Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Кагыйдәләрне бозу “Биектау” сәүдә үзәген ябуга китерде

2015 елның 2 апрелендә Биектау районы суды Татарстан Республикасы, Биектау районы, Биектау авылының Большая Красная урамында 168 нче йортта урнашкан "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексыннан файдалануны тыю турындагы дәгъваны тәэмин итү тәртибендә билгеләмә чыгарды. Шушы ук көнне суд билгеләмәсе буенча Биектау районы буенча суд приставлары бүлегенә ТР, Биектау авылының Большая Красная...

2015 елның 2 апрелендә Биектау районы суды Татарстан Республикасы, Биектау районы, Биектау авылының Большая Красная урамында 168 нче йортта урнашкан "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексыннан файдалануны тыю турындагы дәгъваны тәэмин итү тәртибендә билгеләмә чыгарды.

Шушы ук көнне суд билгеләмәсе буенча Биектау районы буенча суд приставлары бүлегенә ТР, Биектау авылының Большая Красная урамындагы 168 нче йортта урнашкан "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексыннан файдалануны тыю турында башкару кәгазе килде. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу фактлары ачыкланды. Алар халык йөри торган комплекс эшләп торганда гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янау ихтималы булган 21 пункттан тора. Мәсәлән, "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексында капиталь төзелеш объектының проект документлары, инженерлык тикшерүләре нәтиҗәсенең дәүләт яки дәүләткә карамаган экспертизасының уңай бәяләмәсе, җир участогының шәһәр төзелеше планы, төзелгән объектның төзелеш таләпләренә туры килүе турында Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге чыгарган нәтиҗә юк. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы турындагы документлар да китерелмәде.

2015 елның 3 апрелендә суд приставлары башкару гамәлләрен тормышка ашыру өчен шушы урынга бардылар. Гомуми мәйданы 5360 кв. метр тәшкил иткән 5 катлы "Биектау" сәүдә комплексы янгын куркынычсызлыгына кагылышлы җитешсезлекләрне бетергәнгә кадәр ябылды.

Монысы да мәгълүм булсын: 2015 елның 25 мартында Биектау районы судына Биектау районы прокурорының "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексы компаниясе" җаваплылыгы чикле ширкәтенә карата законсыз файдаланылуны тану, файдалануны тыю һәм сәүдә-күңел ачу үзәген сүтәргә мәҗбүр итү турындагы дәгъва гаризасы килде; прокурор, дәгъваны тәэмин итү максатында, ТР, Биектау авылының Большая Красная урамында 168 нче йортта урнашкан "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексыннан файдалануны тыюны сорады.

Югарыда күрсәтелгән гражданлык эше буенча 2015 елның 9 апреленә ике як вәкилләре катнашында беренче суд утырышы уздыру билгеләнде. Анда судка "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексыннан файдаланганда кирәкле барлык документлар китереләчәк. Тыңлау (слушание) нәтиҗәләренә нигезләнеп, дәгъва таләпләрен карау буенча төп суд утырышы билгеләнәчәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев