Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Дактилоскопия нигә кирәк?

Дактилоскопия мәгълүматы документларны яңадан торгызу, югалган балаларны, өлкән кешеләрне эзләү, гражданинның шәхесен тәңгәлләштерү буенча шактый күп мәсьәләне хәл итәргә булыша ала. Аның үзенчәлекләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге штаб начальнигы Кадрия Латыйпова сөйли. - Тормышта бик күп күңелсез хәлләр булып тора: кешеләр хәтерләрен югалта, бәхетсез очраклар корбаны...

Дактилоскопия мәгълүматы документларны яңадан торгызу, югалган балаларны, өлкән кешеләрне эзләү, гражданинның шәхесен тәңгәлләштерү буенча шактый күп мәсьәләне хәл итәргә булыша ала. Аның үзенчәлекләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге штаб начальнигы Кадрия Латыйпова сөйли.

- Тормышта бик күп күңелсез хәлләр булып тора: кешеләр хәтерләрен югалта, бәхетсез очраклар корбаны була. Ә документларыннан башка аларның шәхесен ачыклау мөмкин түгел.

Уйламаган җирдән шундый вакыйгалар килеп чыкканда, дактилоскопия мәгълүматының ярдәме бәяләп бетергесез зур була. Менә шуңа күрә дә дактилоскопик теркәлү гражданнар өчен мөһим һәм алар мәнфәгатен күздә тотып үткәрелә. Дактилоскопия мәгълүматы - кешенең кул бармаклары очындагы папилляр сырларның урнашу үзенчәлекләре турындагы мәгълүмат. Ул һәркемнең үзенә генә хас, башкаларда кабатланмый, гомер буе үзгәрми, туган мизгелдәгечә кала. Хәзерге заманда, документлары бозылса, бәхетсезлек очраклары, һәлакәтләр, су басу, җир тетрәү, янгыннар, террорлык актлары, һава һәм тимер юл фаҗигаләре булса, дактилоскопик теркәлү үткән һәр кешенең шәхесен ачыклау гарантияләнә. Хәтерен җуюдан интеккән кешеләр өчен дактилоскопик теркәлү аеруча мөһим. Кеше үзе турында нинди дә булса мәгълүмат әйтә алмаган очракта, дактилоскопия аның туганнарына гаиләнең югалган әгъзасын табарга ярдәм итә ала.

- Бу процедура ничек башкарыла?

- Дактилоскопик теркәлү процедурасы сәламәтлек өчен зыянлы түгел, кешенең Конституциядә язылган барлык хокукларын һәм ирекләрен саклап башкарыла. РФ гражданнарының дактилоскопик теркәлүне үз ирекләре белән үтүе 1988 нче елның 25 нче июлендәге «Россия Федерациясендә дәүләт дактилоскопик теркәве турында»гы №128-ФЗ Федераль закон белән көйләнә. Дактилоскопик мәгълүматны саклау һәм файдалану шартлары аның югалуына, бозылуына һәм рөхсәтсез файдаланылуына юл куймый. Дәүләт органнары мәгъ-лүматларның хезмәт сере режимында сакланышын тәэмин итә, ә вазыйфаи затлары, саклау кагыйдәләрен бозган һәм бу мәгълүматтан законсыз файдаланган өчен, җинаять җаваплылыгына һәм административ җаваплылыкка тартыла.

- Ирекле рәвештә дактилоскопик теркәлү үтү өчен нәрсә эшләргә?

- РФ гражданнарын дактилоскопик теркәү аларның язмача гаризалары нигезендә, гариза биргән көнне үк, яшәү урынындагы Миграция федераль хезмәте идарәсе бүлекчәләре тарафыннан башкарыла. Теркәлү өчен үзең белән мондый документлар булырга тиеш: паспорт, 14 яшькә җит-мәгән балаларның туу турындагы таныклыгы, опека билгеләнү турындагы документлар.

Закон белән билгеләнгән тәртиптә акылга зәгыйфь дип танылган яки эшкә яраклылыгы суд тарафыннан чикләнгән кешеләрне, балигъ булмаган Россия Федерациясе гражданнарын дәүләт дактилоскопик теркәве аларның ата-аналары (уллыкка алучылары) яки опекуннары, химаячеләренең язмача гаризасы нигезендә һәм аларның күз алдында башкарыла.

Ирекле рәвештә дәү-ләт дактилоскопик теркәвен Россия Эч-ке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегендә үтәргә мөмкин. Безнең адрес: Биектау т. юл ст. бистәсе, Совет ур., 25. http://www.gosuslugi.ru адресы буенча алдан язылырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев