Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

2012 нче елгы декларация кампаниясе йомгаклары

2012 елгы декларация кампаниясенең алдан ясалган йомгаклары буенча, ТР буенча Россия федераль салым хезмәтенең 3 нче районара инспекциясенә 3- НДФЛ формасы буенча 7000 нән артык декларация килде, алардан 4000 граждан 2011 елда өстәмә керемнәр турында белдерделәр. 2012 елның 20 һәм 21 апрелендә "Ачык ишек-ләр көне" Бөтенроссия акциясе узды. Бу көннәрдә...

2012 елгы декларация кампаниясенең алдан ясалган йомгаклары буенча, ТР буенча Россия федераль салым хезмәтенең 3 нче районара инспекциясенә 3- НДФЛ формасы буенча 7000 нән артык декларация килде, алардан 4000 граждан 2011 елда өстәмә керемнәр турында белдерделәр.

2012 елның 20 һәм 21 апрелендә "Ачык ишек-ләр көне" Бөтенроссия акциясе узды. Бу көннәрдә барлык теләүчеләр 2011 елда алынган өс-тәмә керемнәр турында отчет бирү, декларация, физик затларга милек салымнары буенча салым салынуы турында күбрәк белү өчен салым инспекциясенә килә алдылар. Бондаренко урамындагы гражданнарга мәгълүматлар бирү үзәгендә салым органнары белгечләре салым декларациясен тутыру тәртибен аңлаттылар һәм программа белән тәэмин ителеш ярдәмендә 3- НДФЛ декларациясен тутырырга ярдәм иттеләр.
Отчет бирергә вакыт тапмаганнар өчен (ә 2012 елның 2 маена кадәр берничә көн калды) ТР буенча Россия федераль салым хезмәтенең 3 нче районара инспекциясенең эш вакыты турында хәбәр итәбез:
Казан шәһәре, Бондаренко урамы, 3 йорт (2 нче этаж, 206-208 кабинетлар, операцияләр залы).
2012 елның 28 апрелендә 8.30 дан 17.30 сәгатькә кадәр,
2012 елның 30 апрелендә 9.00 дан 15.00 сәгатькә кадәр,
2012 елның 2 маенда 8.30 дан 17.30 сәгатькә кадәр.

Биектау тимер юл станциясе, Профсоюз урамы, 1 нче йорт адресы буенча (Территориаль-аерымланган эш урыны).
2012 елның 28 апрелендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр,
2012 елның 30 апрелендә 9.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр,
2012 елның 2 маенда 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.

Бу көннәрдә 2011 елда өстәмә керем алучыларны көтәбез:
- күчемсез милекне (торак йортлар, фатирлар, дачалар, җир участоклары, шулай ук алардагы өлешләр һәм башкалар), транспорт чараларын һәм ким дигәндә 3 ел милек булып торган башка милекне сатучылар;
- фатирны (өйне, дачаны һәм башкаларны), автомобиль, гараж һәм башка милекне вакытлыча файдалануга (арендага) биреп торучылар;
- гражданлык-хокукый килешүләр буенча салым агентлары булып тормаучы физик затлардан эш башкарган, хезмәт күр-сәткән өчен бүләкләүләр алганнар;
- аларны түләгән вакытта салым агенты тарафынннан НДФЛ тотылып калынмаган башка керемнәр алучылар;
- лотереяларны, тотализаторларны һәм уеннар рискына нигезләнгән башка әйберләрне оештыручылардан (шул исәптән уен автоматларыннан файдаланудан) отыш алучылар:
- безнең илдән читтәге чыганаклардан керемнәр алучы Россия Федера-циясе салым резидентлары;
- физик затлардан (гаилә әгъзаларыннан һәм якын туганнардан башка) бүләккә күчемсез милек, транспорт чаралары, акцияләр, өлешләр, пайлар алучылар;
- фәнни, әдәби, сәнгать әсәрләре авторларының, шулай ук уйлап чыгарулар, файдалы модельләре һәм сәнәгать үр-нәкләре авторларының мирасчылары (хокук кабул итүчеләре) буларак үзләренә түләнә торган бүләкләү сыйфатында керемнәр алучылар.
Һәм традицион рәвештә үз керемнәре буенча отчет бирергә киләләр:
- махсус салым режимнарын кулланмаган шәхси эшмәкәрләр;
- шәхси нотариуслар;
- адвокатлык кабинетларын булдыручы адвокатлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев