Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

БАЛАЛАР КҮЗӘТҮСЕЗ КАЛМАСЫН

Балаларның кышкы каникуллары дәвам итә. Шул уңайдан исегезгә төшерәбез - 2010 елда гамәл-гә кергән «ТРда балаларның сәламәтлегенә зыян килүне кисәтү, аларны физик, интеллектуаль, рухи һәм әхлакый яктан үстерү чаралары турында»гы Татарстан Республикасы законы нигезендә балигъ булмаганнарның әти-әниләреннән башка кичке вакытта 22 сәгать-тән 6 сәгатькә кадәр урамда булуы тыела: 1) җәмәгать...

Балаларның кышкы каникуллары дәвам итә. Шул уңайдан исегезгә төшерәбез - 2010 елда гамәл-гә кергән «ТРда балаларның сәламәтлегенә зыян килүне кисәтү, аларны физик, интеллектуаль, рухи һәм әхлакый яктан үстерү чаралары турында»гы Татарстан Республикасы законы нигезендә балигъ булмаганнарның әти-әниләреннән башка кичке вакытта 22 сәгать-тән 6 сәгатькә кадәр урамда булуы тыела:
1) җәмәгать урыннарында, шул исәптән урамнарда, стадионнарда, паркларда, скверларда;
2) җәмәгать транспортларында;
3) вокзаллар һәм аэропортларда;
4) күпфатирлы торак йортларның уртак кулланылыштагы урыннарында, балалар һәм спорт мәйданчыкларында;
5) сулыкларда һәм аларга караган җирләрдә;
6) Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәренә керүне тәэмин итү, шулай ук, сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге хезмәтләрне гамәлгә ашыру, закон белән билгеләнгән тәр-типтә алкоголь продукциясе, сыра һәм аның нигезендә әзерләнә торган эчемлекләрне ваклап сату каралган күңел ачу, буш вакытны уздыру өчен билгеләнгән объектларында булу тыела.
Балаларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә ярдәм итү чараларын тәэмин итү һәм аларга зыян килүне кисәтү буенча билгеләнгән таләпләрне үтәмәгән өчен әти-әниләр (аларны алыштыручы затлар, балалар катнашында чаралар уздыручылар) Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә административ җаваплылык йөртәләр.
3.11. статья. Балаларның сәламәтлегенә зыян килүне кисәтү һәм аларны үстерү чараларын тәэмин итү таләпләрен үтәмәү.
(4.10.2010 № 65 ТР законы белән кертелгән).
Татарстан Республикасы законы белән билгеләнгән балаларның сәламәтлегенә зыян килүне кисәтү һәм аларны үстерү чараларын тәэмин итү таләпләрен үтәмәгән өчен гражданнарга кисәтү ясала яки биш йөз сумнан алып бер мең сумга кадәр административ штраф салына; вазифалы затларга - өч мең сумнан алып биш мең сумга кадәр; юридик затларга - унбиш мең сумнан алып егерме мең сумга кадәр.
Ел дәвамында кабат кылынган гамәлләр өчен гражданнарга ике мең сум күләмендә административ штраф салына; вазифалы затларга - унбиш мең сум; юридик затларга - илле мең сум.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев