Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

ҖИР ЗАКОНЫН БОЗУНЫҢ ИҢ ТАРАЛГАН ТӨРЛӘРЕ

2012 елда Татарстан Республикасындагы Росреестр Идарәсе җир законнарын бозуның 11 меңнән артык очрагын теркәде. Нигездә болар - җир участогын үз белдегең белән алу яки аннан хокук теркәүче тиешле документлар булмаган килеш файдалану. Мондый хокук тәртибе бозуларның иң күбесе Казанда - 986. Биектау районында 71 очрак ачыкланды. Җир законнарын юридик затлар...

2012 елда Татарстан Республикасындагы Росреестр Идарәсе җир законнарын бозуның 11 меңнән артык очрагын теркәде.
Нигездә болар - җир участогын үз белдегең белән алу яки аннан хокук теркәүче тиешле документлар булмаган килеш файдалану. Мондый хокук тәртибе бозуларның иң күбесе Казанда - 986. Биектау районында 71 очрак ачыкланды.
Җир законнарын юридик затлар да, физик затлар да боза, әмма күпчелекне гади гражданнар тәшкил итә. Татарстанда җир участогын үз белдегең белән алу яки аннан хокук теркәүче тиешле документлар булмаган килеш файдалануга кагылышлы 7290 очракның 6187се физик затларга карый. Биектау районында - 71 очракның 67се.
Кагыйдә буларак, җир участогыннан законсыз файдалану аны киртәләп алуда, анда корылмалар һәм биналар төзүдә, авыл хуҗалыгы һәм башка культуралар чәчүдә яки утыртуда, җир участогына аның законлы хуҗаларын, контрольлек итүче органнарны якын җибәрмәүдә чагыла.
РФ Административ хокук тәртибе бозулар кодексының 7.1 статьясы нигезендә хокук тәртибе бозуның әлеге төре өчен административ җаваплылык - штраф күздә тотылган: гражданнар өчен 500 сумнан бер мең сумга кадәр, вазифалы затларга - 1000нән 2000 сумга кадәр, юридик затларга - 10000нән 20000 сумга кадәр.
Узган ел, мәсәлән, Татарстан Республикасындагы Росреестр Идарәсе дәүләт җир инспекторларының әлеге статья буенча тәртип бозулар өчен салган штрафлары 6 млн. сумнан артып китте.
Моннан тыш, гаеплене административ җаваплылыкка тарту, аның билгеләгән штрафны түләве аны тәртип бозуны бетерү бурычларыннан азат итми. Үз белдегең белән алган очракта җир участогын хуҗасы, милекчесе, файдаланучы яки арендага алучы, власть органы яки җирле үзидарә органы файдалана алырлык хәлгә китерергә һәм тапшырырга кирәк.
Җир законнарын бозу белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасындагы Росреестр Идарәсенең Биектау бүлегенә мөрәҗәгать итегез: Биектау районы, Биектау тимер юл станциясе поселогы, Мәктәп урамы, 17 нче йорт. Тел. 884365 (2-38-55).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев