Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Хокук һәм закон сагында

Прокуратура хезмәт-кәрләре көне ел саен 12 гыйнварда билгеләп үтелә. Ул 1995 елның 29 декабрендә Россия Федерациясе Президенты Указы белән кертелде. 2014 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасына 292 ел тулды. Дәүләт институты буларак, прокуратура һәрвакытта да үзенчәлекле урын алып торды. Аның күзәтү-контрольлек итү бурычлары җирле структуралардан мәгълүм бәйсезлекне күздә тотты. Россия...

Прокуратура хезмәт-кәрләре көне ел саен 12 гыйнварда билгеләп үтелә. Ул 1995 елның 29 декабрендә Россия Федерациясе Президенты Указы белән кертелде. 2014 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасына 292 ел тулды. Дәүләт институты буларак, прокуратура һәрвакытта да үзенчәлекле урын алып торды. Аның күзәтү-контрольлек итү бурычлары җирле структуралардан мәгълүм бәйсезлекне күздә тотты. Россия дәүләтендә прокурорлар сатылмас-намуслы гына түгел, ә бәлки читтән йогынты ясаулардан да бәйсез булырга тиешләр. Бу безгә кадәр эшләүчеләрдән калган мөһим таләпләрнең берсе. Прокуратура бүген дә, моннан өч йөз ел элеккеге кебек, дәүләтне намуссыз, закон бозучы гражданнардан һәм гражданнарның үзләрен дәү-ләтнең гаделсезлегеннән яклау бурычын үти. Дәүләтнең яңа тарихында прокуратура органнарына гаделсезлек һәм законсызлыкка каршы тору кыен булган чорлар да күзәтелде.

Прокуратура органнары җинаятьчелеккә каршы көрәштә хокук саклау органнары эшчәнлеген җайлаштыруда да (координацияләү) актив катнашалар. Прокуратура элек-электән шәхес мәнфә-гатьләре сагында торды һәм тора.

Узган ел Биектау районы прокуратурасы гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, дәүләт һәм җәмгыятьнең законлы мәнфәгатьләрен саклау максатында күп эшләр башкарды. Гражданнарның 662 мөрәҗәгате каралды. Аларның өчтән бере нигезле дип танылды һәм гражданнарның бозылган хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен торгызу буенча конкрет чаралар күрелде. Прокурор һәм аның урынбасарлары районның 200 кешесен кабул иттеләр, аларга квалификацияле ярдәм күрсәтелде.

2013 елда район прокуратурасы 2 меңнән артык закон бозу очрагын ачыклады. Бетерү максатында 428 тәкъдим кертелде, аларны караганнан соң 493 вазифалы кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Законсыз хокукый актларга 180 протест белдерелде, алар каралды һәм канәгатьләндерелде.

Прокуратура катнашканнан соң закон бозулар бетерелде. Дәүләт, гражданнарның мәнфәгатьләрен яклап, судларга меңнән артык дәгъва юлланды, аларның өчтән ике өлеше - исәпләнгән, әмма түләнмәгән хезмәт хакын түләттерү турындагы гаризалар. Гомуми күзәтү тикшерүләреннән соң 25 җинаять эше кузгатылды.

Гражданнарның хезмәт хокукларын саклауга даими игътибар бирелә, прокуратура органнары, коммуналь хезмәтләр күр-сәтүдә гражданнарның мәнфәгатьләрен яклап, торак-коммуналь өлкәдә закон бозуларны үз вакытында ачыклыйлар һәм принципиаль мөнәсәбәттә торалар. Контрольлек
итүче органнар, дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан дәүләт контроле (күзәтүе) уздырылганда, эшмәкәрлек эшчәнлеген тормышка ашыру барышында административ тыюлар билгеләүче хокукый актлар төзегәндә һәм кече, урта бизнес субъектлары эшчәнлегенә контроль (күзәтү) кирәгеннән артык булганда эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларының хокуклары үтәлүгә элеккечә үк җитди игътибар бирелә.

Узган елда экология иминлеген тәэмин итүгә, табигатьтән рациональ файдалануга, гражданнарның уңайлы әйләнә-тирә мохиткә Конституциядә күздә тотылган хокукларын үтәүгә юнәлтелгән актив эш алып барылды. Гражданнарны тору урыны буенча теркәгәндә федераль закон таләпләренең үтәлүенә зур игътибар бирелде. Прокурор тикшерүе вакытында Биектау авылында торак мәйданы 93,9 кв. метр тәшкил иткән бер йортта 62 кеше теркәлгән булуы ачыкланды. Тикшерү нә-тиҗәләре буенча торак биналарда күпләп тер-кәлгән, әмма анда яшә-мәүче гражданнарны тору урыны буенча теркәлү исәбеннән тө-шерү турындагы таләп белән Федераль миграция хезмәте органнарына 30 дәгъва гаризасы юлланды.

Район прокуратурасы хезмәтендәге төп юнәлеш-ләрнең берсе балигъ булмаганнар турындагы законнарның үтәлүенә контроль булды. 2013 елда мәгариф өлкәсендәге законнарның үтәлүе, белем бирү учреждениеләренең укытуны тормышка ашыруга әзерлеге, караучысызлык һәм хокук тәртибе бозуларга профилактиканың ничек уздырылуы тикшерелде.

Район прокуратурасы җир законнарының үтәлүен тикшергәндә гражданнардан законсыз рәвештә теркәлгән җир участокларын алу турында судка 15 дәгъва гаризасы юллады.

Җинаять эшләре буенча судларда дәүләт гаепләвен яклау прокурорлык эшчәнлегендә мөһим бурыч булып тора. Суд барышында прокурорлар катнашуы гадел суд карарлары чыгарылуга шактый ярдәм итте. 2013 нчы елда район прокуратурасы хезмәткәрләре 175 җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар белән үзара килешенеп эшләүдә коррупциягә каршы көрәш, хезмәт урыныннан явыз ният белән файдалануларны ачыклау һәм бетерү, дәүләт һәм муниципаль хезмәт турындагы законнарның тормышка ашырылуын күзәтүнең сыйфатын күтәрү чаралары күрелә. Прокуратураның коррупциягә каршы тору өлкә-сендәге күзәтү тикшерүләре материаллары буенча тикшерү органнары 20 җинаять эше кузгаттылар. 2013 елда прокуратура судка гаепләү нәтиҗәсе белән коррупция юнәлешендәге 2 җинаять эше юллады. Суд аларны карады һәм гаепләү карарлары чыгарды. Хезмәт урынындагы җинаять өчен 3 вазифалы кеше хөкем ителде.

Район прокуратурасында үзләрен законга хезмәт итүгә багышлагган квалификацияле, тырыш кешеләр эшли. Алар белемнәрен даими арттыралар, намус кушуы буенча эш итәләр, Россия прокуратурасының иң яхшы традицияләрен саклыйлар һәм камилләштерәләр.

Гомерләренең күп елларын уртак эшебезгә багышлаган, район прокуратурасын үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш керткән ветераннарга аеруча рәхмәтлебез. Бүгенге көндә хезмәт куючыларга да, прокуратура органнарында яңа гына эшли башлаучыларга да изге теләкләребезне юллыйбыз.

Фәнис ГАЙФУЛЛИН, Биектау районы прокуроры, өлкән юстиция советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев