Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Намус һәм вөҗдан белән хөкем итәргә ант эчәм

Биектау район судына яңа хөкемдар (судья) тәкъдим ителде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары - әләмнәр алдында яңа хөкемдар Төхвәтуллин Илшат Илгизәр улы үзенең вазифаларын чиста намус һәм гаделлек белән башкарырмын, бары тик законга гына буйсынып, тугрылык һәм вөҗдан белән хөкем итәрмен, дип тантаналы рәвештә ант итте. Район суды...

Биектау район судына яңа хөкемдар (судья) тәкъдим ителде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары - әләмнәр алдында яңа хөкемдар Төхвәтуллин Илшат Илгизәр улы үзенең вазифаларын чиста намус һәм гаделлек белән башкарырмын, бары тик законга гына буйсынып, тугрылык һәм вөҗдан белән хөкем итәрмен, дип тантаналы рәвештә ант итте.

Район суды рәисе Айдар Галиәкбәров Татарстан Республикасы Югары суды, республиканың судьялар берләшмәсе, республиканың суд Департаменты идарәсе, район суды коллективы һәм җәмәгать хөкемдарлары исеменнән Илшат Төхвәтуллинны тантаналы ант итүе белән кайнар котлады, аңа законга хезмәт итүгә багышланган катлаулы һәм четерекле эшендә уңышлар теләде.
Айдар Фатих улы аңа хөкемдарның иң мөһим һәм даими төп билгесе булган мантия (ябынча) тапшырды. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин исеменнән яңа хөкемдарны район Советы аппараты җитәкчесе Н.А.Газеев котлады.

Илшат Төхвәтуллинның тәрҗемәи хәле (биографиясе):
1985 елда Казан шәһәрендә туа;
2007 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый, "юрист" квалификациясен ала;
елның августыннан "Сафари-клуб" ҖЧҖ- дә - юрист;
2007 елның декабреннән хәрби хезмәткә алына;
2008 елның декабреннән - ТР Эчке эшләр министрлыгының "Каравыл" идарәсендә өлкән инженер;
2009 елның июленнән - ТР прокуратурасының Яр Чаллы районара тикшерү бүлегендә тикшерүче һәм өлкән тикшерүче; ТР прокуратурасының Питрәч районара тикшерү бүлегендә мөһим эшләр буенча тикшерүче;
2011 елның гыйнварыннан - ТР прокуратурасының Питрәч районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары, өлкән тикшерүче, беренче бүлекнең өлкән тикшерүчесе;
2012 елның июленнән - Татарстан Республикасы тикшерү идарәсендә мөһим эшләр буенча тикшерүче.

Өйләнгән, бер баласы бар.

Эльвира Халитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев