Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Карак тиз арада тотылды

12 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте каравылчысыннан билгесез затларның җән-лек совхозына караган суыту камерасына кереп, гомуми бәясе 44 мең сумнан артык тәшкил иткән төрле ит эшләнмәләрен урлап чыгулары турында хәбәр килә. Вакыйга урынына килеп җиткән тикшерү-оператив төркеме шунда ук алар тарафыннан ит продукциясен "кулдан"...

12 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте каравылчысыннан билгесез затларның җән-лек совхозына караган суыту камерасына кереп, гомуми бәясе 44 мең сумнан артык тәшкил иткән төрле ит эшләнмәләрен урлап чыгулары турында хәбәр килә.

Вакыйга урынына килеп җиткән тикшерү-оператив төркеме шунда ук алар тарафыннан ит продукциясен "кулдан" сатып алу турында сораштыра башлый. Сораштыру барышында ачыкланганча, аларга итне шушы ук бистәдә яшәүче бик түбән бәягә саткан. Ул 1985 елгы, төрле җинаятьләр өчен берничә тапкыр хөкем ителгән гражданин "Ж" булып чыга. Җинаять эшен тикшерү барышында аның бер кеше белән генә эш итмәве, аңа "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең тагын ике хезмәткәре булышуы ачыкланды.

Соңыннан явыз ниятле-ләрнең барысы урлауларын таныдылар һәм кылган гамәлләре өчен үкенүләрен белдерделәр. Әмма ай да үтмәде, шул ук гражданин "Ж" чираттагы җинаятен кылды - берәүләрнең фатирыннан ноутбук урлады.

13 ноябрьдә гражданка "Ж" өенә кайткач, ноутбугы югалуын абайлап ала. Ул тиз арада полициягә шалтыратып, ике сәгать элек нотубукның үз урынында булуы турында хәбәр итә. Тикшерү төркеме җинаять урынын карарга керешә. Эксперт-криминалист тарафыннан нотубук торган өстәл тикшерелә, ә анда бармак эзе табыла. Әлеге эз алына һәм "Папилон" мәгълүматлар базасында булган бармак эзләре белән чагыштырыла, шуннан җинаятьченең шәхесе ачыклана. Гражданин "Ж" ноутбукны урлавын таный.

Реклама

Бүгенге көндә җинаять эше тиешле карар кабу итәр өчен судка җибәрелде. РФ Җинаять кодексының 158 нче статьясының 2 нче өлешенең А пункты бунча гражданин "Ж"га биш елга ирегеннән мәхрүм ителү яный.

РФ Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге тарафыннан 86 җинаять эше җибәрелде. Производствода 279 эш булды. Җинаятьченең шәхесе ачыкланмау аркасында 144 җинаять эше туктатылды.

В. ХӘЙРЕТДИНОВА, тикшерү бүлеге начальнигы, юстиция капитаны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев