Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

ҖИРНЕҢ ХУҖАСЫ БУЛЫРГА ТИЕШ

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр буенча җир мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләре муниципаль власть органнары өчен өстенлекле булырга тиеш. Безнең республика Җир кодексын Россия Федерациясендә беренчеләрдән булып кабул итте һәм җирне чынлап та базар әйләнешенә кертте. Республикада җир реформасы уздыру нәтиҗәсендә 1 миллионнан артык җир участокларының хуҗалары барлыкка килде. Азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин...

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр буенча җир мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләре муниципаль власть органнары өчен өстенлекле булырга тиеш.
Безнең республика Җир кодексын Россия Федерациясендә беренчеләрдән булып кабул итте һәм җирне чынлап та базар әйләнешенә кертте. Республикада җир реформасы уздыру нәтиҗәсендә 1 миллионнан артык җир участокларының хуҗалары барлыкка килде.
Азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә идарә итүнең мөһимлеген истә тотып, шулай ук 24.07.2002 ел, № 101-ФЗ "Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр әй-ләнеше турында"гы Федераль законны тормышка ашыру, Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры Н.В.Федоровның хатын үтәү йөзеннән ТРдагы Россельхознадзор идарәсе 19.1 статьяның 3 пункты положениеләрен тормышка ашыруны аерым контрольгә алды. Анда өлешле милектә катнашучылар 2012 елның 1 июленә кадәр җир участокларын межалау проектын раслау турында карар кабул итмәсәләр яки өлешле милектә булган җир участогына үзләренең милек хокукын теркәмәгән булсалар, әлеге җир участогы урнашкан урын буенча җирле үзидарә яки шәһәр округы органы 2013 нче елның 1 июленә кадәр түбәндәгеләрне эшләргә тиеш:
1) көн тәртибенә әлеге Федераль законның 14 статьясы 3 пунктында күрсәтелгән мәсьәләләрне кертеп, гомуми җыелышлар уздырырга;
2) җир участокларын межалау проектын әзерләүне тәэмин итәргә;
3) җир участокларын оештыру буенча гомуми җыелышның расланган карарында җир участокларын межалау проекты белән күздә тотылган кадастр эшләрен уздыруны тәэмин итәргә.
Муниципаль район башлыкларына әлеге закон положениеләрен тормышка ашыру буенча күрелгән чаралар турындагы мәгълүматны һәр айның 5 сенә кадәр җир күзәтчелеге бүлегенә тапшыру үтенече белән хатлар җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев