Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Җинаять эшенә нокта куелды

Алдан тикшерү органнары М.га карата аның 2015 елның 10 нчы маенда Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Чыпчык авылында 15.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәрге вакытта ызгышкан чакта, З.ны, ике йодрыгы белән дә башына кимендә 7 тапкыр сугып, шулай ук, башыннан тотып, мичнең ачык тимер капкачына маңгае белән бәреп үтерүе турында гаепләү...

Алдан тикшерү органнары М.га карата аның 2015 елның 10 нчы маенда Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Чыпчык авылында 15.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәрге вакытта ызгышкан чакта, З.ны, ике йодрыгы белән дә башына кимендә 7 тапкыр сугып, шулай ук, башыннан тотып, мичнең ачык тимер капкачына маңгае белән бәреп үтерүе турында гаепләү белдерелде.

Суд тикшерүе вакытында хөкем ителүченең бу гамәлләренә бирелгән әлеге квалификация җинаять эше буенча тупланган дәлилләр җыелмасы белән гадел раслану тапмады. Хөкем ителүче эшне тикшерү барышында үтерү кебек явыз нияте булмавын инкарь итте.

Суд шундый нәтиҗә чыгарды: хөкем ителүченең гамәлләре нәтиҗәсендә зыян күрүченең тормыш өчен мөһим әгъзасы - башына, көч кулланып, физик йогынты ясала, бу хөкем ителүчедә кеше сәламәтлегенә белә торып зыян китерү уе булуын раслый һәм Россия Федерациясе Җинаять кодексының 111 статьясы 4 нче өлеше буенча квалификация бирүче билге булып тора.

Суд, хөкем ителүченең гаебен расланган дип санап, алдан тикшерү ор-ганнары, шулай ук дәүләт гаепләве вәкиленең хөкем ителүченең гамәлләрен Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 статьясы 1 өлеше буенча үтерү, ягъни башка кешене белә торып үтерү дип квалификацияләвен ялгыш дип бәяләде һәм хөкем ителүченең кылган гамәлен Россия Федерациясе Җинаять кодексының 111 статьясының 4 өлеше буенча кеше сәламәтлегенә, белә торып, куркыныч тудырырлык авыр зыян китерү һәм моның саксызлык буенча зыян күрүченең үлеме белән тәмамлануы дип квалификацияләде. Хөкем ителүчедә зыян күрүчене гомереннән мәхрүм итү кебек явыз ният булуы суд утырышында җинаять эше буенча тупланган дә-лилләр белән гадел раслану тапмады.

Реклама

Җәзаның төрен һәм чараларын билгеләгәндә суд җинаятьнең нинди шартларда кылынуын, кешенең тормышы һәм сәламәтлегенә каршы юнәлтелгән, белә торып кылган җинаятьнең җәм-гыять өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуын, аеруча авыр җинаятьләр категориясенә караган тәмамланган җинаятьнең җәмгыять өчен куркынычлылык дәрәҗәсен, хөкем ителүченең шәхесе турындагы мәгълүматларны, шулай ук билгеләнгән җәзаның М.ның төзәлүенә һәм аның гаиләсенең тормыш шартларына йогынтысын исәпкә алды. Хөкем ителүче үзенең гаебен таныды, бу гамәленә үкенүен белдерде, килеп, гаебен икърар (чистосердечное признание) итте.

Суд карары нигезендә хөкем ителгән М. җинаять кылуда гаепле дип танылды, ул сигез елга ирегеннән мәхрүм ителде, җәза срогы каты режимлы төзәтү колониясендә үтәләчәк. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Фото http://vesorel.com/?tag=%D1%81%D1%83%D0%B4%D1%8B&paged=1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X