Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

ЭШ СӘГАТЬЛӘРЕ ЧИКЛӘНМӘГӘН

РФ Эчке эшләр министрлыгының «Биектау» муниципальара бүлегенең участок полиция вәкиле Сәлахов Динар Илдар улы турында язарга телим. Без бик күп һөнәрләрне тынгысыз, мәшәкатьле дип әйтәбез. Мәсәлән, укытучы һөнәре безнең өчен иң авыр хезмәтләрнең берсе. Врач хезмәтен шулай ук тынгысыз дип исәплибез. Үзем аралашкач, якыннан белгәч, полиция хезмәткәренең, бигрәк тә участок...

РФ Эчке эшләр министрлыгының «Биектау» муниципальара бүлегенең участок полиция вәкиле Сәлахов Динар Илдар улы турында язарга телим.
Без бик күп һөнәрләрне тынгысыз, мәшәкатьле дип әйтәбез. Мәсәлән, укытучы һөнәре безнең өчен иң авыр хезмәтләрнең берсе. Врач хезмәтен шулай ук тынгысыз дип исәплибез. Үзем аралашкач, якыннан белгәч, полиция хезмәткәренең, бигрәк тә участок инспекторының хезмәте авырлардан да авыры икән дигән нәтиҗәгә килдем.
Динар Илдар улы 1995 елда Мүлмә урта мәк-тәбен тәмамлый. Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, армия сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач гади милиционер булып 2000 нче елда хезмәт юлын башлый. Һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максаты белән читтән торып югары уку йортын тәмамлый. "Хокук саклау буенча юрист" белгечлеге ала.
2007 елда эшен үзенең туган авылында, туган җирендә полициянең участок вәкиле вазифасында дәвам итә. Хокук саклау хезмәтендә аның 12 ел хезмәт стажы бар. Бүгенге көндә Динар капитан дәрәҗәсендә.
Хәзерге вакытта аның тәрбиясендә әнисе Рәхимә ханым, тормыш иптәше Рәзинә, балалары - кызы Ралинә, улы Инсаф. Әнисе Рәхимә ханым югары белемле, гомере буе Мүлмәдә ферма мөдире һәм зоотехник хезмәтен башкарды. Хәзерге вакытта лаеклы ялда, оныкларын тәрбияләргә булыша, хуҗалык эшен алып бара. Тормыш иптәше Рәзинә Рәис кызы югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, әлегә кечкенә бала белән декрет ялында. Кызы Ралинә быел гына 1 нче сыйныфка укырга керде. Үзенең белемнәрне яхшы үзләштерүе белән дәү әнисен, әти-әнисен сөендереп тора. Улы Инсафка әле 2 генә яшь.
Динарнын бертуган абыйсы һәм сеңлесе бар. Алар инде үз гаиләләре белән яшиләр. Бик туган җанлы, игелекле кеше ул.
Йортта ир-ат үзе генә булгач авырлыклар да аның җилкәсендә. "Авыл җирендә яшәүче, бюджет өлкәсендә эшләүче яшьләрне торак белән тәэмин итү" программасы нигезендә, дуслары, туганнары, күршеләре ярдәмендә бер ай дигәндә өй салып чыкты, каралты-курасын яңартты. Әйтүе генә ансат, барысы артыннан үзенә йөрергә, табарга кирәк. Күпме көч һәм энергия сарыф ителә. Бу вакыттагы авырлыкларны үзе һәм янында яшәүчеләр генә белде инде.
Хәзер инде Динарның хезмәте турында языйм. Бик тынгысыз, алны-ялны күрми торган, эш сәгатьләре чикләнмәгән хезмәт бу. Аның бер генә минутка да телефоны тынып тормый: кемгәдер ярдәм кирәк, күршеләр үзара тыныша алмый, эчкечеләр гаиләләренә тынычлык бирми һәм башка мең дә бер төрле гозер белән, тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан, мөрәҗәгать итәләр аңа. Ярый әле, хәзер машина бирделәр, ә аңарчы, ничек җаен таба, шулай йөрде. Ул берәүнең дә үтенечен игътибарсыз калдырмый. Кешеләрне тыңлый белә, үзенең фикерен әйтә, киңәшен бирә. Сәләтле, кеше белән уртак тел таба, тыйнак, ярдәмчел, кыю, тапкыр. Хезмәттәшләре дә аны шушы уңай сыйфатлары өчен хөрмәт итәләр. Өстәлдәге бүленгән ашын ашамыйча, ягылган әзер мунчага да керә алмыйча чыгып йөгергән вакытлары күп аның.
Ул җинаятчелеккә каршы көрәшкә һәм гражданнарның законлы хокукларын тәэмин итүгә күп көчен куя. Әле үз участогында гына түгел, хезмәт-тәшләрен дә алмаштырып торырга кирәк була. Көне буе гражданнарның чакыруыннан соң гына, төне буе язу-сызу белән утырасы. Коркачык станциясенең полиция участогы бүлмәсендә төнгә кадәр ут яна, Динар һаман үз эшендә.
Балалар да ияләнгән инде әтиләренең алар йоклагач кына кайтуына һәм алар йокыдан уянганчы эшкә китүенә. Мендәр астында "куян күчтәнәче" күргәч кенә авызлары ерыла, димәк, әтиләре эшкә киткән. Вакыты булса, Динар балалары белән булырга, аларны кая да булса алып барып куандырырга бик ярата.
Үз эшенә бик бирелгән, таләпчән ул. Аның хезмәте беренче урында, аннан соң гына тормыш мәшәкате.
Исән-сау гына булсын. Эшләгән эшең җаныңа рәхәтлек бирсә, үзе бәхет бит ул. Теләп башкарган эштән дә яхшысы юк. Ул һәркемгә кирәк. Эштә - полиция участогы вәкиле Сәлахов Динар Илдар улы. Өйдә әнисе өчен кадерле бала (без ничә яшьтә булсак та, әниләр өчен бала), тормыш иптәшенә ныклы терәк, балаларына кадерле һәм сөекле әти. Мондый халәт әле озак еллар дәвам итсен, чөнки кеше бу тормышта үзен кемгә дә булса кирәкле итеп сизгәндә генә чын мәгъ-нәсендә бәхетле була ала. "Минем милициям мине саклый" дигән шигъри юллар яшьлек елларында ук күңелгә сеңеп калган. Сер түгел, полиция хезмәткәрләренең эше батырлыкка тиң. Шартлар таләп иткәндә, алар халык алдындагы бурычларын соң чиккәчә үтәргә әзер.
Хезмәтеңдә һәм тормышыңда уңышлар сиңа, Динар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев