Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Баланың чит илгә чыгуына ризалыкны ничек рәсмиләштерергә?

    Отпусклар сезоны башланды. Ата-аналар баланы диңгез буена, ә кайчакта чит илгә дә алып барырга тырыша. Еш кына баланы ялга әтисе йә әнисе генә, кайвакыт әбисе яки бабасы алып бара. Баланың өлкәннәр озатуында спорт җыеннарына, лагерьга барган чаклары да була. Чик аша узганда проблемалар килеп чыкмасын өчен, баланы чит илгә алып...

    Отпусклар сезоны башланды. Ата-аналар баланы диңгез буена, ә кайчакта чит илгә дә алып барырга тырыша. Еш кына баланы ялга әтисе йә әнисе генә, кайвакыт әбисе яки бабасы алып бара. Баланың өлкәннәр озатуында спорт җыеннарына, лагерьга барган чаклары да була. Чик аша узганда проблемалар килеп чыкмасын өчен, баланы чит илгә алып чыгу кагыйдәләрен белү мөһим.
    Соңгы елларда ул кагыйдәләр бераз үзгәрде. Баланың чит илгә чыгуына ризалыкны ничек рәсмиләштерергә, дигән сорауның юридик нечкәлекләрен газета укучыларга нотариус ярдәмчесе Гөлнур Сафина аңлата.

    Россия Федерациясе законнары буенча, әгәр балигъ булмаган гражданин илдән әти-әнисенең, уллыкка алучыларның, опекуннарының яки химаячеләренең берсе белән чыга икән, баланың чит илгә чыгуына икенчесенең ризалыгы таләп ителми. Шунысын онытмау мөһим: сүз баланың чит илгә керә алуы турында түгел, ә бары тик Россия Федерациясеннән чыгуы турында гына бара. Баланың илдән чыгуына әти-әниләрнең ризалыгы ике төрле була. Беренчесе - Россия Федерациясенең чик буе хезмәткәрләренә күрсәтү өчен бирелә, димәк, ул РФдән чыгу һәм РФгә керү тәртибе турындагы законга туры китереп рәсмиләштерелергә тиеш. Икенче төрлесен, балага виза рәсмиләштерү өчен, консуллык учреждениеләре һәм илчелекләр таләп итә. Димәк, ризалык кайсы илгә күрсәтелергә тиеш булса, виза алу өчен кирәкле ризалыкны рәсмиләштерү тәртибе шул илнең законнары белән көйләнә.

    Балаларга кагылышлы законнар һәр илдә үзенчә. Шуңа күрә, әтисе яки әнисе белән барса да, икенчесенең ризалыгыннан башка баланы Шенген килешүе илләренең күбесенә кертмәячәкләр. Кайбер илләрдә, мәсәлән, Франциядә бала чит илгә әти-әнисенең берсе белән барса да, ризалык әтисеннән дә, әнисеннән дә таләп ителә. Кайвакыт берсенең генә ризалыгы да җитә: әгәр икенчесе баланы тәрбияләүдә катнашмаса һәм аның кайда икәнлеге мәгълүм булмаса. Андый очракларда сез үзегез белән шул фактларны дәлилләүче документлар алырга тиешсез. Шуңа күрә, сәфәргә чыгарга җыенганда, үзегез барасы илнең визасын алу кагыйдәләрен консуллыктан яки илчелектән белешегез. Аларны белмәү сезгә һәм балага виза бирүдән баш тартуга сәбәп булырга мөмкин. Гадәттә, виза бирү үзәгендә баш тартуның сәбәпләрен әйтеп тә тормыйлар, отпускыгызны нинди «вак-төяк» бозганын сез белмәячәксез.

    Әгәр ир белән хатын аерылышкан булып, аларның берсе баланы чит илгә алып барырга җыенса, яисә бала үзе генә сәяхәт итәргә тиеш булса, ризалык мәсьәләсе андый парлар алдына ешрак килеп баса. Россия ФСБның Чик буе хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бала чит илгә әти-әнисеннән башка гына барганда, илдән чыгу өчен, Россия законнары нигезендә ул үзе белән паспорттан гайре тагын әтисенең йә әнисенең яисә опекуннарыннан берсенең ризалыгын да алырга тиеш. Андый ризалык, китү срогы һәм ул барырга теләгән илне күрсәтеп, нотариуста рәсмиләштерелә. Икенче әти-әнидән ризалык кирәкми. Нотариаль ризалыкның гамәлдә булу вакыты календарь датасы белән яки еллар, айлар, көннәрдә һ.б. исәпләнә торган вакыт чорының бетүе белән билгеләнә. Шулай ук срок һичшиксез булырга тиешле вакыйга күрсәтелеп тә билгеләнергә мөмкин. Мәсәлән, балигълык яшенә җитү, паспортның яки визаның гамәлдән чыгуы һ.б.

    Илдән чыгуга ризалыкны кулыгызга алганда, шуңа игътибар итегез: бөтен мәгълүматлар - сезнеке, икенчегезнеке һәм балигъ булмаган баланыкы - дөрес язылган булсын. Даталарның һәм илләр исемлегенең дөреслеген тикшерегез. Ризалыкта күрсәтелгән срок сез теләгәнгә һәм, беренче чиратта, әлбәттә, бала мәнфәгатьләренә тәңгәл килергә тиеш.

    Ризалыкта «паспортның гамәлдә булу вакыты беткәнгә кадәр» дип язылмаса яхшырак. Ә паспорт мәгълүматларыннан башка алай дип язу гомумән рөхсәт ителми, чөнки чик аша узганда, илдән чыгу срогы үтәлүен тикшерү мөмкинлеге юкка чыга. Иң яхшысы - календарьның билгеле бер көнен күрсәтү. Мәсәлән, әгәр баланың чит ил паспорты 2016 нчы елның 1 нче гыйнварында гамәлдән чыга икән, ризалыкта «ике мең уналтынчы елның беренче гыйнварына кадәр» дип языгыз. Шулай ук ризалыкта бала барырга мөмкин булган конкрет илләрне күрсәтергә кирәк.

    Әгәр баласының Россия-дән читкә чыгуына әти-әнинең берсе риза булмаса, бу хакта ул миграция хезмәтенә хәбәр итә ала. Чик сакчылары балигъ булмаган бала турындагы мәгълүматларны алгач, аңа Россиядән чыгу мөмкинлеге вакытлыча чикләнәчәк. Бу очракта илдән чыгу мәсьәләсе судта гына хәл ителә. Әгәр әтисе дә, әнисе дә балигъ булмаган баланың илдән чыгуына риза булса, нотариаль гамәл кылудан баш тартуга нигез юк, чөнки нотариус гариза бирүченең ихтыяры шундый булуга инана. Ризалык озак вакытка, мәсәлән, балигъ булганчыга кадәрле бирелсә, бала чит илдә
    яшәячәк бер яки берничә ел дәвамында ата яисә ананың ата-аналык хокукларын ничек гамәлгә ашыру мәсьәләсе ата-ананың җаваплылык өлкәсе булып тора. Бала бит анда укый яки медицина ярдәме алачак, ә ата-ананың берсе яисә икесе дә аның хәлен белергә барып йөриячәк.

    Ләкин ул очракта да бала һәм аны озатып йөрүчеләр барачак илнең үзенчәлекләрен исәпкә алырга тиеш. Бала чикне әти-әнисеннән башка, бүтән кешеләр белән бергә үтеп чыгарга җыенганда, күп илләр атаның да, ананың да ризалыгын таләп итә. Нигездә бу - Европа илләре. Андый ризалык булмаган очракта, сезнең улыгызны йә кызыгызны чиктә кире борачаклар.

    Озатып йөрүчеләре белән бергә сәяхәт иткәндә, чик аша узу өчен балага туу турында таныклык, шулай ук әтисе яки әнисенең генә ризалыгы да җитә торган илләр дә бар. Мәсәлән, Казахстан, Беларусь, Кыргызстан, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Украинага 14 яшькә җитмәгән балалар Россия гражданины булуы хакында тамга куелган яки өстәмә бите булган туу турындагы таныклык белән дә керә ала.

    Балагызның яраткан әбисе белән кая да булса баруы - бер хәл, ә инде ризалык баланы алып баручы спорт секциясе җитәкчесе исеменә бирелү - бөтенләй икенче. Аңа никадәр генә ышансагыз да, аның баланы озатып йөрү хокукларын чикләү мәслихәттер, бәлки. Әйтик, ризалыкны бары тик җәйге җыен вакытына гына, ягъни конкрет көннәрне күрсәтеп, ике-өч айга яисә тренировка йә өйрәнү сезонына (шулай ук даталарны тәгаен күрсәтеп) бирергә була. Нинди карар кабул итү әти-әниләрнең үзлә-реннән тора.

    Гражданнарны борчый торган тагын бер сорау бар, аны чик сакчыларына еш бирәләр: бала турындагы мәгълүматлар әти-әнисенең биометрик паспортына кертелгән булса, ул чит илгә чыга аламы? Россия ФСБның Чик буе хезмәтенең чик буе контроле департаменты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Даербаев аңлатма биргәнчә, бу хәл балага үз паспорты булмаган килеш Россиядән читкә чыгу хокукы бирми. Аның каравы, әгәр бала әтисенең йә әнисенең иске үрнәктәге паспортына кертелгән булып, аларның берсе белән барса, үзенә аерым паспорт булу мәҗбүри түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: