Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Янгыннарга юл куймаска иде

Салкыннар башлану белән Биектау муниципаль районы территориясендә янгыннар саны артты. 2014 елның 10 ноябрендә көндезге сәгать 12дә Мәмдәл авылының Галиәсгар Камал урамында зур янгын чыкты. Янгын каралты-куралары белән 2 торак йортны көлгә әйләндерде. Аны сүндерүдә янгын сүндерү һәм шушы максатка яраклаштырылган 8 берәмлек техника эшләде. Янгында шулай ук 17 баш...

Салкыннар башлану белән Биектау муниципаль районы территориясендә янгыннар саны артты.
2014 елның 10 ноябрендә көндезге сәгать 12дә Мәмдәл авылының Галиәсгар Камал урамында зур янгын чыкты. Янгын каралты-куралары белән 2 торак йортны көлгә әйләндерде. Аны сүндерүдә янгын сүндерү һәм шушы максатка яраклаштырылган 8 берәмлек техника эшләде. Янгында шулай ук 17 баш мөгезле эре һәм вак терлекләр һәлак булды. Янгын урынында аның сәбәпләрен ачыкларга ярдәм итәргә мөмкин булган табылдыклар республика лабораториясенә анализга җибәрелде. Ялкынның тиз таралуына янгын чыгуны бик соң күреп алу һәм корылмаларның бер-берсенә якын урнашканлыгы сәбәпче була.
Хөрмәтле район кешеләре! Янгынны сүндергәнгә караганда аны булдырмый калу җиңелрәк, шуны онытмасагыз иде! Янгын чыккан очракта шунда ук "01", "112" коткару телефонына шалтыратыгыз, нәрсә януын, кайда януын һәм үзегезнең фамилияне аермачык итеп әйтегез.


Россия МЧСының ТРдагы күзәтү эшчәнлеге идарәсенең Биектау районындагы бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев