Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Хезмәткә багышланган гомер

Отставкага чыгу кеше тормышында аерым бер урын алып тора. Ә инде бу вакыйга макталу, намуслы хезмәтең өчен рәхмәт сүзләре ишетү белән бергә үрелеп барса, яшәү яме дә арта, яшәешкә тирән мәгънә дә өстәлә. "Россия Федерациясендә судьялар статусы турында"гы Законның 15 статьясы 2 пункты һәм 14 статьяның 1 пункты нигезендә Биектау...

Отставкага чыгу кеше тормышында аерым бер урын алып тора. Ә инде бу вакыйга макталу, намуслы хезмәтең өчен рәхмәт сүзләре ишетү белән бергә үрелеп барса, яшәү яме дә арта, яшәешкә тирән мәгънә дә өстәлә.

"Россия Федерациясендә судьялар статусы турында"гы Законның 15 статьясы 2 пункты һәм 14 статьяның 1 пункты нигезендә Биектау район суды судьясы Кадыйр Мөҗип улы Гасимов 2009 елда мактаулы отставкага китте.
"Россия Федерациясендә судьялар статусы турында"гы Законның 7-1 статьясында күздә тотылганча, 2009 елның 22 июлендә отставкадагы Кадыйр Мөҗип улы Гасимов Биектау район судының федераль судьясы вазифаларын башкаруга җәлеп ителде. 2009 елның 30 июленнән 2010 елның 12 февраленә кадәр судья вазифаларын башкарды.
2012 елның 29 сентябреннән 2016 елның 14 гыйнварына кадәр шулай ук судья вазифаларын башкаруга җәлеп ителгән иде.
Биектау районында 36 ел буена судья булып эшләү дәверендә ул кеше башына төшкән бәла-казалар, үтенечләр, гаделлек эзләп килүләр белән бәйле йөзләгән эш карады. Карарларны үзеңнең тормыш тәҗрибәңә таянып һәм закон таләпләрен җиренә җиткереп үтәп кенә чыгарырга була.
Юрист һөнәренә килгәнче Кадыйр Мөҗип улы зур тормыш мәктәбе узды һәм аны җиңелләрдән булгандыр, дип әйтеп булмый.
Хезмәт эшчәнлеген 1967 елда ТАССРның Арча районындагы "Ярыш" колхозында гади колхозчы булып башлаган.
1969 елдан 1971 елга кадәр Киров-Чепецкида Глазов шәһәрендә армиядә хезмәт иткән. Армиядән кайтканда ул үз алдына укырга, юрист һөнәре алырга дигән максат куя.
1971 елда ул - В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультеты студенты.
1976 елның 28 апрелендә Кадыйр Мөҗип улы Биектау район судының халык судьясы итеп сайлана.
Судьяның эше кабинеттан чыгуга тәмамланмый.
Закондагы яңалыклардан һәрчак хәбәрдар булырга, тормыштан артта калмас өчен белемеңне гел арттырып торырга кирәк.
Кадыйр Гасимов төрле категориядәге эшләрне судта карау тәҗрибәсенә гомуми нәтиҗә чыгаруларны югары һөнәри дәрәҗәдә уздырды. Һәм аннан соң җәмәгать һәм федераль судьялар катнашында фикер алышулар булды.
Кадыйр Мөҗип улына җаваплылык, үз дигәнендә нык тору, һөнәри осталык һәм тирән белем, сизгерлек, кешеләргә игътибарлылык кебек сыйфатлар хас.
Россия Федерациясе Президентының 2005 ел 30 июнь Указы нигезендә Кадыйр Гасимов "Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә" медале, намуслы хезмәте өчен 2007 елда II дәрәҗә "Россия Федерациясенең суд системасындагы казанышлары өчен" дигән медале белән бүләкләнде.
Гадел хөкемне тормышка ашыруда ирешкән уңышлары өчен Татарстан Республикасы Югары суды, республиканың суд Департаменты Идарәсенең Рәхмәт хатларына лаек булды.
Кадыйр Мөҗип улы озак еллар үзе кебек тәҗрибәле судьялар Харис Вәлиуллов, Андрей Рассохин белән бер-берсен аңлашып эшләделәр.
Коллективка килгән яшьләр аларның тәҗрибәсенә, зирәклегенә таянып эш иттеләр.
Юридик мәсьәләләрдә тирән белемле судья К.Гасимов законнарны камил белүен көндәлек эшендә оста кулланды, хезмәтен зур җаваплылык белән башкарды.
Эшләрне тиешле срогында карады. Аның рәислегендә суд утырышлары процессуаль нормаларны төгәл үтәп уздырылды, эшкә кагылышлы вакыйгалар, дәлилләр җентекләп өйрәнелде. Хөкем карарының һәрвакыт гадел булуына иреште.
Судья К.Гасимов үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата таләпчән, хезмәттәшләре, эш буенча үзенә мөрәҗәгать итүчеләр белән итагатьле сөйләште, коллективта абруе зур булды. Аңа күп тапкырлар район суды рәисе вазифаларын да башкарырга туры килде.
1981 һәм 1985 елларда Мәскәү шәһәрендә Россия гадел хөкем академиясендәге курсларда квалификациясен күтәрде. Бишенче квалификация классына ия.
Кадыйр Мөҗип улы судьялар берләшмәсенең җәмәгать тормышында актив катнашты һәм беренче көннәрдән үк "Судьяларның Россия берләшмәсе" Гомумроссия җәмәгать оешмасына керде.
"Биектау хәбәрләре" газетасында Гасимовның суд эше, шулай ук законнарны аңлатып язган мәкаләләре еш чыкты.
Хәзерге вакытта лаеклы ялда, мактаулы отставкада булса да, Биектау район суды коллективының җәмәгать тормышында актив катнаша, тормыш һәм һөнәри тәҗрибәсе белән уртаклаша. Моның өчен район суды рәисе А.Галиәкбәров аңа коллектив исеменнән зур рәхмәт белдерә.
Кадыйр Мөҗип улына узган чордагы эшләрне искә алып, бүгенге көн турында уйлап яшәвен телибез.
Күңелегез һәрчак яшь калсын, яңа үрләр яулагыз. Сәламәт, күтәренке күңелле булыгыз!
Эльвира ХАЛИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев