Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Хезмәт кодексында үзгәрешләр

Хәзер эш бирүче хезмәткәргә хезмәт хакын түләү срогын бозган өчен акчалата компенсация күләме турында белдерергә тиеш. Хезмәт законнарында үзгәрешләр булуга бәйле рәвештә Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 23.04.2012 нче ел, № 35-ФЗ Федераль законында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 136 нчы статьясы положениеләренә төзәтмәләр кертелүен хәбәр итә. Үзгәрешләр...

Хәзер эш бирүче хезмәткәргә хезмәт хакын түләү срогын бозган өчен акчалата компенсация күләме турында белдерергә тиеш.
Хезмәт законнарында үзгәрешләр булуга бәйле рәвештә Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 23.04.2012 нче ел, № 35-ФЗ Федераль законында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 136 нчы статьясы положениеләренә төзәтмәләр кертелүен хәбәр итә. Үзгәрешләр хезмәт хакын түләгәндә эш бирүченең хезмәт хакының состав өлешләре, күләме һәм нәрсәләргә тотылып калынуы турында гына түгел, ә бәлки хезмәткәргә язылган башка суммалар, шул исәптән хезмәт хакын түләү срогын бозган өчен акчалата компенсация, отпуск акчасы, эштән киткәндә бирелә торган һәм хезмәткәргә тиешле башка түләүләр турында да язма формада һәр хезмәткәргә белдерергә тиешлегенә кагыла. Әлеге үзгәрешләр югарыда әйтелгән очракларда акчалата компенсация түләнмәгәндә аны суд аша алуны шактый җиңеләйтәчәк.
Исегезгә төшерәбез: РФ ХКның 236 нчы статьясы нигезендә эш бирүче хезмәт хакын, отпуск акчасын, эштән киткәндә һәм (яки) башка очракларда хезмәткәргә бирелергә тиешле түләүләр срокларын бозганда эш бирүче аларны, түләү өчен билгеләнгән сроктан соң килүче көннән башлап, түләнергә тиешле көнне дә кертеп, тоткарланган һәр көн өчен срогында түләнмәгән суммалардан РФ Үзәк банкының банкларга күчерелгән акчаны кире таләп итүнең (рефинансирование) бу вакытта гамәлдә булган ставкасының өч йөздән бер өлешеннән дә ким булмаган күләмендә процентлар (акчалата компенсация) белән түләргә тиеш. Күрсәтелгән акчалата компенсация эш бирүченең гаебе булу-булмауга бәйсез рәвештә түләнергә тиеш.
Моннан тыш, әлеге Федераль закон нигезендә РФ ХКның 236 статьясы хезмәткәргә түләнә торган акчалата компенсация күләмен моңарчы гамәлдә булган законда күздә тотылганча, коллектив яки хезмәт килешүе белән генә түгел, ә оешманың локаль норматив акты нигезендә арттыру мөмкинлеге турындагы положение белән дә тулыландырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев