Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Янгынга каршы махсус режим

2014 нче елның 15 нче декабреннән 2015 нче елның 10 нчы гыйнварына кадәрге чорга республикада янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы күзәтчелек һәм профилактика эше идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлеге хәбәр итә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2014 нче елның 9 нчы...

2014 нче елның 15 нче декабреннән 2015 нче елның 10 нчы гыйнварына кадәрге чорга республикада янгынга каршы махсус режим кертелде.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы күзәтчелек һәм профилактика эше идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлеге хәбәр итә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2014 нче елның 9 нчы декабрендә "Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында" № 965 карар кабул ителде. Шул карар нигезендә 2014 нче елның 15 нче декабреннән 2015 нче елның 10 нчы гыйнварына кадәрге чорга республикада янгынга каршы махсус режим кертелде. Карар "Республика Татарстан" газетасында 2014 нче елның 13 нче декабрендә (чыгарылыш номеры - 182) басылып чыкты һәм 2014 нче елның 14 нче декабрендә законлы көченә керде.
1994 нче елның 21 нче декабрендәге "Янгын куркынычсызлыгы турында" № 69-ФЗ Федераль законның 6.1 статьясына тәңгәл рәвештә, 2014 нче елның 15 нче декабреннән 2015 нче елның 10 нчы гыйнварына кадәрге чорда кайбер оешмаларга карата планнан тыш күзәтчелек чаралары уздырыла. Болар: кышын балаларны ял иттерүне һәм савыктыруны оештыручы балаларны сәламәтләндерү лагерьлары; Раштуа дини бәйрәмен уздыручы дини объектлар; ел әйләнәсе эшләүче коммерциясез бакчачылык берләшмәләре (кооперативлары).

Биектау районында янгынга каршы дәүләт хезмәте хезмәткәрләре, ирекле янгын сагы әгъзалары, полиция, торак-коммуналь инспекциясе хезмәткәрләре, халыкны социаль яклау идарәләре (бүлекләре) хезмәткәрләреннән торган профилактика төркемнәре оештырылды. Алар торак йортларда гражданнар белән әңгәмәләр уздырачак.

Полиция һәм район сәүдә бүлеге хезмәткәрләре бергәләп, пиротехника әйберләрен аның өчен билгеләнмәгән урыннарда сатуны ачыклау һәм юл куймау, шулай ук Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тиешле сертификатлары (тәңгәллек турындагы декларацияләре) булмаган продукцияне сату буенча рейдлар оештырачак. Бу таләпне бозучыларга карата административ йогынты ясауның РФнең гамәлдәге законнарында күздә тотылган иң каты чаралары күреләчәк, шулай ук техник регламентлар таләпләренә туры килмәгән килеш сатылучы продукциянең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күрү турында күрсәтмә чыгарылачак һәм күзәтчелек итүче башка органнарга мәгълүмат җибәреләчәк.

Кешеләрнең рөхсәт ителмәгән урыннарда, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозып, пиротехника әйберләрен куллану фактларын ачыклау өчен рейдлар үткәреләчәк.

Фото с сайта http://26206s009.edusite.ru/p157aa1.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев