Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Бүтән гражданлыгың булса, Федераль миграция хезмәте идарәсенә хәбәр ит

2014 елның 4 августында 2014 елның 4 июнендә кабул ителгән "Россия Федерациясе гражданлыгы турында"гы 2002 ел 31.05 № 62-ФЗ Федераль законның 6 һәм 30 статьяларына үзгәрешләр кертү турында"гы 142 нче номерлы Федераль закон үз көченә керде. Закон нормасы нигезендә РФ халыкара килешүендә яки Федераль законда башкасы күздә тотылмаган булса, РФнең...

2014 елның 4 августында 2014 елның 4 июнендә кабул ителгән "Россия Федерациясе гражданлыгы турында"гы 2002 ел 31.05 № 62-ФЗ Федераль законның 6 һәм 30 статьяларына үзгәрешләр кертү турында"гы 142 нче номерлы Федераль закон үз көченә керде.

Закон нормасы нигезендә РФ халыкара килешүендә яки Федераль законда башкасы күздә тотылмаган булса, РФнең бүтән гражданлыгы, яисә тору кәгазе (вид на жительство) яки аның чит дәүләттә даими яшәү хокукын раслаучы башка чын (яраклы) документы булган гражданины икенче гражданлыгы яки чит дәүләттә даими яшәү хокукы бирүче документы булу турында башка гражданлыкны яки чит дәүләттә даими яшәү хокукы бирә торган документны алган көннән соңгы 60 көндә әлеге гражданинның РФ чикләрендә яшәү урынындагы (мондый урын булмаган очракта - РФ чикләрендә ул килгән урында, әгәр дә аның Россия Федерациясе чикләрендә яшәү урыны һәм килү урыны булмаса, ул чакта Россия Федерациясендә кайда булса - шунда) Россия Федераль миграция хезмәтенең территориаль органы бүлекчәсенә язмача хәбәр итәргә тиеш.

Россия Федерациясе чикләреннән тыш булуына бәйле рәвештә язмача хәбәр итмәгән РФ гражданины мондый хәбәрне Россия Федерациясенә килгән көннән 30 көннән дә соңга калмыйча җиткерергә тиеш.

Балигъ булмаганнар, яисә юридик хокуклылыгы чикләнгән кешеләр өчен әлеге гражданинның башка гражданлыгы яки чит дәүләттә даими яшәү хокукы бирә торган документы булу турындагы язмача хәбәрне Россия Федерациясе гражданинының законлы вәкиле югарыда күрсәтелгән срокларда бирергә тиеш.

Үз чиратында, РФ 2014 елның 4 августына, Россия гражданлыгыннан тыш, Беларусь, Армения, Әзәрбайҗан, Молдавия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Таҗикстан, Төркмәнстан гражданлыгы булганнар өчен язмача хәбәр итү срогы озайтылды.

Хәбәр итү кәгазе (уведомление) гражданинның яки РФ гражданинының законлы вәкиленең тору урыны буенча Россия федераль миграция хез-мәте идарәсенең ТР структур бүлегенә, ә аның тору урыны булмаганда, килгән урынында үзе килеп тапшырыла яки федераль почта элемтәсе бүлеге аша җибәрелә. Тору урыны һәм килү урыны булмаганда язмача хәбәр РФ кайда булса, шунда бирелә.

Язмача хәбәргә түбәндә-геләр теркәлә:

- алда әйтелгән уведомление кемгә карата бирелсә, шуның РФ гражданины паспортының күчермәсе (мәгълүматлы битләре);
- чит дәүләт паспорты яисә башка гражданлыгы булуны раслаучы икенче документның, яки чит дәүләттә даими яшәү хокукы бирүче документның күчермәсе.

18 яшькә җитмәгән яки юридик хокуклылыгы чикләнгән РФ гражданинына карата язылган хәбәр итү кәгазенә 18 яшькә җитмәгән, яки юридик хокуклылыгы чикләнгән РФ гражданинының законлы вәкиле хокукларын раслаучы түбәндәге документларның берсенең күчермәсе бирелә:

- РФ Президентының 2011 елның 13 апрелендә кабул иткән 444 нче номерлы "Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданнарының хокукларын тәэмин итү һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча өстәмә чаралар турында"гы Указында күздә тотылганча, РФ гражданинының туу турындагы таныклыгы һәм балигъ булмаган гражданинның Россия Федерациясе гражданлыгы булуын раслаучы документларның берсе (күчермәсе белән);

- опекун яки попечитель билгеләнү турында опека һәм попечительлек органы акты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев