Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Электроника үзенә юл яра

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы 3 нче номерлы районара инспекциясенең оператив тикшерү бүлеге начальнигы Илшат Таһир улы Биккениев белән әңгәмә. - Контроль-касса техникасын куллану эксперименты турында сөйләгез әле: аның максатлары нинди? - Татарстанда акча белән исәп-хисап ясау турында салым органнарына электрон рәвештә мәгълүмат тапшыру функциясе булган контроль-касса техникасын (ККТ)...

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы 3 нче номерлы районара инспекциясенең оператив тикшерү бүлеге начальнигы Илшат Таһир улы Биккениев белән әңгәмә.

- Контроль-касса техникасын куллану эксперименты турында сөйләгез әле: аның максатлары нинди?

- Татарстанда акча белән исәп-хисап ясау турында салым органнарына электрон рәвештә мәгълүмат тапшыру функциясе булган контроль-касса техникасын (ККТ) куллану буенча эксперимент башланды.

Мондый вазифалы контроль-касса техникасын кулланып карау өчен, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 нче елның 14 нче июлендәге "2014-2015 нче елларда кулдан бирелә торган акча белән исәп-хисап ясаганда һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда, аны теркәү һәм куллану тәртибен камилләштерү максатында, контроль-касса техникасын куллану буенча эксперимент уздыру турында" № 657 карары белән, дүрт төбәктә, шул исәптән Татарстан Республикасында да эксперимент үткәрү хакында карар кабул ителде. Эксперимент бер үк вакытта Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә дә узачак.

Экспериментны уздыруның максатлары:

- оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен финанс ягыннан нәтиҗәлелеген һәм, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатканда, кулдан бирелә торган акча белән исәп-хисап ясау һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясау турында салым органнарына ККТны кулланып мәгълүмат тапшыру технологиясен куллануның уңайлылыгын билгеләү;

- исәп-хисаплар турындагы мәгълүматны тапшыру технологиясен кулланганда, салым органнарының контрольлек итү функцияләрен башкаруының нәтиҗәлелеген билгеләү;

- исәп-хисаплар турындагы мәгълүматны тапшыру технологиясен кулланылышка кертүнең техник мөмкинлекләрен билгеләү.

- Бу проектта кемнәр катнаша?

- Яңа тәртипкә күчү ихтыярлык принцибына нигезләнә. Салым түләүчегә хәзер гамәлдә булган тәртип һәм яңа тәртип арасыннан үзе теләгәнен сайлап алырга тәкъдим ителә. Яңа тәртипкә кайчан һәм нинди күләмдә күчәчәген салым түләүче үзе хәл итә.

Пилот проектта катнашуга теләсә кайсы вакытта кушылып китәргә була. Эксперимент тәмамлану сроклары белән чиклән-мәс, дип планлаштырыла. Ягъни эксперимент кысаларында кулланылучы барлык техникадан файдалану вакыты чикләнмәгән, хәтта салым түләүченең теләге буенча, экспериментны йомгаклаганнан соң да файдаланырга мөмкин. Шулай ук салым түләүче ККТның хәзер гамәлдә булган тәртибенә кире кайтырга да хокуклы.

Экспериментта катнашуга чакырылганнарга махсус уведомление җибәре-ләчәк. Экспериментта катнашырга ризалашкан очракта, оешма яки шәхси эшмәкәр, бу хәбәрне алганнан соң 10 көн эчендә, ризалыгын язмача раслый.

Шуннан соң пилот проект-та катнашырга ризалык биргән салым түләүче фискаль мәгълүматлар операторы белән килешү төзергә тиеш. Эксперимент уздырылу чорында шундый оператор булып Россия Федераль салым хезмәтенең "Баш фәнни тикшеренү-исәпләү үзәге" Федераль дәүләт унитар предприятиесе (ФГУП ГНИВЦ ФНС) тора. Аннары салым түләүче сайтта org.test-gnivc.ru адресы буенча теркәлә.

Реклама

Контроль-касса техникасын теркәтү өчен, салым органына Интернет аша гариза бирелә. Өч көн эчендә ККТ теркәлә, салым түләүчегә теркәлү карточкасы җибәрелә.

Яңа технологиянең асылы шуннан гыйбарәт: кассаның һәрбер чегы махсуслаштырылган элемтә операторында - бәйсез һәм мәнфәгате булмаган өченче затта теркәлә, чекка уникаль номер бирелә, исәп-хисап турындагы мәгълүматка төзәт-мәләр кертү мөмкинлеге калмый.

- Бу проектның өстенлекләре нидә һәм акча белән исәп-хисап ясау турында салым органнарына электрон рә-вештә мәгълүмат тапшыру функциясе булган контроль-касса техникасын (ККТ) куллану буенча пилот проект кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

- Башкарылган операция-ләр турында мәгълүмат чын вакыт режимында фискаль мәгълүматлар операторына җибәрелә, анда ул 5 ел саклана. Сатып алучылар операциянең чыннан да башкарылганмы икәнен Интернетта тикшереп карый ала.

Бу исә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне кулланучыларның хокуклары якланганлык дәрәҗәсен күтәрү өчен шартлар тудыра; аларга, "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы закон нигезендә, таләпләренең үтәлүенә хокукларыннан файдалану мөмкинлеген гадиләштерә. Фискаль мәгълүматлар операторында касса чегы турындагы мәгълүматның булу-булмавын тикшереп карарга мөмкинлек бирүче сайтның адресы касса чегындагы реквизитларда күрсәтелә.

Шунысын да әйтим: акча белән исәп-хисап ясау турында салым органнарына электрон рәвештә мәгълүмат тапшыру функциясе булган контроль-касса техникасын кертү, салым органына бармыйча гына, контроль-касса техникасын электрон рәвештә тер-кәтүгә тулысынча күчәр-гә, шулай ук ел саен мәҗбүри кабат теркә-түдән баш тартырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, контроль-касса техникасын теркәү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү процедурасы шактый гадиләшә.

Ул очракта касса техникасының үзен карау-тикшерү һәм марка-пломба кую зарурлыгы гына түгел, теркәү процедурасында техник хезмәт күрсәтү үзәге катнашу зарурлыгы да юкка чыга. Салым органнарының һәм салым түләүченең хезмәт чыгымнарына экономия буласы күренеп тора.

Моннан тыш, мәгълүмат тапшыру функциясе булган ККТ куллануга күчү салым түләүчеләрнең ел саен тота торган чыгымнарын (электрон контроль тасма блогын ел саен алмаштыру, техник хезмәт күрсәтү үзәкләреннән техник ярдәм алу) киметергә дә ярдәм итәчәк.

Башкарылган исәп-хисаплар турындагы мәгълүмат, салым органнары тарафыннан, салым тикшерүе чараларын (камераль һәм урыннарга барып тикшерүләр) уздырганда һәм контроль-касса техникасын куллану буенча законның үтәлешен тикшергәндә файдаланылачак.

Эксперимент нәтиҗәләренә бәйсез бәя бирү максатында, эшмәкәрләрнең иҗтимагый берләшмәләрен һәм фәнни оешмаларны җәлеп итеп, ведомствоара эшче төркем оештырылды. Нәтиҗәләр 2015 нче елда чыгарылыр, дип планлаштырыла. 2015 нче елның 10 нчы мартына кадәр, башкарма хакимиятнең мәнфәгатьле органнары һәм оешмалар катнашында, эксперимент нәтиҗәләрен бәяләү үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев