Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Янгында балалар һәлак булмасын

Ел саен меңләгән бала уттан һәлак була. Һәр 6-8 нче янгын балалар шуклыгы аркасында килеп чыга. Янгыннар белән бәйле хәлне анализлаганда шул ачыклана: балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә начар өйрәтәләр, бу исә баланың, калган гаилә әгъзаларының тормышына куркыныч тудыра, шулай ук җитди матди зыян да салырга мөмкин. 2012 елның 21 гыйнварында...

Ел саен меңләгән бала уттан һәлак була. Һәр 6-8 нче янгын балалар шуклыгы аркасында килеп чыга.
Янгыннар белән бәйле хәлне анализлаганда шул ачыклана: балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә начар өйрәтәләр, бу исә баланың, калган гаилә әгъзаларының тормышына куркыныч тудыра, шулай ук җитди матди зыян да салырга мөмкин.
2012 елның 21 гыйнварында 20 сәгать 05 минутта Лаеш районының Нармонка авылындагы Габишев урамында урнашкан фатирларның берсендә чыккан янгын турында хәбәр килә. Ачыкланганча, 1989 елгы биш бала анасы, иртәнге 10 нар тирәсендә олы улы - 2006 елгы Антон белән, дүрт кечкенә баласын ялгыз калдырып, кибеткә чыгып китә. Әниләре өйдә булмаганда, балалар шырпы белән уйнап, обойларга ут төртәләр. Өйдә калган балаларның иң өлкәне - 2008 елгы Кирилл каушап калмый, шунда ук коридорга йөгереп чыга һәм күршесе - 1991 елгы Тимурның ишеген шакый, анысы, бәхеткә каршы, өйдә булып чыга. Кирилл аңа фатирда янгын башлануын әйтә. Яшь кеше, бер минутка да кичекмичә, баланы үз фатирына кертә, аннан соң ванна бүлмәсенә юнәлә, майка алып, аны суда чылатып, авыз-борынын каплый һәм янган фатирга йөгерә. Беренче кергәндә ул фатирдан 2009 елгы Никитаны күтәреп алып чыга, ул зал һәм кухня арасында калган була. Икенче тапкыр кергәндә өч айлык кызны - 2011 елгы Даринаны. Бер кулына әлеге кызны һәм икенчесенә карават янында басып торган 2010 елгы Арсенийны күтәрә һәм тышка ашыга. Куркынычсыз урынга чыккач ук ул янгын сагына шалтырата.
Соңгы биш елны карасаң, 2008 һәм 2011 еллар эчендә иң күп санда балалар һәлак булган. Аларның янгыннарда һәлак булу очракларының кимүенә Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан уздырылган чаралар ярдәм итә. Болар төрледән-төрле балалар рәсемнәре һәм эшләнмәләре конкурслары, укучылар белән әңгәмә-ләр.
Онытмагыз, балалар җәмгыятнең иң күп игътибар сорый торган өлеше һәм еш кына бала катлаулы хәлгә ялгызы, өлкәннәр булмаганда дучар була, бу вакытта аңа үз-үзенә ярдәм итәргә туры килә. Мондый вакытта баланың гомере аның дөрес эш итүенә һәм хәлне дөрес бәяләвенә бәйле.
ОНЫТМАГЫЗ, балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныклап өйрәтүне кече яшьтән үк башларга кирәк, нәкъ менә бу сезнең балагыз белән бернәрсә дә булмаячагына гарантия бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев