Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Алдакчылар кармагына эләкмәгез!

Агымдагы елда Татарстан Республикасында, үзләре белән без газ хезмәтендә эшләүчеләр, газ җиһазларын алыштырырга килүчеләр дип таныштырып, гражданнарның квартираларыннан әйберләр урлау фактлары теркәлде. Караклар зәңгәр төстәге махсус эш киеме кигәннәр. 2015 елның июль аенда гына да шундый 3 урлау очрагы булды. 4 июльдә көндезге сәгать 4 тә, билгесез дүрт кеше, үзләре...

Агымдагы елда Татарстан Республикасында, үзләре белән без газ хезмәтендә эшләүчеләр, газ җиһазларын алыштырырга килүчеләр дип таныштырып, гражданнарның квартираларыннан әйберләр урлау фактлары теркәлде.

Караклар зәңгәр төстәге махсус эш киеме кигәннәр. 2015 елның июль аенда гына да шундый 3 урлау очрагы булды. 4 июльдә көндезге сәгать 4 тә, билгесез дүрт кеше, үзләре белән без газ хезмәтендә эшләүчеләр дип таныштырып, Казанда яшәүче бер ханымның квартирасына керәләр, газ җиһазларын алыштыру сылтавы белән аның 130000 сум акчасын урлап чыгалар.
3 июльдә көндезге сәгать 3 тә ике билгесез кеше, без "Горгаз" хезмәткәрләре дип, Казанда яшәүче бер ир-атның квартирасына керәләр, аннан 32000 сум акча, "Самсунг" кәрәзле телефоны, ювелир әйберләре урлыйлар - квартира хуҗасына барлыгы 55000 сумлык зыян китерәләр.

Караклыкта шик төшкән кешеләрнең берсенә чама белән 30-35 яшь, уртача буйлы, өстенә футболка, зәңгәр төстәге махсус эш киеме һәм караңгы төстәге чалбар кигән.

Реклама

6 июльдә көндезге сәгать 1 ләр тирәсендә таныш булмаган өч кеше, шулай ук без "Горгаз" хезмәткәрләре дип, Казанда яшәүче бер ир-атның квартирасына керәләр, аннан 224000 сум акча урлап чыгалар. Җинаятьчеләрнең көмешсыман төстәге "Хундай Соната" автомашинасында йөрүләре ихтимал. Алда әйтелгәннәр турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең (843) 2945023, (843) 2913045, 2-40-02 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйбыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев