакытлыча яшәүгә рөхсәт.

11. Качак таныклыгы.

12. Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча сыену урыны бирелү турында таныклык.

Бу - тулы исемлек.

Кулланучыларның хокукларын яклау буенча консультацияне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәреннән алырга мөмкин.

Адресыбыз: Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94 нче йорт. Телефон: (8-843) 277-94-96.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев