Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Гаризагызны кабул итәргә тиешләр

Хөрмәтле биектаулылар! Эчке эшләр органнарының һәр хезмәткәре өчен гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, аларга кирәкле ярдәмне күрсәтү өстенлекле юнәлеш булып тора. Россия Федерациясенең хокук саклау органнары министрлыклары 2005 нче елның 29 нчы декабрендә боерык чыгарган иде. Аның нигезендә, хокук саклау органнарының кайсы гына вәкиленә мөрәҗәгать итсәгез дә, мөрәҗәгатегез игътибардан читтә...

Хөрмәтле биектаулылар!
Эчке эшләр органнарының һәр хезмәткәре өчен гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, аларга кирәкле ярдәмне күрсәтү өстенлекле юнәлеш булып тора. Россия Федерациясенең хокук саклау органнары министрлыклары 2005 нче елның 29 нчы декабрендә боерык чыгарган иде. Аның нигезендә, хокук саклау органнарының кайсы гына вәкиленә мөрәҗәгать итсәгез дә, мөрәҗәгатегез игътибардан читтә калмаячак.

Генераль прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Юстиция министрлыгы, Федераль иминлек хезмәте, Икътисад һәм үсеш министрлыгы, Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәтенең "Җинаятьләрне бердәм исәпкә алу турында" № 39/1070/1021/253/780/353/399 уртак боерыгы буенча, бу службаларның теләсә кайсы хезмәткәре Сезнең булган вакыйга хакындагы гаризагызны яки хәбәрегезне кабул итәргә һәм аның буенча тикшерү оештырырга тиеш.

Реклама

РФ Эчке эшләр органнарының җинаятьләр һәм фаҗигале хәлләр хакындагы хәбәрләрне һәм гаризаларны карау буенча эшчәнлеге РФ Эчке эшләр министрлыгының "Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының территория органнарында җинаятьләр, административ хокук бозулар, фаҗигале хәлләр хакындагы хәбәрләрне һәм гаризаларны кабул итү, теркәү һәм хәл итү тәртибе турында" 2014 елның 29 нчы августындагы № 736 боерыгы нигезендә оештырыла. Җинаять яки фаҗигале хәлнең кылыну урынына һәм вакытына, шулай ук мәгълүматларның тулылыгына һәм бирелү формаларына бәйсез рәвештә, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының территория органнарына кергән барлык хәбәрләр һәм гаризаларның тәүлек әйләнәсе кабул ителүе мәҗбүри. Шушы ук боерык әлеге хәбәрләр һәм гаризаларны кабул итү, теркәү һәм хәл итү буенча вәкаләтләрне башкаргандагы гамәлләрнең сроклары, эзлеклелеге дә билгеләнә. Әгәр җинаять, административ хокук бозу яки фаҗигале хәл эчке эшләр органнары вәкаләтенә кермәсә яки Россия Эчке эшләр министрлыгының башка территория органы хезмәт күрсәтә торган җирдә кылынган булса, Россия Федерациясе законнарына һәм бүтән норматив хокукый актларына тәңгәл рәвештә теркәлгәннән соң, булган барлык материаллар тиешле оешмаларга яки Россия Эчке эшләр министрлыгының тиешле территория органына тапшырыла. Гаризаны яки хәбәрне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча, эчке эшләр органының вәкаләтле хезмәткәре карар кабул итә һәм карар кабул ителгәннән соң 24 сәгать эчендә гариза бирүчегә җавап җибәрә. Гариза бирүчегә аның әлеге карарга карата шикаять белдерү хокукы һәм шикаять белдерү тәртибе дә аңлатыла.

Әзерләнүче яки кылынган хокук бозу турындагы теләсә нинди мәгълүматны хәбәр итәргә мөмкин булган телефоннарны исегезгә төшерәбез:

- Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенең кизү тору часте - 02, 2-40-02;
- Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының «ышаныч телефоны» - 2- 91-20-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев