Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Алдан язылу – һәрвакыт уңайлы

Бу айдан башлап Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе белгечләренә кабул ителүгә алдан язылу Росреестрның рәсми порталы аша башкарыла. Росреестр порталы - www.rosreestr.ru аша белгечкә язылу өчен "о Росреестре" бүлегенә керергә, аннан -"контакты", соңыннан - "офисы и приемные" дигән бүлекләрне сайларга. Ачылган биттә РФ субъектын сайларга (мәсәлән, Татарстан Республикасы), алга таба...

Бу айдан башлап Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе белгечләренә кабул ителүгә алдан язылу Росреестрның рәсми порталы аша башкарыла.

Росреестр порталы - www.rosreestr.ru аша белгечкә язылу өчен "о Росреестре" бүлегенә керергә, аннан -"контакты", соңыннан - "офисы и приемные" дигән бүлекләрне сайларга.
Ачылган биттә РФ субъектын сайларга (мәсәлән, Татарстан Республикасы), алга таба - кирәкле районны (мәсәлән, Биектау), аннан соң "показать офисы" дигән бүлекне ачарга. Тәкъдим ителгән исемлектән кирәкле бүлекне сайларга һәм "предварительная запись" закладкасына күчәргә.
Аннан система тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә мөрәҗәгать итү вакытын, аның территориаль бүлекчәләрен сайларга тәкъдим ителә. Әлеге операцияне башкаргач, "алдан язылу" буенча мөрәҗәгать итүче гариза бирүчегә үзеңнең мөрәҗәгатеңнең максатын күрсәтеп катлаулы булмаган форманы тутырырга кирәк.
Әгәр барча гамәлләр дөрес башкарылса, "вы успешно записались на прием" дигән хәбәр чыга. Шулай ук әлеге хәбәрдә тагын бер кат гариза бирүче тарафыннан сайланган кабул ителү урыны, датасы һәм вакыты күрсәтеләчәк. Моннан тыш, сезнең электрон адреска уведомление киләчәк, аның буенча сез бастырып чыгару өчен штрих-кодлы талон ала аласыз. Шуны да әйтик, әлеге талонны бастырып чыгару мәҗбүри түгел, анда күрсәтелгән номерны истә калдыру да җитә.
Алдан язылу - ул һәрвакыт уңайлы, ул вакытны экономияләү һәм чиратлардан котылу чарасы.

Моны белсәгез, зыян итмәс
Күчемсез милекне тизрәк теркәргә мөмкин
Күчемсез милеккә дәүләт һәм аның белән бәйле алыш-бирешкә дәүләт теркәве уздыру сроклары 10 көнгә кадәр кыскарды. 30 июльдә 1997 елның 21 июленнән чыккан 122 нче "Күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән бәйле алыш-бирешне дәүләт тарафыннан теркәү турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертүче Федераль закон үз көченә керде. Шул рәвешле, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән бәйле алыш-бирешне дәүләт тарафыннан теркәү сроклары бу көннән башлап айлык срок түгел, 20 календарь көнен тәшкил итә. Табигый ки, хәзер 20 көн эчендә сату-сатып алу, бүләк итү килешүләре; физик/юридик затлар арасында аренда килешүләре теркәлергә тиеш: биналарның (торак/ торак булмаган биналарның) реаль өлеше килешүе буенча хокуклар, шулай ук җир участокларын межалаудан соң (5 тән артык участок барлыкка килгәндә) милек хокукы теркәлергә тиеш.
Торак биналар ипотекасына килгәндә, аны дәүләт тарафыннан теркәүгә 5 көн бирелә, җир участоклары, корылмалар, торак булмаган биналар ипотекасына - 15 көн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев