Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

«Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексы ябык тора

«Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексы ябык тора 2015 нче елның 6 нчы маенда ТР Биектау районы суды Биектау районы прокурорының «Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексы компаниясе» җаваплылыгы чикле җәмгыятенә карата дәгъва таләбен өлешчә канәгатьләндерде. Тәгаен әйткәндә, «Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексы компаниясе» җәмгыятенең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәүче сәүдә-күңел ачу комплексын эшләтүен законсыз...

«Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексы ябык тора 2015 нче елның 6 нчы маенда ТР Биектау районы суды Биектау районы прокурорының «Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексы компаниясе» җаваплылыгы чикле җәмгыятенә карата дәгъва таләбен өлешчә канәгатьләндерде.

Тәгаен әйткәндә, «Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексы компаниясе» җәмгыятенең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәүче сәүдә-күңел ачу комплексын эшләтүен законсыз дип таныды һәм, ачыкланган хокук бозулар бетерелгәнгә кадәр, Биектау авылының Зур Кызыл урамындагы 168 нче йорт адресы буенча урнашкан сәүдә-күңел ачу комплексын эксплуатацияләүдән тыйды. Дәгъваның калган өлешен суд кире какты.

Белгәнегезчә, Биектау районы судына Биектау районы прокурорыннан «Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексы компаниясе» ҖЧҖгә карата дәгъва гаризасы кергән иде. Прокурор сәүдә-күңел ачу комплексын эшләтүне законсыз дип тануны, эшләтүдән тыюны, аны җимертүне, аны төзү һәм кулланылышка кертү турындагы ТР Биектау муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан бирелгән рөхсәтне, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе боерыгы белән расланган йомгаклау нәтиҗәсен законсыз дип тануны, 2007 нче елның 24 нче декабрендә кабул ителгән 1 нче номерлы килешү буенча сәүдә-күңел ачу комплексын сату-алуны ялган дип тануны таләп итә.

Дәгъвасын тәэмин итү максатында, прокурор «Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексын эксплуатацияләүне тыюны сорады.

Реклама

2015 нче елның 2 нче апрелендә Биектау районы суды «Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексын эксплуатацияләүне тыю турындагы дәгъваны тәэмин итү буенча билгеләмә чыгарды.

2015 нче елның 3 нче апрелендә суд приставлары, башкарма гамәлләрне кылу өчен, комплекска барды. Янгын куркыныч-сызлыгы бозылуны бетергәнгә кадәр, «Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексының гомуми мәйданы 5360 кв.м булган 5 катлы бинасы ябылды. Татарстан Республикасының Биектау районы суды карары әле законлы көченә кермәде, яклар аңа карата апелляция бирү тәртибендә шикаять белдерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев