Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Зур янгын кечкенә очкыннан чыга

Җәй айларында янгын чыгу куркынычы бигрәк тә арта. Бу, беренче чиратта, кызулыкка бәйле. Шулай ук янгын чыгуга терлекләргә печән әзерләү дә йогынты ясый. Кешеләр азык әзерләгәндә еш кына саклык чараларын онытып җибәрәләр. Печәнне өй тирәсенә, юл-сукмак кырыйларына өеп куярга ярамый. Кызу көнне ут кабу өчен сүнеп җитмәгән тәмәке төпчеге яки...

Җәй айларында янгын чыгу куркынычы бигрәк тә арта. Бу, беренче чиратта, кызулыкка бәйле. Шулай ук янгын чыгуга терлекләргә печән әзерләү дә йогынты ясый.

Кешеләр азык әзерләгәндә еш кына саклык чараларын онытып җибәрәләр. Печәнне өй тирәсенә, юл-сукмак кырыйларына өеп куярга ярамый. Кызу көнне ут кабу өчен сүнеп җитмәгән тәмәке төпчеге яки шырпы да җитә.

Балаларның каникулда булуы да янгыннар санын арттыра. Алар кайвакыт өлкәннәр игътибарыннан читтә калалар. Әле менә күптән түгел - 3 нче июльдә 113 нче янгын частеның элемтә пунктына Мәмдәл авылында янгын чыгуы турындагы хәбәр килеп иреште. Балаларның ут белән шаяруы сарай белән мунчаны көлгә әйләндерде. Кечкенә энесе белән өйдә калган 8 яшьлек кыз мунча алдында утын пүләненнән уенчык өй корып куймакчы була. Очраклы рәвештә шырпы кабызып җибәрә, ә аның ялкыны коры себеркегә үрмәли. Мунча алдындагы әйберләргә ут каба. Янәшәдә олылардан берәү дә булмагач, кызчык янгынны үзе сүндерергә керешә, тик булдыра гына алмый.

Исегездә тотыгыз: янгын чыккан очракта шунда ук янгын сагы бүлегенә шалтыратырга, аннан соң балалар белән куркынычсыз урынга китәргә кирәк. Әти-әниләр, балаларыгызны беркайчан да үзләрен генә калдырмагыз!

14 июльдә Биектау станциясендә Совет урамында көпә-көндез склад яна башлады. Аны сүндерергә Биектау районының 113 нче янгын частеннән, Дәрвишләр бистәсеннән, урман сагыннан, "Бөреле" постыннан, янгын-химик станциядән тугыз машина килде. Ялкын тиз арада сүндерелсә дә, мәйданы якынча 800 квадрат метр тәшкил иткән бер катлы кирпеч склад бинасы тулысынча янып бетте. Аның янәшәсендәге кечерәк кенә ачык складка да зыян килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев